Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Әлкидә яшәүчеләр Кыш белән хушлашу бәйрәмендә катнашканнар

Югары Әлкидә яшәүчеләр Кыш белән хушлашу бәйрәмендә катнашканнар. Аны авыл клубы мөдире Фәния Минһаҗева оештырган.

 

Бәйрәм бик күңелле килеп чыккан: клуб каршындагы мәйданчыкка өстәлләр куеп, самовар белән чәй кайнатканнар, дөге боткасы пешергәннәр. Саф һавада чәе дә, боткасы да бик тәмле тоелган бәйрәмгә килүчеләргә.

Аннары мәктәп укучылары шигырьләр сөйләп, җырлар башкарганнар. Кыш бабайны озату күренешен оста итеп авыл үзешчәннәре  әзерләгәннәр.

–Аннары Фаил Хәйбуллин баянын тартып җибәрде. Бәйрәмгә бик күп кеше килгән иде, рәхәтләнеп биедек тә, җырладык та. Олы яшьтәге хатын-кызларыбыз да читтә калмады – яшьлекләрендә яраткан алтылы биюне исләренә төшерделәр,–дип хәбәр итә ветеран укытучы Фәүзия...

Бәйрәмгә килүчеләр аны оештырганы өчен Фәния Минһаҗевага рәхмәт әйтеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев