Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшел чыршы, басып торчы

Табигать декабрьдә яңгыр яудырып, җылылык буенча рекорд куеп шаккатырса, карлар эреп бетеп барса да, Яңа ел барыбер якынлаша бит. Бәйрәмгә әзерлек эшләре дә кыза бара. Базарлы Матакта "Колос" кинотеатры каршындагы мәйданда районның төп чыршысы да урнаштырылды. Мәгълүм булганча, төп чыршыны тимер каркаска нарат ботаклары урнаштырып ясыйлар. Сигез метр биеклектәге әлеге...

Табигать декабрьдә яңгыр яудырып, җылылык буенча рекорд куеп шаккатырса, карлар эреп бетеп барса да, Яңа ел барыбер якынлаша бит. Бәйрәмгә әзерлек эшләре дә кыза бара. Базарлы Матакта "Колос" кинотеатры каршындагы мәйданда районның төп чыршысы да урнаштырылды.

Мәгълүм булганча, төп чыршыны тимер каркаска нарат ботаклары урнаштырып ясыйлар. Сигез метр биеклектәге әлеге чыршыны инде төсле утлар, гирляндалар белән бизәделәр. Төп чыршы инде утларын да кабызды

-Ылыслы яшел ботакларны эшчеләребез Сихтермә-Хузангай урманыннан кисеп кайттылар,-ди Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчече Рәшит Мусин. -Билгеле, чыршыбызны быел тагын да матуррак, купшырак бизәргә тырышабыз. 100 мең сумга якын бәягә электр товарлары, яңа гирляндалар сатып алдык. Чыршы янына Кыш бабай, Кар кызы, ел символы Маймыл сыннары урнаштырырга җыенабыз. Балаларга шуар өчен кар тавы да ясаячакбыз. Бу эшләрнең һәммәсендә башыннан ахырынача хезмәт куючы эшчеләребез Радик Шәйхетдинов, Илдус Гайнетдинов, Равил Сафиуллинның тырышлыгын билгеләп үтәсем килә.

Җитәкче тагын шуларны җиткерде: район үзәгендәге Ленин бакчасында, Геройлар паркында һәм Ана даны паркында да зур чыршылар урнаштырылачак, җәнлек сыннары куелачак икән. Ә район мәдәният йорты янындагы паркта кичен яктыртылучы шугалак ачу күздә тотыла.

15 декабрьдән район үзәгендә, шулай ук Юхмачы, Чуаш Кичүе, Чуаш Борнае авылларында чыршы базарлары эшли башлый. Чыршы бәяләре узган елдагыча калыр, ягъни 150 сумнан башланыр, дип күздә тотыла. Һәр метр саен бәя 50 сумга арта бара. Чыршыларны Яңа ел өчен махсус Базарлы Матак питомнигында үстергәннәр. Сатуда наратлар да булачак.

-Без узган елларда 500 ләп чыршы сата идек. Быел да шул чама булыр дип торабыз. Гомумән, теләгән беркем дә чыршысыз калмас,-ди Әлки урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Елена Васяйчева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев