Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларны кышын да ремонтлыйлар

Февральнең беренче көннәреннән "Алексеевскдорстрой"ның район участогы эшчеләре юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлауга керештеләр. Мондый чокырлар һава температурасының кискен үзгәреп торуы аркасында барлыкка килә. Аларны ремонтлау махсус асфальт-бетон катнашмасы кулланып, "салкын" ысул белән башкарыла. Бүгенгә Алексеевск-Югары Колок автоюлының Югары һәм Түбән Әлки авыллары янындагы участогында, Базарлы Матак-Болгар трассасының кайбер урыннарында шундый ремонт башкарылды....

Февральнең беренче көннәреннән "Алексеевскдорстрой"ның район участогы эшчеләре юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлауга керештеләр.

Мондый чокырлар һава температурасының кискен үзгәреп торуы аркасында барлыкка килә. Аларны ремонтлау махсус асфальт-бетон катнашмасы кулланып, "салкын" ысул белән башкарыла. Бүгенгә Алексеевск-Югары Колок автоюлының Югары һәм Түбән Әлки авыллары янындагы участогында, Базарлы Матак-Болгар трассасының кайбер урыннарында шундый ремонт башкарылды. Әлеге эш дәвам итә.

Бульдозер машинистлары Шакир Шәрипов һәм Илнур Гатауллин юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү максатында кар тоту өчен юл читләрендә траншеялар ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев