Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Колчуринода яңа мәктәп һәм балалар бакчасы бинасы ачылды

Түбән Колчуринода берләштереп төзелгән яңа мәктәп һәм балалар бакчасы бинасы ачылды.

Соңгы елларда авылларда мәктәпләрнең ябылулары турында хәбәрләр ешрак ишетелә.

Шул чорда районда яңа уку йорты бинасы төзелеп ачылу ул – гаять үзенчәлекле, күңелле яңалык.

колчурино
Түбән Колчурино авылында тугызъеллык, анысы кыскартылгач, башлангыч мәктәптә балалар һәрчак күп укыды. Биредә 2000 нче елларда яшь гаиләләр программалар буенча бер-берсен уздырып зур, заманча өйләр төзеп керделәр.

Авыл гөрләп торды. Шуны истә тотып, берничә ел элек монда күпфункцияле үзәк төзелеп файдалануга тапшырылды. Күптән түгел генә шуның белән янәшә модульле фельдшер-акушерлык пункты кулланышка кертелде.

Ә менә яңа балалар бакчасы  һәм мәктәп бинасын халык 2000 нче еллардан бирле сорап килгән иде. Биредә яшәүчеләрнең  төшенә дә кермәгән мәктәп-балалар бакчасы төзелде монда.

колчурино

31 августта әлеге уку йортының файдаланырга тапшырылырга тулысынча әзер булуы хакында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка  һәм Россия Мәгариф министры Сергей Кравцовка район башлыгы Александр Никошин видеоконференция режимында хәбәр бирде. 

 

Александр Никошин турыдан-туры элемтә  барышында: “СМ- Строй Инвест”  җәмгыяте 25 балага һәм 25 укучыга  исәпләнгән мәгариф бинасы төзелешен башкарды. Уку йорты файдалануга тапшыру өчен тулысынча әзер. Мәктәп, балалар бакчасы укучылар, сабыйлар, укытучылар, хезмәт коллективы белән тулысынча комплектланды. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, барлык Түбән Колчурино халкы исеменнән яңа балалар бакчасы һәм мәктәп төзетүдә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәтләр җиткерәм“,–диде.

 Ә инде 1 сентябрь көнне гаҗәеп мәхәббәт уку йорты каршында тәүге тапкыр  Белем көне бәйрәме уңаеннан тантаналы линейка узды. Бәйрәмгә укучылар, укытучылардан тыш, авыл халкы да куп җыелган иде. Мондый авыл тарихына кереп калырлык вакыйгалар бит сирәк була. 

колчурино

Тантаналы линейкада район башлыгы Александр Никошин: 

–Әлеге авылда халык җыелышында  һәр елны яңа мәктәп, балалар бакчасы сорап мөрәҗәгать итә идегез. Бу аңлашыла да: агач мәктәп утын белән ягып җылытылды, белем бирү шартлары чикле иде. Балалар бакчасында да мәктәпкәчә белем, тәрбия  бирү авырлык белән алып барылды.Сезнең каршыдагы әлеге яңа бина бөтенләй башка дәрәҗәдә  балаларга хезмәт итәр. Монда иң заманча җиһазлар, иң яңа техника кулланышка куелган. Балалар биредә ныклы белем һәм тәрбия алырлар. Барыгызны да Белем көне һәм  укытучылар һәм остазлар елы белән котлыйм! – диде Александр Федорович. 

колчурино
Котлауларга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева, Татарстан Республикасының “Россельхознадзор”ы җитәкчесе урынбасары Светлана Исмәголова, төзүче компаниясе җитәкчесе Рим Сабитов, Югары Колчурино авыл җирлеге башлыгы Елена Краснова кушылдылар, иң җылы теләкләрен җиткерделәр. 

     Чарада беренче сыйныфка баручы укучыларга бүләк итеп мәктәп сумкалары тапшырылды.
      Чуаш Борнае мәктәбе директоры Николай Хвостов:

–Бу Югары Колчуринода бөтен социаль объектлар да хәзер яңа. Төзүчеләргә зур рәхмәт, кыска вакыт эчендә сыйфатлы һәм матур итеп зур бина төзеделәр, – диде.  

Менә дулкынландыргыч мизгелләр җитте: мәктәп ишеге алдындагы ал тасма киселде. Мәктәпкә иң элек монда белем алачак сабыйлар үтте.

Мәктәп эчке яктан да гаять сыйфатлы, зәвыклы эшләнгән. Сыйныф идәннәренә ялт-йолт итеп торган нарат такталар җәелгән. Стенада интерактив такталар. Бу бинада иминлек буенча иң заманча җиһазлар урнаштырылган.Ашханәдә барлык аш-су җиһазлары булдырылган. Балалар бакчасы янында да монда тәрбияләнүче нарасыйлар өчен сөенерлек шартларны күрдек. Рәхәтен табып, тәрбияле сабыйлар булып үссеннәр иде!
 

 

С вопросами о необходимости строительства новых школы и детсада местные жители стали обращаться с начала 2000-х годов. И вот в селе к великой радости населения возвели объединенное здание школы и садика. 

31 августа глава района Александр Никошин в режиме видеоконференции доложил Раису Татарстана Рустаму Минниханову и министру образования России Сергею Кравцову о полной готовности нового здания учебного учреждения к эксплуатации. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев