Ялган аракыга чик куела
Тиздән Татарстанда ялган исерткеч эчемлекләр сатуга тулысынча чик куелачак. Алкогольле продукция сату тармагына легаль булмаган аракыны ачыклый торган махсус система - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) - ярдәм итәчәк. 2016 елның 1 гыйнварыннан ЕГАИСны спиртлы эчемлекләрне күпләп сату оешмалары, 1 июльдән - шәһәрләрдәге ваклап сатучылар булдырырга тиеш. Ә 2017...
Тиздән Татарстанда ялган исерткеч эчемлекләр сатуга тулысынча чик куелачак.
Алкогольле продукция сату тармагына легаль булмаган аракыны ачыклый торган махсус система - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) - ярдәм итәчәк. 2016 елның 1 гыйнварыннан ЕГАИСны спиртлы эчемлекләрне күпләп сату оешмалары, 1 июльдән - шәһәрләрдәге ваклап сатучылар булдырырга тиеш. Ә 2017 елның 1 июленнән авыл җирлекләрендәге алкоголь сату нокталары да әлеге системага кушылачак.
Киләсе елның 1 гывйнварыннан башлап ваклап сату оешмалары алкоголь продукциясе сатып алыну факты турында хәбәр итәргә тиеш була.
Алкогольне күпләп һәм ваклап сату предприятиеләре ЕГАИСны тәэмин итә торган автоматларны булдыруны үзләре үк алдан кайгыртырга бурычлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев