Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1989 елда «Коммунизм юлы»нда ниләр язылган

«Әлки хәбәрләре»нә - 90 ел

Компьютерлар заманы

1985-1986 уку елыннан башлап, илебезнең барлык уку  йортларында һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 классларында “Информатика һәм хисаплау техникасы нигезләре” дигән фән өйрәнелә.
Моның зарурлыгы электрон хисаплау машиналары эрасы башлану белән аңлатыла. Андый машиналар, иң беренче чиратта, кешеләрдән компьютерлык белеменә ия булуны таләп итә.
Бүгенге электрон-хисаплау машиналары теләсә нинди информацияне тиз һәм югары сыйфатлы итеп эшкәртә, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә ярдәм итә. Хәзерге заман мәсьәләләренең күбесен хисаплау машиналарыннан башка чишеп тә булмый. 
Укучыларны компьютерлык белеменә өйрәтү билгеле бер әзерлек булган шартларда башланды. Татарстанның 120 дән артык мәктәбендә  математика кабинетлары микрокалькуляторлар белән җиһазландырылган. Укыту-производство кабинетларында хәзерге заман хисаплау машиналары куелган махсус класслар бар.
Якын елларда барлык укыту-производство комбинатлары һәм терәк мәктәпләре өр-яңа электрон-хисаплау машиналары белән тәэмин ителәчәк.
Мәгълүм ки, яңа фәнне укыту өчен махсус хәзерлекле укытучылар да кирәк. Моны истә тотып, педагогия институтларында хисаплау техникасы нигезләрен укытучы белгечләр хәзерләү башланды.  

Ветеран белән очраштык

Без, Түбән Әлки урта мәктәбенең 5Б классы укучылары, сугыш һәм хезмәт ветераны Таһир абый Вәлиевны мәктәпкә очрашуга чакырдык.
Ул безгә Ватан сугышының чиксез авыр шартларда  башланса да, илебез халкының Бөек Җиңүе белән тәмамлануы турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Бераз соңрак үзенең сугышчан юлы белән таныштырды. 
Таһир абый 17 яшеннән хәрби хезмәткә чакырылып, фашист илбасарларына каршы аяусыз сугышларда катнаша. Ике тапкыр авыр яралана һәм туган якларына әйләнеп кайта. Тыныч тормышта исә ул төрле  тармакларда эшләп, лаеклы ялга чыга.
Аның чыгышын һәрберебез игътибар белән тыңладык, аңа рәхмәтләр әйттек. Ә Таһир абый, үз чиратында безгә икмәккә кадер-хөрмәт  белән карарга, әрәм-шәрәм итмәскә кирәклеген аңлатты. Укуыбызда уңышлар, намуслы, чын кешеләр булып, җәмгыятькә файда гына китерүебезне теләде.
А.Зарипов,
укучы.
                                                    
Сабан туеннан фоторепортаж

Сабан туе мәйданнарында  үз көчеңне, үз җитезлегеңне күрсәтерлек алыш-ярышлар күп булды. “Актай” совхозында эшләүче Касыйм Зыятдинов  авыр үлчәү категориясендәге штанга күтәрүчеләр арасында иң күп очко җыйды.
Сабан туеның төп әләме җилфердәгән биек колга очына менү көч тә, җитезлек тә таләп итә. Үргәгар егете Нургали Вәлиев бу сыйфатларның һәммәсенә дә ия булганлыгын күрсәтте. Моның өчен ул тузан суырткыч белән бүләкләнде.
                                              
Ярышта җиңүчеләр

Игенче-механизаторлар һәм терлекчеләр арасында барган социалистик ярышка йомгак ясау безнең районда күптәннән традициягә әйләнде. Ә менә шоферлар арасында оештырылган ярышка йомгак ясау быел тәүге тапкыр үткәрелде. Һәм ярышларның беренче җиңүчесе булып ДОСААФның район комитеты шоферы Рәшит Сөләймәнов танылды. Икенче һәм өченче призлы урыннар шул ук оешмадан Рафаэль Сөнгатуллин һәм торак төзү һәм ремонтлау участогы шоферы Радик Сөләймановка бирелде. Сабан туе мәйданында башкалар кебек алар да кыйммәтле бүләкләргә, тамашачыларның көчле алкышларына лаек булдылар. 

Авыл яңадан яши башлады

Моннан нәкъ ике ел элек Покровский поселогының соңгы кешесе читкә күчеп киткәч, районыбызның “Дружба” колхозы территориясендә урнашкан торак пункт яшәүдән туктаган иде. Ниһаять, агымдагы елның 4 нче маенда берничә иске йорттан гына торган әлеге авылга 5 гаилә урнашты. Яшәүдән туктаган Покровский поселогына яңадан җан керде.  

 * * * 
95 нче Базарлы Матак авылы профессиональ-техник училищесының Түбән Әлки филиалын тәмамлап, механизатор булып эшләүчеләр байтак “Яшь көч” колхозында. Югары Әлки авылы егете Илсур Зарипов, мәсәлән, училищены тәмамлагач, колхозда тракторчы булып эшләде. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, яңадан тракторга утырды. Урып-җыю эшләре чорында комбайнга утыра. Ул быел да уракта катнаша. 
Яшь комбайнчылар Ришат Сафин белән Радик Сираҗев училищены быел тәмамласалар да, уракта бер-ике елдан бирле катнашалар инде. Ришат сенаь салу өчен берьеллык үлән чаптыруда эшләсә, Радик иген культураларын теземнәргә салучылар арасында. Айдар Шәрипов исә - Радик Сираҗев янында  комбайнчы ярдәмчесе. Алар идарә иткән комсомол-яшьләр экипажы агымдагы ел урып-җыю эшләрендә әйбәт күрсәткечләргә ирешә.
Комсомолец егетләр басуның кайсы участогында эшләсәләр дә, максатлары уртак: игеннәрне мөмкин кадәр тизрәк урып-җыю. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев