Язылу чоры башланды
1 сентябрьдән киләсе елның беренче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланды. Райондагы вакыйгаларны, яңалыкларны үзвакытында сезгә җиткереп торучы "Әлки хәбәрләре" газетасына киләсе яртыеллыкка да язылып куярга чакырабыз сезне, хөрмәтле әбүнәчеләребез. Газетага язылу бәясе үзгәрмәде. Халык өчен 6 айга язылу 534 сумга, оешма-предприятиеләр өчен 540 сумга төшәчәк. Подписканы район почта...
1 сентябрьдән киләсе елның беренче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланды.
Райондагы вакыйгаларны, яңалыкларны үзвакытында сезгә җиткереп торучы "Әлки хәбәрләре" газетасына киләсе яртыеллыкка да язылып куярга чакырабыз сезне, хөрмәтле әбүнәчеләребез. Газетага язылу бәясе үзгәрмәде. Халык өчен 6 айга язылу 534 сумга, оешма-предприятиеләр өчен 540 сумга төшәчәк. Подписканы район почта участогында, авыл элемтә бүлекчәләрендә, шулай ук почтальоннарда рәсмиләштерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев