Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1969 елда чыккан “Коммунизм юлы” газетасы битләреннән өзекләр

2022 елның март аенда район газетасы чыга башлаганга 90 ел тула. Шул уңайдан “Әлки хәбәрләре” битләрендә даими рубрика ачып, укучыларыбызны үткәннәргә сәяхәткә чакырырга булдык.

  Редакция архивында газеталарның тупланмалары 1968 елдан бирле саклана. Аларны кулга алу гына да дулкынландыра, ә укый башласаң, туган ягыбызның илле еллык тарихы, шушы чорда яшәгән әлкилеләрнең тормыш рәвеше, хезмәт казанышлары күз алдында җанлана.
Бүген без 1969 елда чыккан “Коммунизм юлы” (“Путь коммунизма”) газетасы битләрен актарабыз.

Илебезгә Яңа 1969 ел атлаганда


Түбән Әлки

Түбән Әлки авыл Советы территориясендә яшәүчеләр Яңа елны көр күңел белән каршыладылар. Гаҗәеп түгел, һәр узган ел совет авылларының тормышын күркәмрәк, баерак итә бара ич. Мәсәлән безнең авыл Советы территориясендә 1968 елда 13 гаилә яңа өй салып керделәр. Өйләрнең һәрберсе алты почмаклы, калай яисә шифер белән ябылган.
Менә шуңа күрә Яңа ел бәйрәме кайбер семьяларда өй туе белән бергә туры килде. Колхозның алдынгы шоферы Зәки Хәлиловлар семьясы да күңелле итеп өй туе уздырды. Аның кунаклары  колхозның барлык бригадаларыннан да килгән иделәр.
Түбән Әлкидә яңа китапханә, Урта Әлкидә башлангыч мәктәп биналары өлгерү дә авыл халкы өчен 1968 елның шатлыклы вакыйгалары булдылар.
М.Хәйруллина, авыл советы председателе.

Шәп отышлар

Яңа ел чыгарылыш лотерея билетлары районыбызның күп кенә кешеләренә зур шатлык китерде.
Лесозавод поселогында яшәүче пенсионер Салеев Василий Спиридонович, мәсәлән, 3 мең сумлык “Запарожец” автомобиле отты.
Иске Камка авылында яшәүче Әхмәт Вәлиуллинга исә яңа елда беренче бәхет кер юу машинасы булып килде.
Старосельскийдан Сергеева Ольга Андреевна бу чыгарылыш лотерея билетына 55 сумлык плащ отты.
Әхмәт авылында яшәүче Хәмит Закировның өенә 30 тиенгә 93 сумлык “ВЭФ-2” маркалы радиоалгыч кайтачак.
Н. Урмаев, район саклык кассасы мөдире.

Батырлар 
хөрмәтенә

24 январьда “Трудовик” колхозы членнары дүрт совет космонавтының тиңдәшсез батырлыгына багышланган митингка җыелдылар. Митингны Чиябаш сигезьеллык мәктәбе директоры Р.Хәмитов ачты. Ул колхозчыларны Совет каһарманнарының кыскача биографиясе, алар башкарган эксперимент белән таныштырды.
Колхозчылар Ватаныбызның куәтен тагын да ныгыту өчен тырышып эшләячәкләрен белдерделәр.
М.Шәяхмәтов, хәбәрче.

Укучы уйлана

Минем карашка, безнең район газетасында аерым бүлекләрнең эшчәнлеге сизелеп тормый кебек. Әйтик, культура-көнкүреш, сәүдә оешмаларының эше белән даими рәвештә редакциянең билгеле сотруднигы шөгыльләнсә һәм ул бу оешмалар белән тыгыз элемтәдә торса, район газетасы шул өлкәгә караган материаллар белән яхшырак яктыртылыр иде.
“Коммунизм юлы” газетасы редакциясе каршында әдәби түгәрәк оештырылган иде. Ул үз тирәсенә башлап язучы авторларны туплап, районыбызда әдәби иҗат белән кызыксынуны шактый җанландырып җибәрде.
Хәзер түгәрәк алдында районыбыздагы авторларны өлкә матбугатында да олырак күләмдә күрсәтү тора. Бу, үз чиратында, авторлардан таләпчәнлекне арттыруны, күбрәк өйрәнүне, язуны һәм язганнар өстендә эшләүне таләп итә.
Айга кимендә ике тапкыр бирелеп баручы әдәби битләр Әлки әдәби иҗат сөючеләре эшчәнлегенең көзгесе булып торсын.
Район киночелтәре директоры Л.Я.Миндрюков,
Редакция сотруднигы Ә.Ә.Галиев.

Шахмат ярышлары

Күптән түгел Борискино авылы клубында шахмат буенча ярыш уздырылды. Ярышта Александр Сидоров 8 мөмкинлектән 8 очко җыеп беренче урынны алды. Икенче урынга Валерий Родионов чыкты. Аларга грамоталар бирелде.
Шахмат ярышлары яшьләрдә спортның бу төре белән кызыксыну уятты, шахмат сөючеләр саны шактый артты.
А.Смышляев.

Бер авыл 
суын эчсәләр дә...

Нәҗип Галәветдинов колхозда шактый еллар эшли инде. Һәм шуны да әйтеп үтәргә кирәк – хезмәтнең тәмен белеп эшли. Эшенә  күрә, билгеле, әйбәт хезмәт хакы да ала. Мәсәлән, 1968 елда ул барлыгы 1405 сум акча эшләп алган. Терлекче Әмир Сәйфуллинның узган елда алган хезмәт хакы 1448 сум. Димәк, алар һәр айны уртача 110-120 сум акча эшләгәннәр. Мондый тырыш хезмәтчәннәр, билгеле, колхозда аз түгел. Һәм алар барысы да җәмгыятькә дә, үзләренә дә файда китерерлек итеп намус белән хезмәт итәләр. Аларның өйләренә керсәң дә никельле караватлар, көзгеле шкафлар, радиоалгыч һәм башка шундый кыйммәтле җиһазлар күрәсең. Мондый колхозчыларның мәктәпкә йөрүче балалары да өс-башлары белән дә, өлгерешләре белән дә башкалардан аерылып торалар. 
М.Кузяев, 
пенсионер, Түбән Әлки.

Алпар

12 апрель совхозда бәйрәм кебек булды. Укучылар һәм эшчеләр бу иртәдә барысы да эшкә ашыктылар. Өмәдә барысы 522 кеше катнашты. Алар хезмәте белән бу көнне фермалар һәм амбарлар кардан чистартылды, басуга 345 тонна тирес чыгарылды, 2 трактор, 5 культиватор һәм ике чәчкеч ремонттан чыкты, 3 тонна металл ватыгы һәм 12 центнер көл җыелды.
Ә. Садыйков, Х.Фатыйхов, Р.Сафина.

Пенсионерлар 
булышлыгы

“Трудовик“ колхозы пенсионерлары Х.Кәлимуллин, И.Мөхәммәтшин, С.Ибәтов, С.Әхмәтшин, Г.Гәрәев, М.Кәлимуллин, В.Галимов иптәшләр хәлләреннән килгәнчә хуҗалыкка булышырга тырышалар.
Алар клуб тирәсен 500 метр озынлыкта итеп рәшәткә белән уратып тоттылар. Авыл халкы һәм колхоз идарәсе бу эшчән картларга зур рәхмәт белдерәләр.
М.Шәяхмәтов, Чиябаш авылы.


Потлы чик яуланды

“Актай” совхозының беренче бүлекчәсе савымчысы Рәхимә Каюмова, В.И.Ленинның 100 еллыгы хөрмәтенә көрәшкә кушылып, гүзәл күрсәткечләргә иреште. Ул үзенә беркетелгән һәр сыердан көн саен поттан артык сөт сава.

Ана шатлыгы

Хөкүмәтебез яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Уку елы җиттеме, алар өчен мәктәпләрнең ишекләре киң ачыла, ә укулар тәмамлангач исә балалар пионер лагерьларында ял итәләр, походларга, экскурсияләргә баралар.
Быел минем улым Алеша да район үзәгендә әле генә ачылган “Яшь имәннәр” пионер лагеренда ял итте. Ул аннан бик шат һәм канәгать булып кайтты. Мин дә, биш бала анасы, моңа бик куандым. Шуңа күрә дә район газетасы аша “Яшь имәннәр” пионер лагерен булдыру турында кайгыртучанлык күрсәткән һәм хәзер анда эшләүче иптәшләргә аналарча рәхмәтемне юллыйм.
Екатерина Белова,
Иске Тахтала.


Бу бик җайлы

Кызу эш вакытында еш кына хәтта кырынырга, чәч алдырырга да вакыт булмый. Ә бездә бу өлкәдә уңайлыклар бар. Ашханә янында гына бер бүлмәдә парикмахер Иван Степанович Чулпанов хуҗалыгы урнашкан. Кырынырга телисең икән – рәхим ит. Төшке ашка кайткан арада да монда кереп чыгарга мөмкин. Гомумән, бик дөрес эшләгәннәр биредә парекмахерская ачып.
Х.Билалов,
трактор бригадасы  учетчысы.

Яңа мунча

Шушы ай башында район үзәгендә яңа коммуналь мунча эшли башлады. Ул хәзерге заман таләпләренә туры китереп эшләнгән. Чишенү, юыну, парлану бүлмәләрендә стеналар глазурланган ак кафель плитәләр белән тышланган, идәнгә дә кафель плитәләр җәелгән. Болар барысы да бирегә килүчеләрнең күзенә ял бирә, аны шатландыра.
Мунчага килүчеләр аның эше белән канәгать.
А. Фомин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев