Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәрби хезмәткә контракт нигезендә бару, аларга акчалата бирелә торган түләүләр, премияләр хакында тулырак

Күптән түгел Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлки районының контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр буенча иң алдынгылар исәбендә булуын мактап атады.

Әлки егетләре арасында Ватанга тугрылыклы, патриотик хисле улларының шулай күп булуы горурлык уята. Без хәрби хезмәткә контракт нигезендә бару, аларга акчалата бирелә торган түләүләр, премияләр хакында Спас һәм Әлки районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев белән сөйләштек.


–     Виктор Павлович, хәрби хезмәткә контракт нигезендә китәргә теләк белдерүчеләр районда күпме?


–     Безнең комиссариатка һәр көнне диярлек хәрби контракт төзү мәсьәләсе белән мәрәҗәгать килә. Соңгы вакытта өлешчә мобилизация чорында хәрби хезмәткә алынган күп кенә әлкилеләр кыска вакытлы ялларда булдылар. Алар анда хезмәт итү шартлары хакында дусларына, авылдашларына сөйлиләр инде. Бәлки, шуннан соң да районда хәрби хезмәткә китәргә теләк белдерүчеләр арткандыр.


–     Димәк, Украина җирендә барган махсус операциядә катнашучылар андагы хәрби хезмәт турында күбесе уңай фикердә?


–     Әйе, мин дә ул егетләр белән аралаштым. Анда да гражданкадагы кебек үк, авыр, катлаулы хезмәт тә бар, җайлы, тынычы да җитәрлек. Хәрбиләр күпчелек очракта үз теләге белән аларны сайлыйлар. Билгеле, катлаулы хезмәткә – түләүләр дә күпкә артык.


–     Виктор Павлович, контракт буенча хезмәт итүчеләргә акчалата түләүләр турында тулырак сөйләсәгез иде.


–     Россия Саклану министрлыгы контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә күптөрле түләүләр, башка ташламалар бирә. Һәр егеткә хәрби контракт төзегәч үк, бер тапкыр 195 мең сум акча күчерелә. Ә инде махсус операция запасында хезмәт итүчеләргә айлык түләүләре 204 мең сумнан башлана. Монда егетнең хәрби дәрәҗәсе һәм хезмәт итү вакыты исәпкә алына. 
Әйтик, взвод командиры урынбасары, бүлек командирының хезмәт хакы айга 242 мең сумнан башлана. Бүлек командирының – 232 мең сум, штабта инструкторларның – 226 мең сумнан алып һәм аннан югары. Өлкән саперның хезмәт хакы – 216 мең сум, өлкән телефончының – 219 мең сумнан, шофер, аш пешерүчеләрнең 211 мең сумнан башлана. 
Хезмәт хакларыннан тыш, социаль ташлама, гарантияләр дә шактый бирелә. Саклану министрлыгы аша  тиз арада тулыландыру – ипотека системасы буенча тораклы булырга мөмкин. Хәрби медицина учреждениеләрендә түләүсез дәвалану һәм тернәкләнүләр алырга була. 20 ел хезмәт иткәч, ташламалы шартларда лаеклы ялга китәргә мөмкин. Шулай ук сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы статусы һәм аңа тиешле ташлама бирелә.
Тагын башка төрле социаль ташламалар һәм гарантияләр каралган. Әйтик, кредит яисә салым түләүләре кичектерелеп торырга мөмкин, югары уку йортларында балаларны бюджетлы урыннарда укыту, контрактчының хезмәт урынын саклау, балаларына җәйге сәламәтләндерү лагерьларында түләүсез ял итү һәм башкалар.


–     Районның кайсы җирлекләреннән контракт нигезендә хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр күбрәк?


–     Апак, Юхмачы, Базарлы Матактан егетләр күбрәк киләләр. Ә менә Яңа Үргәагар, Карга, Ташбилге авыл җирлекләреннән мөрәҗәгатьләр бик аз.


–     Сезгә, хәрби комиссариатка эш күләме соңгы вакытларда бермә-бер артты. Өстәмә штатлар бирелдеме соң?


–     Контракт нигезендә хәрби хезмәткә алу буенча безгә бер штат каралган. Шуңа лаеклы кешене тизрәк табасы иде. Ул белгеч егетләргә, аларның гаиләләренә, туганнарына контракт нигезендә хезмәт итүнең шартлары, өстенлекләре турында аңлату эшләре алып барырга тиеш. Лаеклы кандидат табылса аның белән хәрби контракт тезелә. Аңа 195 мең сум бер тапкыр акчалата түләү каралган. Хезмәт хакы айга 27 мең сум. Физик күрсәткечләрне тапшыруга ( ә ул бер дә кыен түгел), айлык оклады 10 мең сумга арта. Шулай ук аңа барлык хәрби ташламалар да диярлек каралган. Өендә, гаиләсе белән яши. Үз теләгеннән башка ул беркая да җибәрелми. Контрактны бер елдан башлап төзергә мөмкин.
Бу мәсьәлә белән кызыксынучылар булса, район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итсеннәр иде.


–     Виктор Павлович, ә солдат хезмәтенә чакырылу ничек бара?


–     Әйе, хәзер язгы чакырылыш дәвам итә. Ул 1 апрельдән 15 июльгә чаклы бара. Район чакырылыш буенча Татарстан хәрби комиссариаты планын үтәп килә һәм сыйфатлы үти. Без  солдат хезмәтенә күбрәк белгече, һөнәре булган егетләрне  алабыз. 
Соңгы елларда Чистай шәһәрендәге ДОСААФ оешмасы аша йөк автомобиле йөртүчеләре хәзерләп озатуда актив эшлибез. Бу оешма Татарстанда иң әйбәт йөртүчеләр хәзерләүче мәктәп булып санала. Солдат хезмәтенә алыначак егетләр биредә түләүсез укыйлар, тулай торак белән тәэмин ителәләр. Иң мөһиме, биредә хәзерләнгән шоферлар һөнәри яктан бик оста булалар. Ә андыйлар хәрби хезмәттә дә , мондый тормышта да югалмыйлар.


–     Быел сезнең хәрби комиссариат урнашкан бинага капиталь ремонт ясала. Димәк, хезмәт шартларыгыз яхшырачак?


–     Узган ел чакыру пунктына капиталь ремонт үткәрелгән иде. Анда бик уңайлы, әйбәт шартлар тудырылды. Быел район җитәкчеләре тырышлыгы белән без урнашкан ДОСААФ бинасына капиталь ремонт эшләре үткәрелә. Бинаның түбәсе яңартыла, диварлары җылытып тышлана, баскычлары үзгәртелә, өске ягы матурайтылачак. Бик заманча, затлы эшләнгән бина булыр дип көтәбез. Бер уңайдан яңа җиһазлар да сатып алыначак. Егетләрдә хәрбиләр турында уңай фикер безгә килеп керүгә тусын иде.


–     Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев