Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларны чистартып торалар

Һава торышы бозылган очракта да юлларны тизрәк кардан-боздан арындыру өчен бездә бөтенесе әзер, дип хәбәр итәләр "Алексеевскдорстрой"ның район участогыннан. Участокта мастерларның һәм йөртүчеләрнең автомобиль юлларында тәүлек әйләнәсе кизү торуы оештырылган. Юлларны кардан чистарту, көртләрдән һәм бозлавыктан арындыру өчен барлык төр техника да әзерлек сызыгында. Быел участокта техника тагын да арткан....

Һава торышы бозылган очракта да юлларны тизрәк кардан-боздан арындыру өчен бездә бөтенесе әзер, дип хәбәр итәләр "Алексеевскдорстрой"ның район участогыннан.

Участокта мастерларның һәм йөртүчеләрнең автомобиль юлларында тәүлек әйләнәсе кизү торуы оештырылган. Юлларны кардан чистарту, көртләрдән һәм бозлавыктан арындыру өчен барлык төр техника да әзерлек сызыгында. Быел участокта техника тагын да арткан. Кышкы юлларны карап тору өчен алты берәмлек махсус (комбинированные) юл машиналары, өч автогрейдер, дүрт МТЗ, ике К-700 тракторы, ике "Амкадор" погрузчигы файдаланыла. Юллардагы тайгаклыкка каршы көрәшү өчен җитәрлек күләмдә ком-тоз катнашмасы бар. Бригадир Рамис Заһидуллин җитәкчелегендә 12 юл эшчесе юл билгеләре, металл киртәләр, павильоннар тирәләрен көрәк белән кардан чистартып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев