Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Хузангай” җәмгыяте механизаторы Владислав Казанковка “ТР авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлекне эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә “Хузангай” җәмгыяте механизаторы Владислав Казанковка “ТР авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

  Трактор, комбайн һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы булган җирдә механизатор ул – алыштыргысыз кеше. Ул әлеге машиналарда утырып йөри дә, аларны төзекләндерә дә ала. Кыскасы, әлеге хезмәткәр ул алтын куллы эшче һәм хуҗалыктагы эшләр барышы, уңыш нәтиҗәсе аңа турыдан-туры бәйле була. Владислав Казанков та – шундый югары бәягә чын-чынлап лаек кеше. Яңа Сихтермә авылында т у ы п ү с е п , а р м и я хезмәтендә дә булып кайткан егет үзенең хезмәт эшчәнлеген 1988 елда “Труженик” колхозында тракторчы булудан башл ы й . “ Х у з а н г а й ” җәмгыятендә исә ул 2009 елдан, тәҗрибәле эшче буларак хезмәткә алына. Шул көннән исә ике дистәдән артык еллар узган һәм туган ягында хезмәт итүне хуп күргән, чын җир кешесе булган Владислав Егорович үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә. Чөнки ул хезмәт куйган җәмгыять тарафыннан бирелгән б ә я л ә м ә д ә я з м а б ы з каһарманына карата бик күп мактау сүзләре язылган: “Әлеге хуҗалыкта механизатор булып эшләү дәверендә Владислав Егорович үзен инициативалы, һөнәри яктан белемле эшче итеп күрсәтте. Аңа беркетелгән техника һәрвакыт төзек хәлдә. Ул үзенә ышанып тапшырылган авыл хуҗалыгы машиналарына һәрвакыт сакчыл карашта. Үз һөнәренең чын остасы буларак, аларг а т е х н и к х е з м ә т күрсәтелүнең вакытында үткәрелүен тикшереп тора, бу исә техниканың хезмәт елларын арттырырга мөмкинлек бирә”. Владислав Казанков үсемлекчелек тармагына тракторын иярләп тә гаять зур өлеш кертә. “К-744” тракторында әлеге механизатор 2019 елда – 3977 гектар, 2020 елда – 3991 гектар, 2021 елда 4071 гектар җир эшкәртә. 2021 елда язгы-көзге кыр эшләрендә ул 3250 гектар мәйданга орлык чәчә, 748 гектар җирне сөрә. “MacDon» үзйөрешле чапe /ФОТО: АЛМАЗ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН кычы белән ул 1857 гектар мәйдандагы җирдә бөртекле һәм азык культураларын чаба. 2022 елның 5 аенда 1672 гектар мәйдандагы җирне эшкәртә. Бу коры саннар артына миллионнарча буразналар сызуны, иген кырларын иртәдән кичкә кадәр күптапкырлар иңләүне үз эченә алган авыр хезмәт яшеренгән. Бәяләмәдә Владислав Егоровичның кешелеклелек сыйфатлары да язылган: “Ул максатчан, ярдәмчел, фидакарь кеше. Хезмәттәшләре белән эшлекле итеп сөйләшә, алар белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклый белә, игелекле. Көндәлек эшлекле аралашу кагыйдәләре һәм намуслылык буенча ул күпләргә үрнәк була ала. Үзенә карата тәнкыйтьне дә күтәрә, кисәтүне тиз арада төзәтә. Эшен дөрес итеп оештыра белә, үзенә таләпчән. Вазыйф а и б у р ы ч л а р ы н ү т ә г ә н д ә , п р а к т и к тәҗрибәсен куллана ала. Заманча авыл хуҗалыгы техникасын уңышлы үзләштерә. Иң мөһиме, тәҗрибәсен яшь механизаторлар белән дә уртаклаша. Ул хезмәт еллары дәверендә үзен хуҗалык җитәкчелеге куйган бурычларны үти алырдай хезмәткәр итеп күрсәтте. Владислав Егорович ел саен эш нәтиҗәләреннән соң акчалата премия белән бүләкләнә, аңа кыйммәтле бүләкләр тапшырыла”. Сүз уңаеннан әйтик, Владислав Казанков 2018 елда Әлки районы башлыгының Мактау грамотасы, 2019 елда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Үзенең бәхетен кара җирдән, туган авылы кырларыннан тапкан һ ә м г о м е р е б у е хезмәтенә тугры калган Владислав Казанковны без дә мактаулы исем алуы белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, алда зур уңышлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев