Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

58 ел элек мәктәп бетергән сыйныфташлар очрашуы булды

16 августта “Актай” кафесында үткәрелгән сыйныфташлар очрашуы анда катнашучыларның күңелендә бик күркәм һәм якты хатирәләр уятты.


Моннан 58 ел элек, 1967 елның 25 июнендә, Алпар урта мәктәбе клубында алар шулай,  бәһасен бәяләп бетергесез документ – урта белем турында аттестат алу тантанасында соңгы тапкыр тулы күләмдә, барлык унны тәмамлаучылар, укытучылары катнашында, бергә җыелып утырганнар иде.

Ул чагында А һәм Б сыйныфларын 56 егет һәм кыз тәмамлап чыкты. Ни аяныч, бу очрашуда ул санның биштән бере генә катнаша алды шул, әле ярый күпчелек дусларыбыз үзләренең җәмәгатьләре белән килделәр. Ә бергә укып чыкканнарыбызның яртысыннан артыгы – 32 сабакташыбыз бакыйлыкка да күчкән икән инде, урыннары оҗмах түрләрендә булсын, Илаһым. Шуңа да очрашу мәҗлесендә,  Илгиз Кыямов аларның исемнәрен атап чыкканнан соң, якты рухларына классташыбыз Шәүкәт Гәрәев дога кылды.


Иң мөһиме, билгеле, мондый эшләрдә, әлегедәй бай эчтәлекле очрашуны югары дәрәҗәдә камил оештыра белү зарур. Монда инде, беренче чиратта, барыбыз да Әминә Галиуллина-Хәлиуллинага рәхмәтле. Әйтергә кирәк, һәрбер җыелуыбыз аның башлап йөрүе белән күркәм төстә, онытылмаслык рәвештә үткәрелеп барды. Кызганычка каршы, Әминә белән бер дәрәҗәдә оештыру мәшәкатьләрендә катнашып, янып йөргән Әнвәр Галимовыбыз иртә бакыйлыкка күчеп, соңгы очрашулар аңардан башка, аны юксынып узды. Бу җәһәттән тагын бер үзенчәлеккә тукталып китү урынлы булыр: Әминә дә, Әнвәр дә Алпар урта мәктәбенә 9 нчы класска Иске Камка сигезьеллык мәктәбен тәмамлап килгәннәр иде. Алар белән бергә килгән Талибулла Әһлиуллин да (урыны оҗмахта булсын) шундый ук инициативалы, оештыру эшләрендә актив катнаша торган камкалы булды. 


Мәҗлес һәр сыйныфташның үз чыгышында тормышы, ничек яшәве, бүгенге гаилә хәлләре белән таныштырып үтүгә бәйләп алып барылды. Әлбәттә инде, мәктәптә уку чорында булып узган истәлекле хатирәләр, кызыклы вакыйгалар да игътибардан читтә кала алмады. Менә мәсәлән, Шәүкәтнең урак чорында ындыр табагында Мәдинә Сәмигуллинаның аның башына чиләк белән ничек кундыруын сөйләвеннән сыйныфташлар эчләре катып көлде. “...Малайлар кагылса, я кыерсытса, шундук Мәдинәгә зарлана торган булдык, ә ул тәртипсез малайны парта астына бөкләп тыга иде...” –  дип сагынып исләренә төшерделәр классташ кызлар. Билгеле, авылның атаклы Батыр Әсхәте кызы ул, гәүдәгә таза, нык булгач, малайлар аңа каршы тора алмыйлар. Бу урында газета укучыларга шунысын да искәртик, Мәдинәбезнең өч энесе дә: Рәфкать, Ришат, Рәшит – Сабантуйларны тоткан батырлар. Сәмигуллин Рәшитләре, гомумән, Татарстанның бер тапкыр да җиңелмәгән Сабантуе баш батыры титулы белән спорт карьерасын төгәлләде.


Билгеле инде, һәр очрашудагыча, хөрмәтле укытучыларыбыз – тәрбиячеләребез исемнәре олы рәхмәт хисләре белән искә алынды. Чөнки, ни генә әйтсәң дә, алар безне чын мәгънәсендә кеше иттеләр. Һәрхәлдә безнең класслардан чыккан укучылар җәмгыять тормышларында, эшләрендә, үзләренең дә, укытучыларының да битләренә кызыллык китермичә, макталып, матур уңышлар казанып хезмәт иттеләр һәм күркәм дәрәҗәләргә ирештеләр. Шөкер, арабызда Ринат Гатауллин шикелле подполковник дәрәҗәсенә ирешкән хәрбиләребез дә,  Гөлнур Низамова-Садриева, Әминә Галиуллина-Хәлиуллина, Әнвәр Галимовтай тәҗрибәле һәм мактаулы педагогларыбыз да, Талибулла Әһлиуллин, Илгиз Кыямов, Гаваз Харисов, Шәүкәт Гәрәев, Габбаз Сәлахов кебек талантлы партия, совет, хуҗалык эшлеклеләребез-җитәкчеләребез дә, Затия Гыйматдинова-Сабирова, Таһирә Садриева-Гатина шикелле банк, сәүдә, хисап белгечләребез һәм Мәдинә Сәмигуллина-Алмакаевадай супермаркет җитәкләгән дәрәҗәле сыйныфташларыбыз да, Рәисә Зыятдинова-Заһидуллина кебек хәрби-ябык заводта бик нәтиҗәле һәм макталып, лаборант булып эшләгән классташларыбыз да  бар. Алар белән  без генә түгел, авылдашлары да  һәрчак горурлана. Аларның күпчелеге, дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр алып, хезмәт ветераны исеменә лаек булды. Шунысы да сөенечле: әлеге сыйныфташларның балалары гына түгел оныкларына, туруннарына тикле ата-аналары, дәү әтиләре, дәү әниләренең юлларын, эшләрен дәвам итәләр, исемнәренә тап төшерми намуслы хезмәт куялар.


Үз чиратлары белән ясалган чыгыш-теләкләрне, тәкъдимнәрне классташларның җәмәгатьләре тулыландыра баруы, мәҗлесне үзенчәлекле бизәп дәвам итте. Бу җәһәттән Әминәнең иптәше – озак еллар район мәгариф бүлеген бик нәтиҗәле җитәкләгән, әле хәзер дә ветераннар оешмасын уңышлы әйдәп баручы Ришат Әсәт улының,  Ринат Мәхмүт улының җәмәгате – безнең чыгарылыш елы һәм укуыбыз чорында озак вакытлар мәктәп директоры булып торган легендар Гаваз абый Бадамшин кызы Гөлнурның,  Мәдинәнең ире – зур төзелеш оешмасында бик уңышлы төстә участок башлыгы булып эшләгән  Инсан әфәнденең,  Шәүкәт Хаҗип улы хатыны Гөлшатның һәм Рәисәнең ире Камил әфәнденең җылы теләкләр белән баетылган ихлас чыгышлары,  Гаваз Габбаз улының хатыны Әлфия сүзен үзе чыгарган, чын мәгънәсендәге күркәм мәгънәле шигырь белән тәмамлавы күңелләрдә зур канәгатьләнү хисләре тудырды.
Очрашу азагында Мәскәүдә яшәп, әле хәзер дә анда эшен дәвам итүче сыйныфташыбыз – Мәүләшәдән (Яңа Камка) килеп укып йөргән Рәфкать Вәлиевның соравын үтәп, аңа “Алпар төбәге” китабына һәр классташның сәлам-теләкләрен язу мизгелләре бик җанлы үтте. Чөнки ул, очрашуга һичшиксез кайтам, дип сөйләшкәндә, аңа туган авылы Мәүләшә халкының да истәлек-хатирәләре кергән зур гына күләмле китап бирәчәгемне белдереп, мин аны икеләнмичә кайтырга кызыктырып та куйган идем. Кызганычка каршы, сырхаулап китеп, ул кайта алмый калды. Шул рәвешле сәгать уннар тирәсендә башланган классташлар очрашуы, икеләр үтеп, өченчеләргә тикле дәвам итте.


Танырга кирәк, очрашудан һәммәсе дә бик канәгать калды. Канәгатьләнмәслек тә түгел шул: туйлар уздырырлык дәрәҗәдә бай һәм телеңне йотарлык иттереп тәмле әзерләнгән ризыклар, затлы тәгамнәр белән җиһазланган табын беркемне битараф калдырырлык булмады, билгеле. Монда инде, һичшиксез,  Лилия ханым Гатина җитәкләгән аш осталарын һәм кунакларга бик итәгатьле хезмәт күрсәтүче банкет залы официантларын мактамый һич мөмкин түгел, фәкать: “Афәрин, булдырасыз!” -диясе генә кала.


Очрашуда яңгыраган якты хатирәләр тәэсирендә классташлар белән бергә күңел ачып, мәҗлеснең алып баручысы рәвешендә шаярткан-көлдергәндәй иткән фәкыйрегез –  Шәһит Гатауллин, Базарлы Матак авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев