2020 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар
Район башлыгы Александр Никошинның район советы утырышында ясаган докладының кыскача эчтәлеге
Халык мөрәҗәгатьләре
Узган ел район советына һәм башкарма комитетына халыктан 591 мөрәҗәгать керде (бу 2019 елдагыдан 20 процентка кимрәк). Боларның 336 сы электрон мөрәҗәгатьләр. 193 кешене гозерләре белән район башлыгы кабул итте. 106 мөрәҗәгать уңай хәл ителде, 50 гозер урынга барып тикшерелде, калган мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.
Район башлыгының интернет-кабул итү бүлмәсенә 55 кеше мөрәҗәгать итте.
Район икътисады
Яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарган катлаулы вәзгыятькә карамастан, 2020 елда тулаем товар җитештерү күләме кимемәде, ул 6,5 миллиард сумлык, ягъни 2019 ел дәрәҗәсенә 106 процент тәшкил итте.
2021 елда безнең төп бурыч – тулаем товар җитештерүне 2 процентка арттырып, 6,6 миллиард сумга җиткерү.
Авыл хуҗалыгы
2020 елда күп параметрлар буенча уңай динамика өстенлек итте. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме 5,7 миллиард сумлык булды (2019 ел дәрәҗәсенә карата – 108 процент).
42,1 мең гектар мәйданнан 145,6 мең тонна бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар җыеп алынды. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 34,6 центнер тәшкил итте (2019 елгыдан 3,5 центнерга күбрәк).
Терлекчелектә дә уңай үсеш динамикасы күзәтелә. 2021 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлекләрнең баш саны 33,5 мең тәшкил итте. Шул исәптән савым сыерлары – 13,8 мең баш.
Сөт җитештерү 2020 елда 232 тоннага артты һәм 63,7 мең тонна тәшкил итте (бер сыерга уртача 5 мең 86 кг). Ит җитештерү 6 процентка артып, 4,1 мең тоннага җитте (бер хезмәткәргә акчалата керем – 50 мең сум).
2021 елга төп бурыч – тулаем авыл хуҗалыгы продукциясен 5 тән 10 процентка кадәр үстерү.
Инвесторлар
“Кызыл Шәрык-Агро” АҖ комплексларында һәм фермаларында 27,6 мең баш мөгезле эре терлек асрала, бу райондагы тулаем баш санының 82 проценты. Шуның 10 мең башы – савым сыерлары. Былтыр 52 мең тонна сөт, 2,6 мең тонна ит җитештерелде.
“Хузангай” ҖЧҖ дә 4,8 мең баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 3,1 мең баш савым сыерлары. Көтүне яңарту өчен 2020 елда 221 баш нәселле таналар кайтарылды. 9,2 мең тонна сөт савылды, 525 тонна ит реализацияләнде. Быел “Хузангай”да 1200 баш сыерга исәпләнгән савым залы белән өстәмә 2 терлек абзары булдыру күздә тотыла.
“Хузангай”да 7 төр ярма, көнбагыш мае, төрле сортлы он, катнаш азык һәм көрпә җитештерелә. 2021 елда куертылган һәм коры сөт җитештерү линияләрен эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Моннан тыш, биредә 6 төр сыр, атланмай җитештерлә, көн саен 40 тоннага якын сөт эшкәртелә.
Крестьян-фермер хуҗалыклары
Районда 45 крестьян-фермер хуҗалыгы, шул исәптән 25 гаилә фермасы һәм 7 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык эшли. Фермаларда 1115 баш мөгезле эре терлек, 217 сарык, 401 ат асрала.
2020 елда эшен башлаучы 3 фермер “Агростартап” программасы буенча сөтчелек юнәлешендә барысы 13,9 миллион сум грант алды. Моннан тыш, фермер Фәнис Бакиров атлар үрчетүгә 6,3 миллион сум грант отты.
Кече фермалар
Сөтчелек юнәлешендәге кече фермалар төзү программасы буенча конкурста 2020 елда 14 хуҗалык катнашты, алар барысы 3,8 миллион сум субсидия алды. Программа эшли башлаганнан бирле районда 105 кече ферма төзелде, алар 21,6 миллион сум дәүләт ярдәменнән файдаланды. Быел бу программада тагын 15 эшмәкәр катнашырга җыена.
Төзелеш
Федераль һәм республика программалары буенча 2020 елда Сихтермә-Хузангай авылында 40 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, Яңа Салманда табиблык амбулаториясе, Иске Матакта һәм Яңа Чаллыда ФАПлар, Югары Әлкидә модульле кибет файдалануга тапшырылды. Түбән Кәчидә күп балалы гаилә өчен йорт төзелде. Базарлы Матак урта мәктәбе территориясендә спорт мәйданчыгы сафка басты. Сихтермә- Хузангайда 20 йорт – аренда торагы төзелде.
Район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр корпусы, Татар Әхмәте һәм Югары Әлморза авылларында балалар бакчалары, Ташбилгедә клуб, Кошки авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы, ветеринария берләшмәсе бинасы, механика остаханәсе һәм бөртек складлары капиталь төзекләндерелде.
Төзелеш объектлары буенча капиталь салымнар күләме 342,5 миллион сум тәшкил итте.
“Безнең ишегалды” Президент программасы нигезендә район үзәгендә күп фатирлы йортларның 6 ишегалды төзекләндерелде (36,04 миллион сумга). 2021 елда тагын ике ишегалдын төзекләндерү күздә тотыла.
“Уңайлы шәһәр мохите” программасы буенча Базарлы Матакның үзәк өлешен төзекләндерү төгәлләнде (2 нче чираты).
Торак төзелеше
2020 елда 10 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды (2019 елда – 7 мең кв.м.). Халыкның торак белән тәэмин ителеше уртача бер кешегә 0,54 кв. метр (ТР–0,6 кв. метр) тәшкил итә.
Быел район үзәгендә 12 фатирлы торак йорт (гомуми мәйданы 786 кв.метр) төзелеше буенча эш башланды.
Юл төзелеше
Узган ел Базарлы Матак-Шәпкә-Яңа Сихтермә автоюлы (вак таш-ком катнашмасыннан) төзелде, Хлебодаровка-Анино Салман автоюлы реконструкцияләнде, Базарлы Матак-Болгар автоюлы ремонтланды. Социаль объектларга килү юллары төзекләндерелде. Хәзер Базарлы Матак-Шәпкә юлын ремонтлауны 2022 ел планына кертү буенча эш алып барыла.
Эшмәкәрлек
Районда 418 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән.
2020 елда кече предприятиеләрнең җитештерү әйләнеше үсте һәм 3,65 миллиард сум тәшкил итте. Узган ел кече бизнес өчен бик катлаулы булды. 142 кече эшмәкәрлек субъекты 3,5 миллион сумга якын федераль ярдәм алдылар. 14 эшмәкәргә профилактика һәм дезинфекция чаралары өчен өстәмә 210 мең сум бирелде. 9 эшмәкәр ташламалы кредит (2 процентлы) программасыннан файдаланды, 16 эшмәкәр микрозаем программасы буенча 8,2 миллион сум алды.
Үзмәшгульлек
2020 ел йомгаклары буенча, районда яшәүче 533 кеше үзмәшгуль статусын алды. Үзмәшгульләрнең күпчелеге йөкләр ташу, матурлык индустриясе, ашамлыклар җитештерү, агач эшләнмәләр ясау, фуд-флористика өлкәсендә эшли. Узган ел үзмәшгульләрдән җирле бюджетка 419,5 мең сум салым керде. 2021 елда үзмәшгульлекне тагын да киңрәк җәелдерү күздә тотыла.
“Алтын үзән”
“Алтын үзән” сәнәгать мәйданчыгы 35,9 гектар били.
2020 елда 2 резидент җир участогын арендалау килешүләре төзеп җитештерү биналары салуга керештеләр. Шулай ук биредә тагын 3 резидент бетон җитештерү, теплица хуҗалыгы, үрдәк фермасы төзү белән шөгыльләнер дип планлаштырыла.
Районда бертуган Шәйхетдиновларның шәхси сәнәгать мәйданчыгы гамәлдә. Анда 6 резидент эшчәнлек алып бара. Алар йөк ташу, сөт илтү, бетон изделиеләр һәм көнбагыш мае җитештерү, энергия егәрлекле техника ремонтлау, туфракны известьлау, гидравлика шланглары эшләү белән шөгыльләнәләр.
Бу резидентлар тарафыннан 124 эш урыны булдырылды. 2020 елда предприятиеләрнең җитештерү әйләнеше 243,1 миллион сум тәшкил итте. Бу 2019 елдагыдан 11,1 процентка күбрәк.
Инвестицияләр
2020 елда инвестицияләр күләме 2,35 миллиард сум тәшкил итте. Бу 2019 елгы дәрәҗәдән 15 процентка азрак.
Районның 2021 елга бурычы – бертуган Шәйхетдиновларның сәнәгать мәйданчыкларында һәм “Алтын үзән”дә эре инвестиция проектлары реализацияләү хисабына, шулай ук торак һәм социаль объектлар төзелеше күләмен арттырып инвестицияләр күләмен 2,4 миллион сумга кадәр җиткерү.
Үзара салым
Авыл җирендә күп мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә үзара салым средстволары булыша. 2020 елда халыктан 3 миллион 726 мең сум үзара салым җыелды, республикадан моңа өстәп 19 миллион 504 мең сум алынды. Бу акчалар авыл юлларын төзекләндерүгә, урамнарны яктырту өчен түләүгә, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга, көнкүреш калдыклары контейнерлары сатып алуга һәм башка кирәк-яракларга тотылды.
Тормыш дәрәҗәсе
Былтыр хезмәт хакы фонды 2019 ел дәрәҗәсендә 1,3 миллиард сум күләмендә булды. 2021 елда хезмәт хакы фонды үсеше 2020 ел дәрәҗәсендә сакланачак. Уртача айлык хезмәт хакы, узган елгыдан 12,8 процентка артып, 29 мең сум тәшкил итәчәк.
Эшсезләр
2020 елның 1 гыйнварына районда эшсез 27 кеше исәпләнә, эшсезлек дәрәҗәсе 0,28 процент тәшкил итә иде.
Елның икенче кварталында эшсезлек нык үсте, июнь аенда ул иң югары дәрәҗәгә җитте һәм 1,73 процент тәшкил итте (166 кеше).
2020 ел азагына эшсезлек дәрәҗәсе 0,47 процентка кадәр төште, быелның 1 гыйнварына эшсезләр саны 45 кеше булды. Боларның 15 е (6сы районда яшәми) озак вакытлар эшләмәүче һәм минималь пособие алучылар категориясенә керә.
Узган ел хезмәт белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләп 391 кеше мөрәҗәгать итте.Шул исәптән 220 кеше эшкә урнаштырылды, 13 кеше профессия алу өчен укырга, 20 кеше җәмәгать эшләренә юлланды.
Социаль яклау
Узган ел халыкны социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтүгә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 55 миллион 534 мең сум акча тотылды. 6919 әлкиле өчен социаль гарантияләр үтәлде.
Ел дәвамында аз керемле 192 гаиләгә социаль контракт нигезендә 5,5 миллион сум матди ярдәм күрсәтелде. Шул исәптән балигъ түгел балалары булган 156 гаилә 4,3 миллион сум матди ярдәм алды.
Демография
2020 елда районда 169 бала туды (2019 елда – 201), 345 кеше үлде (2019 елда – 262). Былтыр 107 (2019-147) гаилә төзелде, 42 пар (2019 –52) аерылышты.
Хокук тәртибе
Теркәлгән җинаятьләр саны 94 тән 107 гә кадәр –13,8 процентка артты. Җинаятьләрне ачу 77,9 процент тәшкил итте.
Районда 646 кешене берләштергән 21 ирекле халык дружинасы отряды, 20 профилактика отряды гамәлдә. 5 ФОРПОСТ отряды 75 кешене берләштерә.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
Районда бу елга багышланган чараларны үткәрү буенча “Юл картасы” эшләнде.
8 мәктәптә татар теле тирәнтен өйрәнелә, аларда 438 укучы белем ала. Шулай ук 6 мәктәптә чуаш теле фән буларак укытыла, анда 207 бала белем ала.
Безнең бурыч – алга таба балаларны туган телдә укытуны мөмкин кадәр киңрәк җәелдерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев