Александр Никошин әлкилеләрне Россия көне белән котлады
.
Хөрмәтле райондашлар!
12 июньдә без төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез.
Меңьеллык тарихы булган илебез 1990 елның 12 июнендә яңа дәүләтчелеген алды. Бу көнне Дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителде.
Россия көне – бәйсезлек, Ватаныбызның киләчәге өчен уртак җаваплылыкны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу көнне без илебезне, аның героик үткәнен, уникаль бүгенгесен данлыйбыз, балаларыбыз яшәячәк киләчәккә өмет һәм ышаныч хисләре белән күз ташлыйбыз. Безне, кайда гына яшәсәк тә, нинди телдә сөйләшсәк тә, Россия Федерациясенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык, татулык һәм рухи бөтенлек хисе берләштерә, без бербөтен күп милләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Дәүләтнең куәте һәм даны һәр кешенең уңышыннан һәм хезмәтеннән барлыкка килә.
Районыбызның язмышын да биредә яшәүче кешеләр билгели. Намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары, спорттагы һәм иҗаттагы җиңүләре белән әлкилеләр кече Ватаныбызны данлыйлар. Үзенең көндәлек хезмәте белән район үсешенә өлеш кертүче, җәмәгать тормышында актив катнашучы һәркемгә рәхмәт белдерәм.
Хөрмәтле дуслар! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән Россия көне белән кайнар котлап, һәркайсыгызга сәламәтлек, имин тормыш, хезмәт уңышлары, күңел күтәренкелеге телим. Һәр яңа көн сезнең өчен шатлык-лы һәм уңышлы булсын, якты матур киләчәккә ышанычыгызны ныгытсын!
Александр Никошин,
муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев