2022 елда Әлки районында туберкулез белән авыруы ачыкланып, диспансер исәбенә 7 кеше куелган
2022 елда безнең район буенча туберкулез белән авыруы ачыкланып, диспансер исәбенә 7 кеше куелган, шуларның 1 се – бала. Гомумән алганда, 25 авыру исәптә тора.
Әлки районы буенча авыручылар исәбе узган елда 100 мең кешегә 38,5 не тәшкил итә. 2021 ел белән чагыштырганда, авыручылар исәбе арткан. Туберкулез җәмгыятьнең билгеле бер катламына гына кагылучы авыру булудан туктады. Ничә яшьтә һәм социаль хәленә карамыйча, теләсә кем авырып китәргә мөмкин.
Авыру ничек йога?
Чир авыру кешедән һава-тамчы, һава-тузан, шулай ук кагылу, көнкүреш әйберләре аша йога. Авыру белән озак вакыт тыгыз аралашучыларда әлеге чир үсеш алу куркынычы зуррак. ВИЧ/СПИД белән авыру, һәрвакыт борчылу, тиешенчә тукланмау, начар көнкүреш шартлары булу, хәмер, әфьюн куллану, тәмәке тарту, дәвамлы үпкә авырулары, шикәр авыруы, җәрәхәтле авырулар булу – туберкулез үсеш алуга сәбәп.
Йогышлану ул – авырып китү дигән сүз түгел. Кох таякчыгын йоктырган сәламәт кешенең актив туберкулез белән авырып китү мөмкинлеге 5-10 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта кешедә авыру билгеләре йогышланганнан соң 1-2 ел үткәч кенә үзен сиздерә башлый.
Чирләп китүеңне кайдан белергә?
–Какырык бүленү белән ютәл;
– кан йөткерү;
– тын кысылу (туберкулез авыруы көчәеп, үпкә тукымасына зур зыян килгән очракта);
– күкрәк читлегендә авырту тою (ютәл сәбәпле мускулларда киеренкелек туганда яисә үпкә сүрүенә зыян килгәндә);
– ашыйсы килмәү, 5-10 һәм аннан да артыгракка ябыгу;
– хәлсезлек, үзеңне арыгандай хис итү, тирләү, тиз ару, эшкә сәләтлелек кимү;
– бизгәк тоту (кич белән, физик һәм эмоциональ йөкләнеш төшкәндә тән температуасы күтәрелү күзәтелә).
Алда санап кителгән үзгәрешләр башка чирләр вакытында да үсеш алырга мөмкин. Әмма аларның берсе генә булса да өч атнадан да артыгракка сузылса, участок табибына мөрәҗәгать итәргә һәм туберкулез билгеләмәсен куйдыруга яисә аны кире кагу буенча тикшеренүләр үтәргә кирәк.
Билгеләмә ничек куела?
Төп ысуллар – рентген тикшеренүе, шуңа да олы кешеләрнең барысына да флюорография билгеләнә. Балаларга исә Манту пробасы ясала. Бактериологик тикшеренү – туберкулез белән авыруны ачыклауның иң ышанычлы юлы. Чөнки чир үсеш алуга китерүче таякчыклар нәкъ менә авыру какрыгында була.
Туберкулездан дәвалану бик озак һәм авыр уза. Бүгенге көндә әлеге кешеләр, кимендә, 4 төрле дару белән алты ай дәвамында дәвалана. Шуңа да туберкулездан дәвалануга караганда, аны булдырмау өчен алдан чаралар күрү күпкә яхшырак.
Авырып китмәс өчен нәрсә эшләргә?
Сәламәтлекне ныгыту: эшне ял белән алмаштыра белү, тиешенчә дөрес туклану, тәмәке тартмау һәм хәмер эчмәү, чыныгу һ.б.
Торактагы һәм оешмада сәламәтләндерү чаралары күрү: тузаннарны сөртү, бүлмәләрне җилләтү, бер бүлмәдә күп кеше булуга юл куймау.
Туберкулезга каршы прививкалар ясату.
Химия белән авыруны кисәтү чарасы күрү: нигездә, туберкулезның йогышлы төре белән авырган кеше белән мөнәсәбәттә булучыларга, туберкулез белән авырып терелгән кешеләргә билгеләнә.
2022 елда безнең районда 8800 кешегә флюорография тикшеренүе ясалган, шуларның 543 е – яшүсмерләр. Яңа туган балаларның барысына да БЦЖ-М вакцинасы кадалган, 7 яше тулган 46 балага ревакцинация ясалган. 17 яшькә кадәрге 2933 балага Манту тикшеренүе үткәрелгән. Иң мөһиме, шуны онытмагыз: туберкулездан дәваланырга мөмкин! Үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.
Румия Шәйхетдинова, район үзәк хастаханәсе фтизиатры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев