Яңа Камка авылында яшәүче Азат һәм Рәсимә Гыйльметдиновлар Әлки районының иң үрнәк гаиләсе дип танылды
“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале үзара мәхәббәткә һәм тугрылыкка корылган гаилә нигезләренең ныклыгы, уртак хезмәт белән ирешелгән күркәм тормышлары, балаларын илнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләүләре белән ил-көн алдында танылган парларга бирелә.
Ул гамәлгә кертелгән 2008 елдан бирле районыбызда ун гаилә әлеге дәрәҗәле бүләккә лаек булды. Шуларның берсе – Яңа Камка авылында яшәүче Азат һәм Рәсимә Гыйльметдиновлар. 2016 елда бу күркәм пар районыбызның иң үрнәк гаиләсе дип танылды, һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантанада аларга әлеге истәлекле бүләк тапшырылды.
“Син бу эшне җиренә җиткерергә тиеш!”
Бүгенге тормышыбызны электр энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый, дияргә яратабыз. Ә Азат Гыйләҗетдин улы – районыбызны электрлаштыруның чишмә башында торган кешеләрнең берсе. 1963 елда Чистай станциясеннән районга электр кертү башлангач, бу яңа һәм зур эшкә иң булдыклы һәм тырыш ир-егетләрне җәлеп итәләр. Биләргә электрик белгечлеген үзләштерергә юлланган 17 егет арасында Азат Гыйльметдинов та була. Дөрес, аларның 11 е генә әлеге хезмәтнең серләренә төшенеп эшләп китә. Электрик эше ансатлардан түгел шул.
–Подстанциянең беренче җитәкчесе Роберт Лотфуллин: “Үләсең килмәсә, өйрәнәсең, эшлисең”, дип уенын-чынын бергә кушып әйтә иде,– ди Азат абый. Электр белән бөтен нечкәлекләрен белеп эш итмәсәң, кечкенә генә хата җибәрсәң дә гомереңне куркыныч астына куясың бит.
Подстанциянең Үргәгар бүлегендә 16 ел электрик булып эшли Азат Гыйльметдинов. Халыкны электр белән өзеклексез тәэмин итү өчен вакыт белән дә, ял белән дә исәпләшмичә хезмәт итәргә туры килә аларга.
–Берсендә шулай кичке савым вакытында Үргәгар фермасында электр чыбыгы өзелгән. Чыбыкларны салдырып ремонтлап торсаң, терлекләрне саву вакыты кичегә. Бу савымга хилафлык китерергә мөмкин, ә бит һәр 100 грамм сөт өчен көрәш бара иде. Савым төгәлләнгәнче электр чыбыкларын каргаборын (плоскогубцы) белән тоташтырып тордым, шуннан соң гына ремонтка керештем, – дип искә ала ветеран.
“Алпар” совхозы “Ак- тай”дан бүленеп чыккач, яңа хуҗалыкның Мәүләшә бүлекчәсе белән җитәкчелек итүне Азат Гыйльметдиновка ышанып тапшыралар. Ул вакытта Мәүләшә –72 йортлы (шуңа өстәп Рус Мәүләшәсендә 17 хуҗалык), терлекчелек фермасы булган шактый зур авыл. Кырларда мул уңыш үстерәләр, фермада маллар санын 226 башка җиткерәләр. Биредә шактый вакыт хезмәт куйгач, берничә ел газ слесаре вазыйфасында да эшләп ала әле Азат абый. “Алпар”ның ул чактагы директоры Марс Хәмитов гозерли: “Авылда газ баллоннары белән тәэмин итү бик авырайды. Дүртәр ай газсыз торабыз, дип, сыер савучылар күзне дә ачырмыйлар. Тәртипкә сал әле шул эшне, Азат абый”,–ди. Чыннан да, берничә ай дигәндә Әлмәттән газ баллоннарын алып кайту җайга салына – авыл халкы уңайлыкка кинәнә.
–Теләсә нинди эшкә курыкмыйча алынырга – минем тормыш принцибым шундый булды,–ди Азат ага. –Үз-үземә: син бу эшне башкарып чыгарга, җиңәргә тиеш, дип кенә әйтә идем.
Азат абыйның тагын бер күркәм сыйфаты күпләргә мәгълүм. Ул бернигә дә битараф түгел, туры сүзле, гаделлекне яклап көрәшергә курыкмый торган принципиаль шәхес.
–Мин тугыз балалы гаиләдә үстем. Бик авыр яшәдек. Шул вакытта да әни намуслылыкны беренче урынга куя иде. Ачтан үлсәк бергә үләрбез, әмма беркайчан да кеше әйберенә тиясе булмагыз, кеше хакына кермәгез, дия иде. Мин гомер буе аның сүзеннән чыкмаска тырыштым,–ди хезмәт ветераны.
Ә Рәсимә апа гомер буе авылда фермада эшләгән – сыер сауган, бозаулар караган. Бригадир хатыны булуның аның өчен бер генә өстенлеге була – бары тик яхшы эшләргә, сынатмаска. Һәм хатыны башкарган эш өчен Азат абыйга бер генә тапкыр да кызарырга туры килми. Киресенчә, Рәсимә апа үстергән бозаулар совхозның башка бүлекчәләрендәгедән көрлекләре, зурлыклары белән аерылып торалар.
“Тормышның һәм бер-берегезнең
кадерен белегез”
– Мин бит Рәсимәне Башкортстаннан алып кайттым. Мондый чибәр кыз бөтен тирә-юньдә юк иде,–ди Азат абый, 50 елдан артык иңгә-иң куеп гомер иткән хатынына җылы караш ташлап.
Әнисе Миңниса апаны Башкортстанның Туймазы районында яшәгән энесе янына алып баргач күзе төшә егетнең сыер савучы Рәсимә исемле кызга. Бер ел хатлар язышып торалар да, өйләнешеп тә куялар алар. Ерактан килен булып төшкән яшь кызны кисәтүчеләр дә табыла: “Ике каенана өстенә килгәнеңне беләсеңме, ничек түзәрсең?!”–диләр. Азат абый – төпчек малай. Төп нигездә яшәп калуны, өлкәнәйгән әти-әнисен тәрбияләүне ул үзенең бурычы дип саный. Сугыш вакытында 17 яшендә хәрби комиссариат аша мобилизацияләнеп, 7 ел Себердәге хәрби заводта бик авыр шартларда эшләп, сәламәтлеген җуеп кайткан Ра- зия апасы да алар белән яши.
Ире белән яратышып кавышкач, аның әти-әнисен һәм туганнарын да якын, үз итәсенә ышана Рәсимә. Чыннан да, каенана-каената белән дә, каенапасы белән дә үзара аңлашып, хөрмәт итешеп яши алар. Азат белән Рәсимә көне буе эштә булганда өйдәгеләр балаларны карый, йорт эшләрен башкара. Тормыш булгач төрле хәл булгандыр, әмма әти-әни сүзеннән чыкмау, ирне ир итү, сабырлык кебек сыйфатлар тәмсезләнмичә, өйдәгене читкә чыгармыйча, матур итеп яшәргә мөмкинлек бирә. Бергәләшеп өч бала үстерәләр. Шөкер, балалары гел сөендереп тора үзләрен.
–Хәзер авыл җирендә дә аерылышулар бик ешайды. Күп гаиләләрнең таркалуы нидән дип уйлыйсыз?–дигән сорауга Азат абый:
–Бүгенге яшьләрнең күбесе әзергә-бәзер яшиләр. Ата-аналар балаларын тормышка әзерлекле итеп үстермиләр. Ни кызганыч, яшьләр гаилә коргач бер-берсенә юл бирә, катлаулы чакларда түзеп кала, сабыр итә белмиләр. Аерылышуларның төп сәбәбе шуңа бәйле дип саныйм. Монда әти-әниләрнең дә гаебе бар,– дигән фикерен әйтте.
Азат абый белән Рәсимә апа Мәүләшә авылындагы төп нигезләрендә тормышка шатланып, шөкер кылып яшәп яталар.
–Тормыш бик матур. Зарланырлык, уфтанырлык бер генә сәбәп тә юк. Теләгән кешегә эше дә җитәрлек. Әле яшисе дә яшисе иде. Яшьләргә дә һәр көннең кадерен белеп, бер-берсен саклап яшәргә киңәш итәбез. Кешенең иң зур бәхете һәм таянычы – гаилә, – диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев