Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзегезнең беренче укытучыны хәтерлисезме? Сораштыру

Укытучы ул – катлаулы да, кызыклы да һөнәрләрнең берсе.

Ул  изге, гүзәл һәм үтә дә җаваплы дип саналган эшчәнлек төре санала. Мондый сыйфатлар бармак белән санарлык һөнәрләргә карата гына кулланыла. 

Мөгаллим мөһим вазифаны үти – ул укучыны кечкенәдән үк шәхес итеп үсеш алуында зур өлеш кертә, аңа белемнәр бирә. Моның өчен укытучыдан үз эшенең остасы булу сорала. Ул белем бирүче генә түгел, ә күпмедер дәрәҗәдә психолог та, тәрбияче дә, остаз да. 
Без бүгенге көндә мәктәптә балалар белән эшләүче укытучыларыбызга мөрәҗәгать иттек. Ни өчен алар әлеге катлаулы һәм зур хөрмәткә лаеклы мөгаллимлек юлын сайлаганнар һәм үзләренең беренче укытучыларын хәтерлиләрме?

Луиза Заһидулла кызы Абдрахманова, Базарлы Матак мәктәбе директоры:

–    Мин Лесозавод бистәсендә укыдым, хәзер ул Нурлат районына керә. Мәктәпкә эшкә илебезнең төрле почмакларыннан  укытучылар килә иде. Мин Мәскәүдән килгән рус әдәбияты укытучысын бик яраттым. Ул тормышым агымына зур йогынты ясады. Мине илебез башкаласына педагогика университетына укырга керергә дә чакырды. Аңа карап, чын мөгаллим шундый булырга тиештер, дип уйлый идем. Ул минем өчен зыялылык, хатын-кыз нәфислеге, әхлаклылык үрнәге булды. 
Беренче укытучым – Евгения Михайловна Журавлева. Ул безне санарга өйрәткәндә, хәтта үзенең зур бакчасыннан алмалар да алып килә иде. Без аның тавышын, дикциясен һәм йомшак күңелле булганы өчен бик ярата идек. Сыйныфта 40 укучы иде, безнең һәркайсыбыз өчен ул кирәкле сүзләр таба белде, нидер килеп чыкмаса ярдәм итте, уңышларыбызны күрде. Үзе белгәннең барысына да өйрәтте. Аны бик тә яратып искә алам, йөрәгемдә якты истәлеген саклыйм.
Дөньядагы иң яхшы һөнәр ул – мөгаллимлек. Аңардан да изге башка эш төре юктыр ул. Без матур, сәламәт балалар белән эшлибез, алар безне уңышлары белән сөендерә. Без укучыларда укырга теләк уятырга тиеш, аның киләчәктә бик тә кирәкле һөнәр иясе булуы мөһим. Мин элекке укучыларым, аларның тормышта уңышларга ирешүе белән горурланам.  

Раил Мөдәррис улы Гатауллин, Алпар урта мәктәбе директоры:

–    Мәктәптә мин яхшы укыдым, актив укучы идем, спорт белән шөгыльләнергә яраттым. Шуңа да укытучылар мине киләчәктә мөгаллим буларак күрә иделәр. Шуңа карамастан авыл хуҗалыгы юнәлешенә укырга кердем. Өч ел укыгач, әлеге һөнәрне ялгыш сайлавымны аңладым. Туган авылым Алпарга кайттым һәм физкультура укытучысы вазифасына эшкә урнаштым. Бу хәл 27 ел элек булды. Еллар үтә, ә мин һөнәремне ярата барам һәм мөгаллимлек юлын сайлавыма беркайчан да үкенгәнем юк. Читтән торып, педагогика университетын тәмамладым һәм менә 10 ел инде директор вазифасында үзем укыган Алпар мәктәбе белән җитәкчелек итәм. 
Беренче укытучым Нәзимә апа Сәгъдиева белән бүген дә күрешеп торам. Быелгы уку елы башындагы Белем көнендә дә, миңа белем һәм тәрбияләүдә зур өлеш керткәне өчен, аңа чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдым. Безнең сыйныфта 36 бала иде, барыбызга да белем һәм тәрбия бирергә ничек өлгергәндер? Ике көн элек тә әле аны мәктәбебезгә чакырдык. Өлкәннәр көнендә ул хөрмәтле кунак булды. Барлык сыйныфташлар исеменнән аңа рәхмәт әйтәм, озын гомер һәм сәламәтлек телим. 
Минем өчен укытучы һөнәре ул – гомернең үзе. Елдан-ел укыту авырлашса да, мин бу һөнәрне сайлавыма шатланам. Хезмәтемне яратып башкарам, балалар белән аралашу, аларны өйрәтү, тәрбия бирү, бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәм ярышларда катнашу үзе ни тора!  Балалар белән бергә яуланган уңышлардан зур канәгатьләнү алам. 

Гүзәл Илдус кызы Вәгыйзева, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең чит телләр укытучысы:

–    Мин балачактан курчаклар белән укучылар һәм укытучы булып уйнарга ярата идем. Сыйныф җитәкчем Дамир Хуҗиәхмәт улы Сабитовка укытучы буларак сокланып карый идем һәм аннары үзем дә әлеге мөгаллимнең һөнәр юлын сайладым. Әлеге укытучы укытканга, мин үзебезне бәхетле дип саныйм. Ул яңа белемнәрне барыбыз да төшендерерлек итеп бирә белде. Ул белем бирүдә генә түгел, ә булачак укытучылар, хокукчылар, икътисадчылар, төрле өлкәләрдә эшли алырлык яхшы белгечләр тәрбияләүдә үзенчәлекле ысуллар кулланды. Билгеле, Дамир Хуҗиәхмәт улының безне орышкан вакыты да булды,  кырыс, таләпчән дә иде ул. Нәкъ шулай ул безне тормышка өйрәтте. Хәзер без боларның берсе дә юкка булмавын аңлыйбыз. Безгә белем бирүдә һәм тәрбияләүдә зур өлеш керткәне өчен, бар сыйныфташларым да аңа рәхмәтле. Бүген белем бирү минем дә укучыларга мәхәббәт белән сугарылган яраткан эшемә әйләнде. 

Надежда Тимофеевна Емелюкова, Чуаш Борнае мәктәбенең география укытучысы:

–     Әлеге һөнәрне сайлавыма минем сәләтле булуыма, мөмкин-лекләремә ышанган укытучыларым зур йогынты ясады. Алар минем мөгаллим була алуымны аңлап, шулай ук укытучы булган апам кебек, педагогик белем алырга киңәш иттеләр. Һәрвакыт укырга яраттым. Укытучыларым Маргарита Юрьевна Смышляева, Александра Кирилловна Воронцова, Галина Захаровна Смышляеваны үземә үрнәк итеп алып, аларга охшарга тырыштым. 
Әкияти белем дөньясына миңа ишекләрне Валентина Герасимовна Белова ачты. Әлеге игътибарлы, яхшы күңелле, кешегә беркайчан да каты бәрелми торган мөгаллим бары тик соклану гына уята. Минем мәктәп тормышымда булган өчен, аңа рәхмәт әйтәсем килә. 
Минем һөнәремә бәйле юл озынлыгы 35 елны тәшкил итә. Минем өчен тулы бер тормыш ул. Һәр яшьтә укытучы үзенә бертөрле йогынты ясый, ул белем бирүче, яхшыга өйрәтүче, остаз, дус. 

Лилия Шәфикова сораштырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев