Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңышны имгәнүләрсез җыеп алыйк

Урып-җыю эшләре төгәлләнде.

Районда әле соң өлгерә тоган культуралар урагы-көнбагыш һәм бөртек өчен кукуруз уңышын җыеп аласы бар. 

Урак өсте кебек кызу эш чорында, кызганычка каршы, хезмәт урынында имгәнүләр, тән җәрәхәтләре алу очраклары еш була. Шуны истә тотып урак чорында хезмәтне саклау буенча айлык игълан ителде. Айлык барышында техника куркынычысызлыгы кайгыйдәләрен аеруча төгәл үтәү сорала. Механизаторларны, эшчеләрне махсус киемнәр белән тәэмин итүне контрольга алырга. Комбайн, маллар азыгын әзерләү  техникасының төзек булуын тәэмин итәргә.

Трактор-комбайнарда янгын сүндерү җайланмалары, беренче медицина ярдәме күрсәтү предметлары булырга тиеш. 
Һәр хезмәт көне техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрүдән башлансын. 

 Ут чыгудан саклану чарасы итеп басу кырыйларын сукаларга кирәк, тәүлек әйләнәсе янгын сүндерү техникасы белән ирекле халык   дружиналарының  кизү торуын оештыру зарур.

Үстерелгән уңышны исән-имин җыеп алсак иде.

Рафик Гәлләмов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев