Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь чаңгычыларыбыз уңышы

Борискино мәктәбе укучылары Алена Самарина һәм Александр Шамышевтан торган район командасы чаңгыда узышу буенча республика беренчелегендә өченче урынга ия булды. Чаңгы ярышлары Зәй шәһәрендә өч көн дәвам итте. 10 сыйныф укучысы Алена һәм 11 сыйныфта укучы Александр, төрле дистанциягә узышларда әйбәт нәтиҗәләр күрсәтеп, беренче унлыкка керделәр һәм район командасы өчен...

Борискино мәктәбе укучылары Алена Самарина һәм Александр Шамышевтан торган район командасы чаңгыда узышу буенча республика беренчелегендә өченче урынга ия булды.

Чаңгы ярышлары Зәй шәһәрендә өч көн дәвам итте. 10 сыйныф укучысы Алена һәм 11 сыйныфта укучы Александр, төрле дистанциягә узышларда әйбәт нәтиҗәләр күрсәтеп, беренче унлыкка керделәр һәм район командасы өчен призлы урын яуладылар. Тренер Валерий Сидоров җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь чаңгычылар берничә ел инде район данын яклап төрле ярышларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Әйтик, узган ел чаңгычылар арасында җәйге республика беренчелегендә 3 километрлы кросста Александр - беренче, Алена икенче урынга чыкан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев