Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ураза гаете Әлки җирендә имин һәм күркәм бәйрәм булып үтте

Мөселманнарның иман ныклыгын сынаган, аларны күбрәк игелек, мәрхәмәтлелек кылырга этәргән Рамазан ае тәмамланды. 4 июньдә районның барлык мәчетләрендә дә ураза гаете намазлары үткәрелде. Район башлыгы Александр Никошин бу иртәдә Түбән Әлки авылы мәчетенә барып, намазга җыелган мөселманнарны бәйрәм белән ихластан котлады.

Елдан-ел Рамазан аенда ураза тотучы әлкилеләр саны арта бара, шуның белән бергә ифтар ашлары да күбрәк үткәрелә. Быел район башлыгы Александр Никошин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, “Электр челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Азат Мәҗитов, эшкуарлар Нәзгать Мәгърифәтуллин, Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар, башка кешеләр үз акчалары хисабына күп кеше чакырып авыз ачу мәҗлесләре уздырдылар.

Ураза гаете Әлки җирендә имин һәм күркәм бәйрәм булып үтте. Бәйрәмгә бик күп якташларыбыз да кайткан иде. Түбән Әлки мәчетенә килүчеләр арасында да күрдек без андый кунакларны. Шөкер, туган ягыбыз тормышын-яшәешен кайгыртып торучы якташларыбыз бихисап бездә. Район башлыгы Александр Никошин мәчеткә җыелучылар каршында шундый игелекле, юмарт күңелле егетләргә рәхмәт әйтте. Ул шулай ук мәчеттәгеләрне, барлык әлкилеләрне Изге Рамазан гаете белән котлады.

–Тормышыбыз имин, тыныч булсын, татулыкта, муллыкта яшәсен иде һәрберебез, диде ул.

Район башлыгының мөселманнарга бәйрәм котлавы “Әлки хәбәрләре” газетасында, районның рәсми сайтларында да дөнья күрде. Бу көнне әлкилеләр үзләре дә бер-берсен бәйрәм белән котладылар. Алай гына да түгел, мөселман күршеләрен, дусларын, авылдашларын православие динен тотучы якташларыбыз да тәбрикләде. Бусы бигрәк тә кыйммәт, чөнки милләтара, динара аңлашуны, ихтирамны аңлата бит бу. Алга таба да әйбәт күршеләр булып яшик.

Ураза бәйрәме алдыннан бик күпләр фитр сәдакалары тапшырып мохтаҗларны куандырдылар. Район газетасы редакциясенә килеп, менә бу сәдаканы каты авыру белән көрәшүче Айгөл Фазыйловага тапшырыгыз әле, диючеләр дә булды. Без Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров ярдәме белән җыелган сәдака акчаларын Айгөлгә җибәрдек. Ул, телефоннан шылтыратып, әлкилеләргә олы рәхмәтен җиткерде, һәркемгә саулык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев