Ә сез гөмбә җыярга яратасызмы? Сораштыру
Урамда алтын көз. Бакчадан мул уңыш җыеп алу – бер шатлык, урманында әле гөмбәсе дә көтә.
Быелгы җылы, кояшлы көннәрдә табигать кочагына сәяхәт оештыру үзе ни тора! Ә сез әлеге урман бүләген җыярга яратасызмы?
Люция Сабирҗанова, Базарлы Матак:
– Урманга балачактан йөрдек. Хәзер дә гөмбәне гаилә, туганнар белән җыябыз. Эшне майлы гөмбә эзләүдән башлыйбыз. Каен гөмбәсе, гөреҗдә, җирән гөмбә, баллы гөмбә – барысын да яратабыз. Аларның һәркайсының үз вакыты. Әмма быел көз гаҗәпләндерде: төрле төрдәге гөмбәләр берьюлы үсеп чыкты. Нарат гөмбәсе аеруча күп булды. Чатыр-гөмбәне икенче ел җыябыз. Без алар турында күп мәгълүмат укыдык. Чыннан да, бик тәмле булып чыктылар. Җыелган гөмбәләрне мин шул көнне үк чистартам – кайбер чакларда иртәнге 3-4кә кадәр утырам. Беләсезме, гөмбәләрне һәркем җыя белми. Ул игътибарлылык, тәҗрибә, күзәтүчәнлек сорый торган сәнгать. Күпләр “гөмбәле” урыннар кайда, дип сорый. Моннан беркайчан да сер ясаганыбыз булмады. Быел Сушка авылы янындагы урманнар гөмбәгә бай булды.
Антон Утников, Иске Кората:
– Көз җитүгә күпләр урманга гөмбә җыярга йөри башлый. Чын гөмбәче өчен урманга бару ул – кулга кәрҗин тотып, агачлар арасында саф һава сулап йөрү генә түгел. Син шунда үзеңне табигатьнең бер баласы булуын аңлыйсың, аңа тагын да ныграк якынаясың, тирә-юньдәге матурлыкка карап сокланасың һәм дөньяны бүтәнчә кабул итә башлыйсың. Мин үзем гөмбәне югары бәялим. Алар матур гына да түгел, ә бик тәмле дә. Быел бу табигать бүләге аеруча күп булды. Без бик күп төрле гөмбәләр җыйдык. Төрлечә кышлыкка әзерләдек – серкәшләдек тә, киптердек тә, икра да ясадык.
Татьяна һәм Виктор Мурзаковлар, Садиково:
– Гөмбә җыярга бик яратабыз. Урман безнең өчен сихри көчкә ия, ул күңелне күтәрә, тәнгә көч бирә. Табигатькә чыгуны югары бәяләргә өйрәндек. Гөмбәдән тәмле ризыклар әзерләп кенә калмыйбыз, ә аларны җыюдан, эзләүдән дә ләззәт алабыз. Урманнарыбыз гөмбәгә бай. Без аеруча ак гөреҗдәгә өстенлек бирәбез. Кыш көне серкәшләнгән гөмбәне ашап, кабат шундый ямьле вакытлар җитүен көтәбез.
Раилә Низамова, Чуаш Кичүе:
– Көзге урманнан атлау, саф һава сулаудан зур канәгатьлек алам. Әмма гөмбә җыймыйм мин, ә ризыклар әзерләгәндә кулланырга яратам. Гөмбә ул – аксым һәм башка файдалы матдәләр җыелмасы. Әгәр сәламәт тормыш рәвеше алып барсагыз, гөмбәне, һичшиксез, кулланырга кирәк. Әмма аларның куркыныч ягы – агулану мөмкинлеге турында да онытмаска кирәк. Тәҗрибәле гөмбәче беркайчан да агулы гөмбәне ашый торганы белән бутамас. Әгәр дә гөмбәләр турында әз беләсез икән, аларны җыярга алынмау яхшы.
Рәзинә Хәмәтҗанова, Ташбилге авылы:
– Гөмбә җыю вакытын көтеп алам. Әмма быел яңгырлар аз булды, шуңа да гөмбә уңышы белән әллә ни куандырмады. Шуңа карамастан гөреҗдә җыярга өлгердем. Гөмбә җыю ул – бер эш, аларны әле дөрес итеп әзерләргә дә кирәк. Шәхсән үзем мин аларны мөмкин кадәр тизрәк эшкәртергә тырышам. Быел 53 банка гөреҗдә серкәшләдем.
Лилия Шәфикова сораштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев