Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юхмачы өлкәннәр йорты: бәйрәмне урамда үткәргәннәр

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган барлык чараларны да Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ачык һавада үткәргәннр. Бу – пандемия белән бәйле таләпләр.

Ә биредә яшәүчеләрне бәйрәм уңаеннан котларга теләүчеләр аз булмаган. 1 октябрь көнне үк бирегә Юхмачы урта мәктәбе укучылары концерт белән килгәннәр. Алар әби-бабайларны күңелле җырлар, эчтәлекле шигырьләр башкарып сөендергәннәр.

Аннары интернатка Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм районыбыз башлыгы Александр Никошин килеп киткән. Алар өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, яшь чакларында илебез икътисадын үстерүгә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт әйткәннәр, нык исәнлек теләгәннәр.

Һәр әбигә һәм бабайга тәм-том тутырган пакетлар төяп интернатка “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте вәкилләре дә килгән. Пакетлардагы күчтәнәчләргә интернатта яшәүчеләр бик сөенде,–дип хәбәр итә интернат- йортның социаль эш буенча белгече Мария Миндрюкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев