Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«ВостокЗернопродукт»та урып-җыю эшләре югары темпларда дәвам итә

«ВостокЗернопродукт»ның Үзәк Әлки идарәсендә урып-җыю эшләре югары темпларда дәвам итә

29 июльдә Үзәк Әлки идарәсендә 15 комбайн көзге бодай суктыруда эшләде. Уңыш һәр гектардан уртача 40 ар центнер тәшкил итә. Кичә алар 600 гектар мәйданнан игеннәрне җыеп алдылар.

Комбайннар кырда эшләгәндә, янгыннан саклану чарасы буларак, Рәфис Насыйбуллин тракторына су тутырылган агрегат тагып кизү тора. Шулай ук аның янында дисковаторны да күрдек. Монысы янгын чыкса, ул таралмасын өчен, җирне каралту өчен кирәк.

Һәр елны урак чорында игенчеләргә үзләренең КамАЗлары белән Радик Сафин һәм Илдар Яхин ярдәмгә киләләр. Алар икесе дә машиналарына өстәмә арбалар такканнар. Урып-җыю чорында ватылып туктаулар булмасын өчен, машиналарын сезонга әйбәтләп хәзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев