1910 елгы дәү әниемә беләзекне әнисе бүләк иткән
Миндә дәү әниемнең көмеш беләзеге бар. Ул тар гына итеп коелган, аның каралтылган өслегенә татар милли бизәкләре төшерелгән.
1910 елгы дәү әниемә беләзекне әнисе бүләк иткән. Әнисенә, бәлки, әниседер... Димәк, минем кулымдагы беләзекнең, ким дигәндә дә, бер гасырдан артык тарихы бар...
Татар хатын-кызлары, нинди генә чор булуга карамастан, матур булырга тырышкан. Сәбәбенә күрә, купшы итеп киенгәннәр дә, бизәнергә дә тырышканнар: кулларга беләзекләрен кигәннәр, муенсалар тагып, матурайганнар. Беләзекләр – иң борынгы бизәнгечләр булып санала. Тарихлары хәтта таш гасырларына кадәр барып тоташа. Язмаларга күз салсаң, тоташ көмештән ясалган беләзекләрне бер генә кулга кигәннәр, әмма парлылык билгесе буларак, аны ике кул өчен дә кулланганнар. Гадәттә, кияүгә чыккан хатын-кызларда беләзекләрне ике кулда да күрергә булган. Бу ир белән хатын арасында татулык теләп, шулай эшләнгән. Әлеге бизәнгечләргә теләкләр дә язылган, ул асылташлар белән дә бизәлгән.
Минем дәү әнием дә беләзекләрне ике кулына да кия һәм аларны беркайчан да салмый иде. Эш эшләгәндә дә, мәҗлесләргә барганда да алар аның беләзегеннән төшмәгән, шүрлеккә алып куелмаган.
Үргәагар авылында яшәүче дәү әнием белән дәү әтием янына кунакка барырга ярата идем. Олы яшьтә булуына карамастан, кечкенә буйлы, чандыр гәүдәле дәү әнием, кунак килдеме, тизрәк самавырын куярга ашыга. Әчегә коймагын изеп, мичен дә ягып җибәрә. Өстәлгә җырлап торган самавыр, тәлинкәгә өеп яңа пешкән коймак, касәләргә салып, үзе әзерләгән кайнатмалар куела... Самавырдан эчкән чәйнең тәме башкача икәнлеге, ул вакытта яшь булсам да, хәзер дә яхшы хәтерлим. Ә коймак турында әйтәсе дә юк... Үзе күпереп пешә, өсте кызарып китә... Чәй артында кызыклы әңгәмә куертыла, дәү әтием мәзәк итеп кенә берәр гыйбрәтле хәлне сөйли, шулай акыллы киңәшләрен бирә... Дәү әни коймакны тартынмыйча ашарга кыстый-кыстый, самавырдан кайнар чәйне агыза...
Дәү әнием бакыйлыкка күчкәндә, мин югары уку йортына укырга кереп, беренче елымны гына укый идем әле. Авыр көннәрдә аның янәшәсендә әнием булды. Пар беләзекләрне дә ул шунда салып, әниемә тапшырган. “Төсем итеп сакларсың”, – дигән.
Беләзегем-йөзегем, киярмен әле үзем... Ул миңа авыр чакларымда ярдәм итәр, уйларымны дөресләр, көч бирер кебек. Әлеге язманы язганда да, сыңар беләзек минем кулымда иде... Аңа янә күз салдым да, борынгы заманның билгесез остасына рәхмәт әйтәсем килде. Чөнки буыннар бәйләнеше булдырырга, үткәннәрне искә алырга аның да катнашы бар бит...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев