Александр Никошин эшмәкәрләр, үзмәшгульләр белән очрашты
Район башлыгы Александр Никошин мәдәният йортында җирлегебездәге эшмәкәрләр, үзмәшгульләр белән чираттагы тапкыр очрашты.
– Без ай саен очрашырга килештек. Чөнки үз эше белән шөгыльләнүчеләрнең канундагы яңалыкларны үз вакытында белүе зарур, – дип сүзен башлады район башлыгы.
Эшмәкәрләр үз көнен үзләре күрүчеләр генә түгел, алар я алып кайтып сатып, я үзләре җитештереп, авылдашларга, шәһәр халкына продукция тәкъдим итүчеләр, эш урыннары булдыручылар. Бүгенге көндә алар – авыл нигезе, аның яшәвенә көч бирүчеләр. Шуңа да дәүләт бүген үзмәшгульлекне хуплап кына калмый, ә күптөрле программалар нигезендә ярдәм итәргә дә тырыша. Әлеге очрашуда да көн кадагындагы беренче мәсьәлә – урта һәм кече эшмәкәрлеккә социаль ярдәм чаралары, гамәлдәге бәйгеләр иде. Ул хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Голубева чыгыш ясады. Мәсәлән, ул килешү буенча хәрби хезмәтне үтәргә теләк белдерүчеләрне җыярга ярдәм иткәннәргә ташламалы кредит бирелүен әйтте. Ул вакытта билгеле бер суммага кадәр акчаны елга 5,5 процент белән алырга мөмкин.
Эшчәнлекне алып барганда, кануный яктан хаталанмас өчен, provbiz.ru сайтына кереп, гадәттә ясалган ялгышлар белән танышырга була. Моны да эшмәкәрләр белергә тиеш. Сәүдә, җитештерү эшен башларга теләүчеләр өчен шул юнәлештә уку мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, “Авылның яшь эшмәкәрләре” дигән проект гамәлдә. Аның буенча онлайн-курслар үтәргә, яшьләр өчен каралган бәйгеләрдә катнашырга мөмкин. Бәйгеләр эшчәнлеген алып барган эшмәкәрләр арасында да даими үткәрелә. Катнашу өчен исә, беренче эш итеп, гаризаны вакытында тапшырырга кирәк. Моны район башлыгы Александр Никошин да ассызыклады.
Урта һәм кече эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән муниципаль милектә булган объектлар һәм җир кишәрлекләре дә арендага бирелә. Аларның кайда урнашуы, килешүләр төзегәндә, нинди ташламалар каралуы хакында районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марсель Гәрәев сөйләде. Ул бинаны вакытлы куллануга алган очракта, беренче ике ел аренда түләве каралмавын, өченче елда килешүдә күрсәтелгән сумманың – 25 процентын, дүртенче елда – 50 процентын, ә бишенче елда 75 процентын гына түләргә кирәк булачагын ассызыклады. Шунда бер эшмәкәр: “Бинаны шундук сатып алырга буламы?” – дип тә кызыксынды. Җитәкче мондый мөмкинлек тә бирелүен, ул очрактагы таләпләр, отышлы юллар турында да аңлатты.
– Биналарның район үзәгеннән түгел, ә авыллардан арендага тәкъдим ителүе эш башларга яисә аны җәелдерергә киртә булырга тиеш түгел. Хәзер үзең яшәгән урыннан читтәрәк тә эшмәкәрлек эшен алып барырга мөмкин, – дип билгеләп үтте район башлыгы да.
Эшмәкәрләр белән очрашуда күтәрелгән өченче мәсьәлә ул – алар эшчәнлекләрен алып барган биналарның ишегаллары да төзекләндерелгән хәлдә булуы.
– Кибет тотасыз икән, аның әйләнә-тирәсе дә күңелгә ятышлы булсын. Хезмәт күрәстелүче кеше хәзер уңайлылык та сорый, матур булу да кирәк аңа. Ишегалдында утыртылган чәчәкләр яхшы кәеф булдыра. Моны истә тотсагыз иде, – диде Александр Федорович та, очрашуга килүчеләргә янә мөрәҗәгать итеп.
Ишегалларының төзеклеге мәсьәләсендә хокукый акт та кабул ителгән. Анда ишегалларын кышын һәм җәен җыештырып тору, яшелләндерү, яктырту кагыйдәләре дә расланган. Алар турында Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Ярусланова сөйләде.
Эшлекле сөйләшүдә районның эшмәкәрләр Советы рәисе Ленсур Шакиров та катнашты. Урта һәм кече эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә, сораулар туган очракта, аңа һәм биредә чыгыш ясаган белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге ассызыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев