2022 елда 8 әлкиле телефон мошенникларыннан зыян күргән
Алар банк карталарыннан акчаларын урлаткан. Мондый төрдәге җинаять белән шөгыльләнүчеләрне табуы кыен, 2 процент очраклар гына ачыклана.
Банк карталарына бәйле алдаркараклыклар төрле хәйлә юллары белән эшләнелә.
Узган елдагы җинаять эшләрен тикшергәннән соң, шул ачыкланган: гадәттә, зыян күрәчәк кешенең номерына “куркынычсызлык хезмәте белгече” шалтырата. Ул зыян күрүчегә банк картасындагы акчасын билгеле бер счетка күчерергә кирәклеген ышандыра яисә банк картасы турындагы мәгълүматларны бирергә кирәклеген әйтә.
2022 елның гыйнварында Т. авылында яшәүче, автомобиленә кирәкле запчастьләр сатып алырга теләп, Авито сайтында белдерү таба. Ул сатучы белән элемтәгә кереп, банк счетына 17500 сум, ә берничә көннән билгеле бер күләмдәге акчаның икенче өлешен күчерә. Аннары счетына акча күчерелгән билгесез зат элемтәгә чыгудан туктый. Шулай итеп, Т. авылы кеше 35 000 сум күләмендә акчасыннан колак кага.
Июнь аенда райондагы бер хатын-кызга берәү шалтыратып, үзен бер банкның куркынычсызлык хезмәткәре дип таныштыра. Һәм: “Билгесез бер кеше сезнең исемгә кредит алырга теләде”, – дип әйтә. Мошенникны хәтта әлеге хатын-кызның бу банк картасын беркайчан алганы булмавы да аптырашта калдырмый. Озакламый бу хатын-кызга башка банкның ялган хезмәткәре шалтырата һәм акчаны резерв счетына күчерергә кирәклеген әйтә. Хатын-кыз алдаркаракны тыңлап, картасы турындагы бар мәгълүматларны, операция үткәрүне раслау өчен кирәкле абонент номерына килгән кодны әйтә. Нәтиҗәдә, кыз зур суммадагы акчасыннан колак кага.
Шул ук айда билгесез зат, Базарлы Матак кешесе белән мессенджерларның берсендә язышканнан соң, аны билгеле бер счетка акча күчерергә күндерә. “Әлеге спорт ярышына акчаңны салсаң, икеләтә табыш алачаксың”, – дип, ышандыра. Үзенең исә салган акчаны кайтару нияте булмый. Ир-ат банк картасына башта – 1000 сум, аннары ставканы арттыру максатыннан, 5000 сум акча сала. Нәтиҗәдә, бу ир-атның 6900 сум күләмендә акчасын урлыйлар.
Тагын бер очрак: билгесез зат, мессенджерларның берсендә аудио шалтыратуны кулланып, чыгышы белән Базарлы Матактан булган хатын-кызга шалтырата һәм аның исеменә банкта кредит рәсмиләштерелүен әйтә. Алдаркарак бу хатын-кызга программа тәэминаты урнаштырырга, 415 000 сум күләмендә кредит алуны онлайн-банкның шәхси кабинетында расларга һәм 145 000 сум акчаны күчерергә кирәклеген ышандыра. Моның өчен зыян күрүчегә рәсми банкныкына охшаган ссылка аша күчәргә кирәк була.
Узган елның сентябрь аенда билгесез зат Базарлы Матакта яшәүче хатын-кызга шалтыратып, аны алдый. Алдаркарак үзен бер банк хезмәткәре дип таныштыра һәм: “Кемдер сезнең банк счетларыгызны файдаланырга тели”, – дип хәбәр итә. Ул зыян күрүчегә онлайн-банкта үз исеменә 130 000 сумга кредит картасы ачарга ышандыра. Әлеге хатын-кыз тиз арада түләү системасын кулланып, шул сумманың 92 000 сумын алдаркаракның билгесез счетына күчерә.
Алдаркараклар халыкның акча эшләп алырга теләү ниятен дә бик оста файдалана белә. Узган ел апрельдән июльгә кадәрге вакыт аралыгында алдаркараклар мәкерле алымнарында Русь Газы дип исемләнгән интернет сайтын куллана. Алар Х. атлы кешегә шалтырата һәм аны билгеле бер счетка акча күчерергә күндерә. Табыш алу максатыннан зыян күрүче 245 500 сум акчасын күчерә. Шуннан соң җинаятьчеләр элемтәгә башка чыкмый. Гомумән алганда, бу ир-ат 362 844 сум акчасыннан колак кага.
Хөрмәтле әлкилеләр! Әгәр дә сезгә шалтыратып, үзләрен банк, полиция, ФСБ, прокуратура, башка хокук саклау хезмәтләре белгече дип таныштыралар һәм счетыгыздагы акчагызга куркыныч яный яисә сезнең исемгә кемдер кредит рәсмиләштерә дип хәбәр итә икән, шундук сөйләшүне туктатыгыз. Сез аны никадәр күбрәк тыңласагыз яисә сөйләшсәгез, алдаркараклар сезнең хакта шулкадәр күбрәк мәгълүмат белә. Онытмагыз: банк хезмәткәрләре беркайчан да сезнең карта номерын, CVV-кодны (картаның икенче ягындагы код) һәм килгән смстагы мәгълүматларны әйтергә кушмый.
Шалтыратучының абонент номеры банкның “кайнар элемтә“ телефонына охшаган яисә шундый ук булса да аптырап калмагыз. Заманча технологияләр алдаркаракларга шалтырату өчен теләсә нинди номерны файдалану мөмкинлеге бирә. Сөйләшүне төгәлләгәннән соң, банк картасының артына язылган номерга шалтыратыгыз (сезгә шалтыратучының язылып калган номерын файдаланмагыз, банк номерын үзегез яңадан җыегыз) һәм сезнең белән элемтәгә керүләре турында әйтегез. Алдаркаракка банк картасы мәгълүматларын әйтергә өлгерсәгез, “кайнар элемтә“ номерын җыеп, аны тиз арада яптырырыгыз.
Банкларның куркынычсызлык хезмәткәрләре беркайчан да клиентларына шалтыратмый.
Банк хезмәткәрләренә сезнең картагызның да, счетларыгызның да коды да, парольләр дә, номерлар да кирәкми. Шик тудырган операцияләрне алар сезгә хәбәр итеп тормыйча гына да ябып куя.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев