Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Үзәк Әлки кырларыннан 40 ар центнер уңыш чыга

Үзәк Әлки территориаль идарәсендә урып-җыю эшләре югары темпта дәвам итә.

Басуда берьюлы 16 комбайн эшли. Шуның алтысы — үзләренең, 10 комбайн исә МТК-РАЛ-Татарстан җәмгыятеннән килешүләр нигезендә эшли.

Без кырда идарә җитәкчесе Искәндәр Хәйруллин белән сөйләштек.

— Хәзерге вакытта әлеге кырда «Бозальт» сортлы элита көзге бодаен суктырабыз. Бөртекне Базарлы Матак элеваторына орлык өчен тапшырабыз. Һәр көнне 450–500 гектар мәйданда уҗым бодаен суктырабыз. 7 мең гектарда үстерелгән көзге культураның 3200 гектарыннан икмәкне суктырып алдык. Комбайн астыннан ташырга машиналар җитәрлек. Ягулык-майлау материаллары белән тоткарлыклар юк. Урак эшләрендә катнашучылар иртәнге аш, өйрәткеч (икенче аш) һәм кичке кайнар ашлар белән тәэмин ителә. Туклану, бездә эшләүчеләр өчен, түләүсез, — ди Искәндәр Әхәтович.

Биредә Үзәк Әлки комбайнчылары Мөнир Гатауллин, Әнәс Хәмитов, Әхәт Шәрипов, Рәфис Камалов, Рамил Садыйков, Ирек Зарипов турыдан-туры суктыруда эшлиләр. Алар барысы да тәҗрибәле, идарәнең мактаулы механизаторлары.

Игеннәрне кырдан элеваторга Андрей Муртазов, Айрат Гатин, Айрат Гыйниятуллин, Раиф Сайфуллин, Фәнис Шәйхетдинов, Фәүкәт Галиев өзлексез ташып торалар.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча басуда, тракторына су тутырылган прицеп тагып, Рәфис Насыйбуллин кизү тора.

Комбайннар ватыла калса, аларны тиз арада төзәтү өчен махсус автомобиль белән кизү торучы белгечләр шунда ук ярдәмгә киләчәкләр.

Үзәк Әлкидә урып-җыю эшләре тоткарлыксыз дәвам иттерелсен өчен барлык шартлар да тудырылган. Бары тик матур, аяз көннәр генә эшләргә мөмкинлек тудырсын уңган егетләребезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев