Реклама
Яңалыклар
“Яланаяк карда йөрергә яратам”, ди Әлки районының Югары Әлморза авылында яшәүче 90 яшьлек Хәйрия апа Галимова
–Хәйрия апа, хәлләрең ничек? –Ал да гөл! Аллага шөкер, йөгерә-йөгерә эшләп йөрим әле менә. Гел шулай: Хәйрия апа Галимовага телефоннан шылтыратасыңмы, Югары Әлморзага барырга туры килгәндә янына сугылып чыгасыңмы, ул шат күңелле, йөзеннән елмаю китми. Аның кәефсез чагын күрмәссең, зарлану сүзен ишетмәссең. Ул әле хуҗалык алып бара, бакча үстерә, ике көннең берендә мич тутырып камыр ашлары пешерә. Хәйрия апаны һич кенә дә 91 нче яшен ваклаучы әби димәссең.
“Ходай насыйп иткән һәр балага гомер бирдек”
Бөек Ватан сугышы вакытында үсмер бала килеш колхоз эшендә биртелгән, аннан соң да озак еллар фермада эшләгән Хәйрия апа. Әмма аның аерым хөрмәт һәм мәртәбәгә лаек иң олы хезмәте – илгә-көнгә файдалы 12 бала табып үстергән Герой-ана ул.
–Җиде малай, биш кыз үстердек мәрхүм ирем Зәкиулла белән,– дип сөйли Хәйрия апа. –Ел ярым-ике ел саен бер бәби алып кайтып тордым мин. Зәкиуллам башта ук әйтте: “Кара аны, Хәйрия, бер генә балабызны юк итсәң дә, өйгә кайтып керәсе булма”,–диде. Иреңнең сүзеннән ничек чыгасың?! Үземнең әни дә искәртеп торды: “Кызым, бала төшерү бик зур гөнаһ. Укмашкан кан дип кенә уйлама, яралгының инде җаны була. Баланы тумас борын юк итү, кеше үтерүгә тиң зур гаеп”,–ди иде. Шөкер, ул яктан гөнаһым юк, Ходай насыйп иткән һәр балага гомер бирдек. Әтиләре дә бик яратты балаларны. Ул я кызыбыз дөньяга килгәч башы күккә тия иде. Эштән ничек арып кайтса да, бишек янына ашыгуы, нарасыйларны сөеп, кашыктан ашатып мәш килүе бүгенгедәй күз алдымда.
–Алай да бу кадәр ишле баланы карап үстерүе җиңел булмагандыр, Хәйрия апа?
–50 нче еллар муллык чоры түгел иде, хак. Әмма без балаларны мохтаҗлыкта ү с т е р м ә д е к . Зәкиуллам 45 ел балта осталары бригадиры булып хезмәт куйды. Колхоз хезмәтеннән кайткач, калым эшләргә тагын чыгып китә иде. Эшләп тапканны тота белергә дә кирәк бит әле. Мин беркайчан акчасыз тормадым. Әҗәткә сорамадым гына түгел, үзем кешегә биреп тора идем. Акча алгач, кибеттән азык-төлекне бер айга җитәрлек алып куя торган булдым. Шулай итсәң, бәрәкәтле була. Гомергә терлек асрадык. Ике көн саен биш-алты икмәк салдым, кабартмасын- җәймәсен пешереп тордым. Балта осталары күбрәк тезләнеп эшли, шуңа ч а л б а р л а р ы н ы ң тезләре туза. Әтиләренең сизрәгән ч а л б а р л а р ы н н а н малайларга тегеп кигезә идем. Үземнең к ү л м ә к л ә р е м н ә н кызларга яңаларын өлгерттем. Гомер буе үзем тектем, э рл әд е м - б ә й л әд е м . Хәзер дә тегәм әле, кыш буе эрлим, о е к б а ш - б и я л ә й л ә р бәйлим. Балаларны кечкенәдән тәртипкә- чисталыкка өйрәттем. Мәктәптә укытучылар: “Хәйриянең балаларының өс- башлары гел пөхтә, китап-дәфтәрләре чиста”, дип, башкаларга үрнәк итеп куялар иде.
Елмаеп-көлеп боларны сөйли дә, нәтиҗә чыгарып куя Хәйрия апа:
–Һәр бала үз бәхете, үз ризыгы белән туа ул, сеңелем. Ник хәзерге яшьләр бала тапмыйлар – шуңа аптырыйм. Хәер, үземнең онык- лар саны 70 тән артып китте инде, Аллага шөкер.
Хәйрия апа – кадерле ана. Балалары бик хөрмәтлиләр, игътибардан, күчтәнәчтән, тәмле ризыклардан өзмиләр үзен. Ике баласы районыбызда, калганнары читтә намус белән хезмәт куялар. Араларында укытучылар да, медиклар да, хәрбиләр дә, эшчеләр-инженерлар да бар. Тик менә өч улы вакытсыз бакыйлыкка күчкән – шуңа йөрәге әрни ананың.
–Кайберәүләрнең, яшьләргә эш юк, диюләренә исем китә. Минем бөтен балаларым хезмәттә, кайсы икешәр урында эшли. Әни, пенсияң күпме, дип сораганнары юк, кайткан саен үзләре акча калдырып китә. Һәр ана минем кебек балаларының ихтирамын, тәрбиясен тоеп яшәсен иде,–ди ул.
“Хастаханәдә
язуым юк”
Хәйрия апа белән сөйләшеп утыру үзе җан рәхәте. Гел елмаеп-көлеп тора ул. “Кемдер бәлки исәр дип уйлагандыр инде. Гомергә шулай көлеп яшәдем”,–ди. Аның кешеләр белән мөнәсәбәтләре дә гыйбрәтле. Беркайчан үпкә сакламаган, беркем белән ачуланышмаган. “Турысын әйтә беләм дип, кешенең битенә бәреп сүз әйтмәдем, йөзен кызартмадым. Сүз ярасы бик авыр бит ул”,–ди.
Бәби табуларны санамаганда, Хәйрия апаның хастаханәгә барганы да юк икән.
–Ходай сыйлаган мине. Бер җирем дә авыртмый, Аллага шөкер, –дип кеткелди ул. –Больницада язуым – карточкам да юк.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бара Хәйрия апа. Иртән уянгач, ятакта килеш гимнастика ясап ала икән. “Гомер буе көнемне бер-ике чынаяк салкын су эчүдән башладым,–ди. Ә кышларын яланаяк кардан йөреп керүне гадәткә керткән.
Хәйрия апа эшсез торуны күз алдына да китерә алмый. Ул 30 тавык асрый, бәрәңгене, яшелчәләрне үзе карап үстерә. Җәй буе бакчадан керми. Түтәлләре гөл кебек, ник бер чүп үләне булсын.
–Помидор-кыярым да, бәрәңгем дә мул булды. Әле кичә генә биш чиләк кишер казып алдым,–дип шаккатыра.
Агачына менеп җыеп, ярты чиләк шомырт киптереп куйган. “Кечкенә тегермәннән тарттырып, пирог эчлеге өчен бик әйбәт ул”,– ди. Әллә никадәр алма повидлосы әзерләгән. “Алма бик күп булды бит быел. Әрәм итәсе килми. Көн саен мичкә ягып, 6-7 таба алма кагы коям”,–дип тә өсти.
Кибет ризыгына исе китми, ипиен дә, бүтән камыр ризыкларын да үзе пешерә икән. “Балаларым, оныкларым кайткан саен якмыш, пәрәмәчләр белән сыйлыйм үзләрен. Бигрәк тәмле булган, әни, дип, мактап-мактап ашыйлар”,–ди.
Әнә шундый ул – тормышны, кешеләрне, хезмәтне яратып яшәүче, һәрчак яшь күңелле, оптимист рухлы Хәйрия апа Галимова.
Югары Әлморза авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев