Әлки районында "Үлемсез полк” акциясендә меңнән артык кеше катнашты
“Үлемсез полк” акциясе районыбызда быел аеруча колачлы узды. Анда меңнән артык кеше катнашты.
Фашистларны җиңү кө- нен якынайту өчен фронтта һәм тылда үз-үзләрен аямый көрәшкән туганнарының фоторәсемнәрен тоткан әлкилеләрнең озын колоннасы әкрен адымнар белән Базарлы Матакның Крайнов урамы буйлап барды, аннан Ленин урамына борылып Азат итүче һәйкәлгә таба атлады. “Хәтерлибез! Горурланабыз! Чиксез рәхмәтлебез!” “Үлемсез полк” акциясенә чыккан һәркемнең күңелен шундый хисләр биләгәндер. Бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында яшәвебез белән без аларга – фашизмны җиңгән буынга бурычлы. Каһарманнарыбыз истәлеген кадерләп саклау һәм балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру да – һәркайсыбызның изге бурычы.
Хәтер маршының башында район җитәкчеләре атлады.
Район башлыгы Александр Никошин парадка узган елдагыча дәү әтисе Петр Никошин портреты белән чыккан иде. Петр Васильевич 1941 елда Мәскәү өчен барган хәлиткеч сугышларда катнашкан, каты яраланган. Аны госпитальгә озатканнар. Фашистлар яралыларны алып баручы эшелонны бомбага тоткан, Петр Никошин шунда һәлак булган.
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов әнисенең әтисе Мингалим Хәмәтшин фотосы белән атлады. “Дәү әтине сугышның беренче көннәреннән фронтка алганнар. Ул танкист булган, Смоленск өчен барган каты бәрелешләрдә катнашкан. Дәү әти сугышта хәбәрсез югалган, әни ятимлектә үскән”,–ди фронтовик оныгы.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсуповның кулында дәү әтисе Мөбәрәкҗан Сафин фотографиясе иде. Мөбәрәкҗан Мортаза улы сугыш башыннан 1943 елгача фронтта булган, каты яраланган, контузияләнеп туган якка кайткан. 1980 елда вафат булган.
Район прокуроры Руслан Гыйзәтов акциядә әнисенең ике дәү әтисе портретлары белән катнашты. “Дәү әтием Каюм Җәләлиев фронтка Чуаш Кичүе авылыннан китә. Авыр сугышлар уза, сөенечкә, исән-сау әйләнеп кайта. Аның өлкән улы исә яуда һәлак була. Икенче дәү әтием Миннегали Зиннәтуллин Кама Тамагы районыннан сугышка алына. Ул әсирлеккә эләгә, фронттан 1947 елда гына әйләнеп кайта. Фронтовик бабаларым белән мин чын күңелдән горурланам”, ди Руслан Айрат улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев