Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Урта Әлки авылындагы мәчеттә Нәзгать Мәгърифәтуллин ифтар ашы үткәрде

Көтеп алган ураза аебыз сиздерми дә үтеп бара. Инде соңгы ун көненә аяк бастык. Барыбызга да бу көннәрне, Аллаһыга якын булып, аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә язсын.

 
Быел Рамазан аен бик зурлап, бердәм булып, районыбызның күп мәчетләрендә ифтар ашлары уза. Район үзәгендәге “Өмет” мәчете көн саен 100 кешегә табын әзерли. “Шәүкәт” мәчете дә калышмаска тырыша. Кыскасы, бу мәрхәмәтлелек аенда мөселманнар яхшылык эшләүдә ярыша.
 
Урта Әлки авылындагы мәчеттә дә һәр елны ифтар ашлары уза. Анда шундый игелекле гамәл кылучыларның берсе  – чыгышы белән Урта Әлки авылыннан булган Нәзгать Мәгърифәтуллин. Ул күп еллар дәвамында ифтар табынына авылдашларын, туганнарын жыя.
 

–       Нәзгать абый белән Хәлимә апа мәҗлескә безне дә чакырырга онытмый. Быел да кеше бик күп иде: Казаннан, Түбән Әлкидән, Югары Әлкидән, Базарлы Матак, Үргәагар, Карамалы авылларындагы туганнар барыбыз да жыелып бардык. Билгеле, Урта Әлки авылы халкы да анда иде. Радик хәзрәт “Коръән” сүрәләре укып мәҗлесне башласа, Нәзгать абый үзе бик үтемле вәгазьләр сөйләде. Авыз ачтык, намаз укыдык. Барлык туганнар исеменнән Нәзгать абый белән Хәлимә апага, Радик хәзрәткә, тәмле ашлар белән сыйлаучы Алисәгә, өстәлләрнең әзерләүдә булышучы Урта Әлки кызларына олы рәхмәт белдерәбез,  – ди бирегә Ташбилгедән килгән туганы Рәйсә Насыйбуллина.
 

Мәчетнең азан тавышы озак еллар тынмасын,  авыл халкы мул тормышта яшәсен, дип теләде башка кунаклар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев