Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакытында ачыкласаң, дәвалау ансатрак

Шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары һәм онкологик авыруларны гына алга уздырып, дөньяда өченче урынны алып тора. Безнең илдә 3 миллионнан артык авыру теркәлгән. Әмма, тикшерүләр күрсәткәнчә, чын саннар 3-4 тапкыр артыграк. Димәк, җир шарында ким дигәндә 9 миллион кеше шикәр диабетыннан газап чигә. Шикәр диабеты йогышсыз эпидемия дип танылды. Бу авыру...

Шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары һәм онкологик авыруларны гына алга уздырып, дөньяда өченче урынны алып тора. Безнең илдә 3 миллионнан артык авыру теркәлгән. Әмма, тикшерүләр күрсәткәнчә, чын саннар 3-4 тапкыр артыграк. Димәк, җир шарында ким дигәндә 9 миллион кеше шикәр диабетыннан газап чигә.
Шикәр диабеты йогышсыз эпидемия дип танылды. Бу авыру биргән катлауланулар нәтиҗәсендә ел саен 1 миллионнан артык ампутация ясала, 600 мең авыру тулысынча сукырая, ә Россиядә ел саен 66 меңнән күбрәк кеше үлә. Шуңа күрә шикәр диабетын үз вакытында ачыклау һәм дәвалау гаять мөһим. Ил күләмендә кабул ителгән "Шикәр диабеты" максатчан программасы да шуңа юнәлтелгән.
Шикәр диабеты дигән диагноз кую өчен кандагы глюкоза күләмен ачыклау максаты белән лаборатория тикшерүе үткәрергә кирәк.
Авыру башлангыч чорында ачыкланып, инсулин ярдәмендә дәва билгеләнгәндә ашказаны асты бизе эшчәнлеге яхшыра, гликемия дәрәҗәсе тотрыклылана.
Шикәр диабеты китереп чыгаручы сәбәпләр нәрсәдә соң? Беренчедән, ул нәселдәнлек белән бәйле булырга мөмкин. Әтисе авыру балаларның 50 процентына, әнисе авыруларның 35 процентына икенче типтагы шикәр диабеты белән авырып китү яный. Шулай ук углевод алмашы бозылу да авыруга сәбәпче була ала. Икенче типтагы шикәр диабеты белән ешрак 40 яшьтән өлкәннәр авырып китә һәм аларның 80 процентының гәүдә авырлыгы тиешледән артык.
Димәк, һәркем канындагы глюкоза һәм холестеринның күпме булуын белеп торырга тиеш. Моның өчен район үзәк хастаханәсендәге кабинетка килеп, ач карынга кан анализы ясатырга, эндокринологта консультация алырга була Шикәргә анализ ясату көннәре һәр атнаның сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбедә 8:00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр. Кабат кисәтеп, анализның ач карынга ясатылуын әйтергә кирәк. Көтәбез сезне. Сәламәтлегегез турында вакытында кайгыртыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев