Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзәк китапханәдә Әсрар Гали истәлегенә багышланган кичә узды

Үзәк китапханәдә якташыбызның якты истәлегенә багышлап «Гали батыр оныгы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.


16 октябрь көнне Биктимер авылында туып үскән якташыбыз, язучы, Шамил Бикчурин исемендәге премиягә лаек булган «Төнге җыр», «Көн яктысы», «Гали батыр» китаплары авторы Әсрар Галинең тууына 85 ел тулды.
Кичәдә язучының апасының кызы Зәйнәп Зәйнуллина, хатыны Зөлфия Галиеваның сеңлесе Дания Сәгъдиева, Алия Илмир кызы Шәйхетдинова җитәкчелегендә Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8 сыйныф укучылары, актив китап укучылар катнашты. Катнашучылар кичә барышында язучының тормыш һәм иҗат юлы белән кабат таныштылар. 

Язучының «Солдатлар үстергән әниемә», «Кайда соң син?» хикәяләреннән өзекләр укылды. 
Ташбилге авылы китапханәчесе Розалия Абдуллина Әсрар Гали рухына багышлап язылган якташ шагыйребез Ш. Маннаповның «Шахтер егет күмер кисә» исемле шигырен сөйләде. Зәйнәп апа Әсрар Галинең бертуган абыйсы Корбан Галинең «Син булмагач...» дигән шигырен укыды.

Зәйнәп апа Зәйнуллина, Дания апа Сәгъдиева, Радия Шәйхетдинова, Асия апа Гөбәйдуллина язучы турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.  

 Кичә Гөлфирә Нургалиева башкаруында «Шахтер көе», «Әнкәйләр», «Гомерләр ике килми ул» җырлары белән үрелеп барды.

Алсу Низамова, милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев