Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елда бердәм булыйк, көчле булыйк!

Хөрмәтле әлкилеләр! Сезне чын күңелемнән иң күңелле һәм якты бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм.

Бу бәйрәм һәрберебезнең тормышында аерым урын алып тора. Без аны елның иң салкын вакытында бәйрәм итсәк тә, аңардан җылылык бөркелеп тора. Яңа елны һәрберебез һәм һәрвакыт иң якты хисләр, кыю теләкләр белән каршылыйбыз һәм аларның киләсе елда һичшиксез тормышка ашасына эчкерсез ышанабыз.
Үтеп баручы елга бәя биреп, без һәрвакыттагыча эшебезгә, тормышыбызга нәтиҗә ясыйбыз, нинди проблемаларны хәл итеп булганлыгы турында уйланабыз, киләчәккә планнар корабыз. 
Әлки районы икътисадының төп өлешен авыл хуҗалыгы алып тора. Елның 11 аенда тармак предприятиеләре 4 млрд 232 млн сумлык продукция җитештерделәр. 2021 ел үсемлекчелек тармагы өчен бик катлаулы булды. Моңарчы күрелмәгән корылык үсемлекләргә зур зыян салды. Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культураларның тулаем уңышы 63 мең тонна тәшкил итте. басуларның һәр гектарыннан уртача 14,2 ц бөртек җыеп ала алдык.
Киләсе ел уңышын кайгыртып, игенчеләребез 21,4 мең гектарда көзге культуралар чәчеп калдырдылар. Алар мул уңыш бирер дип өметләнәбез. Узып баручы елда районны төзекләндерү буенча шактый зур эш башкарылды: юллар һәм күпер кичүләре ремонтланды, яңа спорт мәйданчыклары куллануга тапшырылды, социаль учреждениеләр өчен яңа биналар төзелде, булганнары ремонтланды. Елның 11 аенда 8005 квадрат метр торак төзеп куллануга тапшырдык. 
Туган ягыбызны тагын да баерак, матуррак итүгә үз өлешен керткән, тырышып хезмәт куйган, район тормышында актив катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерәм. Уртак мәсьәләләрне бердәм булып хәл итә алганлыктан без ышанычлы адымнар белән алга барабыз, яңа уңышларга, казанышларга ирешәбез.
Яңа ел һәр өйгә, һәр гаиләгә матур итеп бизәлгән чыршы, мул табыннар, үзенә генә хас шатлык, яктылык рухы белән килә. Яңа елны каршылаганда дусларыбыз һәм күршеләребез, бөтен ил халкы белән бергәлегебезне тоябыз. Кремль курантларының соңгы секундларны озатуында без бөек илебезнең күп милләтле халкы бердәмлеген данлау авазларын ишетәбез. Бу мизгелләр безне тормышның иң мөһим кыйммәтләре – ата-аналарыбызга, балаларыбызга, якыннарыбызга булган ярату һәм ихтирам хисләре белән берләштерә. Һәркайсыбыз өмет белән киләчәккә теләк телик!
Районда яшәүче һәркемгә бәйрәм кәефе, нык исәнлек, бетмәс энергия, тынычлык һәм бары яхшылык кына телим. Яңа ел сезнең өчен яңа казанышлар чоры булсын, өйләрегезгә бәхет кенә алып килсен.  Яңа 2022 ел белән, әлкилеләр.
Александр Никошин, 
муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев