Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Уңнан сулга таба язам, киресенчә укыйм», ди Яңа Чаллы авылыннан Гөлназ Галәветдинова

“Туган авылымны яратам” иншалар бәйгесе күп сәләтле шәхесләрне ачыклады.

Әмма барыннан да бигрәк безне сочинение текстын Брайль рельеф-нокта шрифты белән җыйган кыз гаҗәпләндерде. Бүген безнең сүзебез “Тарихи атамаларны һәм топонимнарны  саклаган өчен” номинациясендә җиңүче – Яңа Чаллы авылыннан Гөлназ Галәветдинова турында.
Гөлназга 16 яшь тулган, шуның 6 елында ул Лаештагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә белем ала – кызның тумыштан күзләре начар күрә. 
–Интернатка беренче мәртәбә баргач без ирем Ильяс белән анда күргәннәргә шаккаттык. Күз алдына китерәсезме, дөм сукыр балалар киемнәрен үтүклиләр, бүлмәләрне җыештыралар, хәтта гадәти балалар кебек йөгерәләр, уйныйлар. Бәреләләр, егылалар, әмма сикереп торып ары китәләр, беркем зарланмый, еламый,–дип үзенең истәлекләре белән уртаклашты Гөлназның әнисе Рәсимә ханым. Аның күзләреннән яшьләре агып төште, аларны ул тиз-тиз сөртеп алды – баласы сизмәсен. Интернат мәктәптә балаларны гадәти тормышка әзерлиләр, диагнозларына карап йомшаклык күрсәтмиләр, яхшы белем һәм профессиональ юнәлеш бирәләр икән. 

 


Бу көннәрдә Гөлназ төп дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган. 
–Имтихан эшләренә безгә гадәти чыгарылыш укучыларына караганда күбрәк вакыт бирелә. Моннан тыш, ассистент була, махсус кәгазьдә язылган җавапларны без аңа сөйлибез. Брайль шрифты белән язылган караламалар да төп эш белән бергә тапшырыла,–дип кыз сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның чыгарылыш сынауларын ничек узуларын сөйләде.
Газета редакциясе бәйгесендә катнашырга авылдашына Яңа Чаллы авылы китапханәчесе Гүзәл Исхакова тәкъдим иткән. 
–Гөлназның топонимика белән мавыгуын белә идем. Ул авылның өлкәннәреннән мондагы күлләрнең исемнәре ничек килеп чыгу тарихын сораштыра, аудиоязмаларны үзенең телефонына яздыра иде. Аның белән бергә без авыл тарихы турындагы мәгълүматларны белешмә әдәбияттан эзләдек,–ди Гүзәл ханым. 
Әлеге хезмәтләрнең нәтиҗәсе буларак, Гөлназның эзләнү эшләре Лаеш районы администрациясе үткәргән конкурста җиңгән.
–Минем эзләнү эшләремнең күләме бик зур иде, сочинение – шуның кыскартылган варианты. Авыл китапханәчесе минем эссены компьютерда басты, грифель һәм язу приборы ярдәмендә мин аны үзем бизәдем. Без уңнан сулга таба язабыз, ә укуын киресенчә укыйбыз. Телефонда исә күрмәүчеләр өчен махсус кушымта бар,–дип уртаклашы конкурс җиңүчесе.
Гөлназ әнисе белән бергә редакциядә берничә минут кына булды, шул арада ул үзенең дөрес сөйләме, белемлелеге, перспективага карый белүе белән сокландырды. Кыздан энергия бөркелә, аңардан ул әйләнә-тирәдәгеләргә дә күчә.
Әле тагын безнең Гөлназ татар һәм рус телләрендә шигырьләр яза, аның хәтта үз псевдонимы да бар. Бу актив, тынгысыз, шат күңелле кызның хыялы – әнисе кебек тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булу. 
–Бу кызыклы фәннәрне үзем кебек инвалид балаларга укытасым килә,–дип уртаклашты үзенең хыялларын бу сөйкемле, чибәр һәм нык холыклы кыз.
Барлык уйлары да чынга ашсын иде Гөлназның. Ә без аңа ирешелгәннәрдә тукталып калмавын, шигырьләр язуын дәвам итүен теләдек. Аның шигырьләре бит шулкадәр ихлас, әйтерсең лә кул белән түгел, йөрәк белән язылганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев