94 яшьлек Анна Ямкина: «Сугыш вакытында эшләмәгән эш калмады»
Иске Тумбада яшәүче Анна Ямкина озакламый туган көнен билгеләп үтәчәк – 5 июньдә аңа 94 яшь тула.
Чәчләргә чал кунган, сәламәтлек тә шактый какшаган, әмма әлеге хатын-кыз авыруларга бирешмәскә тырыша, ул эллеккечә кешеләрне дә, тормышны да ярата...
Анна Ямкина гомер буе туган авылында яшәгән. Әти-әниләре – гади эшчеләр. Гаиләдә 6 бала үсә. Сугыш башланганда, Аннага бары 11 яшь була.
– Әтине шундук фронтка алдылар. Безне әни ялгыз аякка бастырды, – дип искә ала ул сугыш елларын. – Ул эштә булган чакта зуррак балалар кечерәкләрен карады, хуҗалык эшләрен алып барды. Эш бар кешегә дә җитә иде. Бар үләннәрне дә ашавыбызны, кабартмалар пешерүебезне хәтерлим. Гөмбә дә ачлыкны җиңәргә ярдәм итте – безнең урманда күп үсә идә алар. Аннары кәҗәбезгә рәхмәт, сөттән аермады.
Немец-фашист яулап алучылары белән сугыш барганда, тылда калган авыл кешеләре фидакарьләрчә хезмәт итә, фронтка ярдәм итү өчен, хәлләреннән килгәннең барысын да эшлиләр: җирне сөрәләр, йомшарталар, чәчәләр-уралар, кышкыга утын әзерлиләр.
– Сугыш вакытында эшләмәгән эш калмады, – дип искә ала Анна Дмитриевна. – Агачларны да ботакларыннан арындырды, малайларга да булыша идек, дус кызым белән Түбән Әлкигә орлыкка да йөрдек. Агач арбага икешәр капчык бодай яисә солы салып алып кайта идек. Кайчакта бөртекне 20 шәр кг лап, рюкзакка салып та ташыдык. Кәчидә кунып та кала идек.
Ул вакытта Анна Ямкинага сабанчы булып эшләргә дә туры килә, ә аның дус кызы тракторчы була.
– Авыр эш иде ул. Җил булса да, яңгыр яуса да ачык күк йөзе астында эшләргә кирәк, коры көннәрдә тузан эчендә каласың... Әмма аның заманы шундый иде, без эшләдек һәм хезмәтебез бик кирәкле дип санадык, – дип, сүзен дәвам итә Анна Дмитриевна.
1941-1945 еллар ул – кешеләрнең язмышлары сугыш белән бәйләнгән куркыныч чор. Хәзер яшьләре 90 нан узган сугыш чоры балалары әлеге елларны кичәгедәй хәтерли.
– 1943 елда әти бик нык яраланды. Ул исән калган, ә янындагы иптәшләре барысы да һәлак булган. Аннары әтине алга таба да фронтка бару өчен яраксыз дип таптылар, – дип сөйли ул.
Сугыш берәүне дә аямый. “Әти безгә госпитальдән: “Яраландым, мине кабул итмәсәгез дә, гаепләмәм”, – дип язган. Ничек итеп без әтидән баш тартыйк, ди. Аңа шундук: “Кайт, һичшиксез, кайт”, – дип хат яздык. Әтиебез бик көчле кеше иде. Ул әле шундый яралар алганнан соң да савыгып, йорт сала алды”, – ди ул.
Авыр сугыш елларында яшүсмер кызга күпне күрергә туры килә. Әмма әлеге авырлыклар Аннаны чыныктыра, язмышка сукранмаска өйрәтә. Ул яшьтән үк тырыш, мөстәкыйль булып үсә.
Булачак ире белән Анна клубта таныша. Петр армия хезмәтенә 1944 елда чакырылган була һәм 7 ел хезмәт итеп кайта. Әйләнеп кайткач, авылның чибәр кызы Аннага өйләнергә була.
– Ул яхшы гармунчы иде, әмма мин аңа игътибар итмәскә тырыштым, ә ул миңа күз салып өлгергән, - ди елмаеп, Анна Дмитриевна. – Шулай биюләр вакытында ул яныма килде дә: “Сиңа өйләнергә телим”, – дип, турыдан-туры әйтте. Аның сүзләрен чынга алмадым. Ә бер көнне клубта ул һәркем каршысында да: “Аннадан да чибәррәк кыз юк”, – дип белдерде. Ул сүзләрән оялудан битемнең ут булып януы бүген дә хәтердә. Шул кичтә ул мине өйләренә урлап алып кайтты да.
Яшьләр берничә ел егетнең әти-әнисе белән бергә яшиләр, шул вакытта үзләренә йорт салалар.
– Йортны икәү салдык, беркем булышмады. Түбә итеп агач кайрысын кулландык. Яңа йортка күченеп чыккач, күпмедер вакыт идәндә йокладык, – дип, хәтер йомгагын сүтте әңгәмәдәшебез.
Авыр хезмәт итү, ачлык, эзсез генә узмый – чирләр баш калкытуга сәбәп була. Петр Матвеевич озак яшәми, 58 яшендә үк бакыйлыкка күчә. Әмма кайгы Анна Дмитриевнаны сындырмый, бу зур югалтуны гаиләсе кичерергә ярдәм итә. Аның янәшәсендә яраткан балалары
– 6 улы була. Хәзер зур гаиләдә 13 онык, 11 оныкчык үсеп килә. Алар исә дәү әниләрен бик тә яраталар, игътибар күрсәтеп, аны кайгыртып торалар.
Ә озын гомерле булуның серенә килгәндә, ул аның юк. Анна Дмитриевна ул тормышны, кешеләрне ярата, һәркем белән уртак тел таба һәм туган һәрбер көнгә шатлана белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев