Ягу сезоны алдыннан газчыларга эш арта
"Алькеевоспецстрой" җәмгыяте эшчеләре Хузангай-Сихтермә авылында барлыкка килгән яңа урамнарда газүткәргечләр сузалар. Бу оешма шулай ук Базарлы Матактагы "Теремкәй" балалар бакчасында газлаштыру эшләрен башкарды, модульле казаннар урнаштырды. "Көз җиткәч эш күбәя бездә. Хәзер шәхси йортлар хуҗалары да еш мөрәҗәгать итә. Без инде үз эшебезне тиз һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз",-диләр җәмгыять...
"Алькеевоспецстрой" җәмгыяте эшчеләре Хузангай-Сихтермә авылында барлыкка килгән яңа урамнарда газүткәргечләр сузалар.
Бу оешма шулай ук Базарлы Матактагы "Теремкәй" балалар бакчасында газлаштыру эшләрен башкарды, модульле казаннар урнаштырды. "Көз җиткәч эш күбәя бездә. Хәзер шәхси йортлар хуҗалары да еш мөрәҗәгать итә. Без инде үз эшебезне тиз һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз",-диләр җәмгыять җитәкчеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев