Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Туган як» җырын башкаручы Вәсилә Фәттахова вафат

Кичә, 26 гыйнварда, Татарстан һәм Башкортстан халкы әйтеп бетергесез зур югалту кичерде. Әле күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган җырчы Вәсилә Фәттахова арабыздан китте... Уфада яшәүче Вәсилә Фәттахова икенче баласын тапкач, реанимациягә эләгә, уңайлана алмыйча шунда җан бирә. Вәсиләнең язмышы бик аянычлы булды. Ул яшьли ятим калып,...

Кичә, 26 гыйнварда, Татарстан һәм Башкортстан халкы әйтеп бетергесез зур югалту кичерде. Әле күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган җырчы Вәсилә Фәттахова арабыздан китте...
Уфада яшәүче Вәсилә Фәттахова икенче баласын тапкач, реанимациягә эләгә, уңайлана алмыйча шунда җан бирә. Вәсиләнең язмышы бик аянычлы булды. Ул яшьли ятим калып, сеңлесен үстерде. Сынауларга бирешмичә, якты хыяллар белән яшәде. Тырышлыгы аркасында зур уңышларга иреште, дип яза Интертат.ру.

Вәсилә Фәттахова Башкортстаның Белорет шәһәрендә туа. 1999 елдан Айдар Галимов театр-студиясендә эшли. Аның «Туган як» җыры татарлар арасында бар Русия буйлап тарала, җырны хәтта интернациональ дип тә атыйлар, кайбер төбәкләрдә аны татарлар белән башка милләт кешеләре дә башкара.

Иң танылган җырлар арасында шулай ук «Әйтелмәгән мәхәббәтем», «Ялгыз миләш», «Ач әле йөрәгеңне», «Кыз бала» кебек композицияләр бар.

Социаль челтәрләрдә йөзләрчә кеше 35 яшьлек җырчының үлеме уңаеннан кайгысын белдерә, аның җырларын урнаштыра. Вәсилә 31 декабрь көнне генә туган көнен билгеләгән иде.

Яраткан җырчыбыз Вәсилә... Урының җәннәттә, оҗмах түрләрендә булсын! Синең "Туган як", "Ялгыз миләш", "Ач әле йөрәгеңне", "Кыз бала" һәм башка җырларың мәңге безнең йөрәкләрдә яшәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев