Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

20 ноябрь – Бөтенроссия күләмендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

Әлеге көндә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелүдән тыш, Россиянең бар төбәкләрендә дә мәктәпләрдә, балалар йортларында, социаль ярдәм үзәкләрендә, балалар пенитенциар учреждениеләрендә, шулай ук кешеләрне кабул итү урыннарында, Ассоциациянең бушлай хокукый ярдәм үзәкләрендә балалар һәм ата-аналарга хокукый аңлатмалар бирү буенча өстәмә чаралар үткәрелә.


Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрүнең максаты – ятим балаларга, әти-әни кайгыртучанлыгыннан башка калган балаларга, ятим балалар һәм әти-әни карамагыннан калган балалар исәбендәге затларга, әти-әни кайгыртуыннан мәхрүм калган баланы тәрбиягә алырга теләүче гаиләләргә, баланы уллыкка алучыларга, гарип балаларга (аларның кануный вәкилләренә) бушлай хокукый ярдәм күрсәтү, шулай ук алда саналган категориядәге кешеләрне балаларның, ата-аналарның, опекуннарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру, хокукка кагылышлы актуаль мәсьәләләргә аңлатмалар бирү.
Хөрмәтле олылар, шуны онытмагыз: балалар ачлык, фәкыйрьлек, кыерсытылуга һәм мәҗбүри эшләтү күзәтелмәү шартларында  яшәүгә, исемле булуга, гражданлык алуга, яратуга, аңлауга, матди тәэмин итүгә, социаль яклауга, белем, физик, әхлаки һәм рухи үсеш алуга хокуклы. 
Тиешенчә ашатылмау, киендермәү, тораксыз булу, белем алмау, медицина ярдәме күрсәтелмәү балалар хокукларының тупас бозылуын аңлата. 
Күп очракларда балалар үзләрен яклый алмаса да, аларның хокуклары үтәлешен дәүләт һәм җәмәгатьчелек тикшерә. 
Белегез: балигъ булмаучыга карата физик көч кулланучылар, гаиләгә һәм балигъ булмаучыга карата җинаять кылучылар җинаять җаваплылыгына тартыла.
Россиядә бәйсез нигездә балалар хокукларын Россия Федерациясе Президенты карамагындагы балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – Мария-Львова-Белова, Татарстан Республикасы буенча И.В. Волынцев яклый.
Баланың иреген һәм хокукларын хөрмәт итегез, ничек тә аларны үтәргә тырышыгыз. Балачакны саклагыз!
 

Лилия Хәбибуллина, ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Әлки районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев