Александр Никошин: «Җирлектә яшәүче һәркем үзеннән өлеш кертсә иде»
Татарстан авылларында үзара салым программасы эшләвен яхшы беләбез. Чөнки аның гамәлдә булуына дистә елга якынлашып килә инде.
Файдасын да күрәбез: чөнки һәр 1 сумга дәүләттән 4 сум өстәлеп кайта һәм җыелган акча яшәгән җирлегеңдә төрле бурычларны хәл итүгә тотыла. Ут, су, юллар карала, төзекләндерелә. Үзара салымны җыюга кагылышлы җыеннар исә авыл җирлекләрендә, оешма-учреждение коллективлары белән көзен үткәрелә.
Базарлы Матакта халык белән шундый сөйләшүләр узды инде. Район мәдәният йортында оештырылган җыенда район башлыгы Александр Никошин катнашты. Анда Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равилә Вассунова чыгыш ясады. Ул 2024 елда үзара салым акчасының кая, нәрсә өчен тотылуына һәм алга таба нинди максаттан кулланылачагына хисап бирде. Халыктан барлыгы 476 150 сум акча җыелган. Шуның 156 449 сумы урам утлары өчен юлланган. Җыелган акчаның 54 417 сумы – суүткәргечләрне, 54 417 сумы – паркларны, 20 407 сумы – зиратларны, 22 940 сумы юлларны төзекләндерүгә, 102 032 сумы контейнер мәйданчыклары төзелеше өчен каралган.
Шунысы әһәмиятле: бәяләр бик нык артуга карамастан, үзара салым акчасы Базарлы Матакта быел да узган ел күләмендә – 700 сум булып калды. Һәм ул акчалар 2025 елда да алда саналган юнәлешләр буенча – яшәешебезне уңайлы итү, тирә-юньне төзекләндерү, тәртиптә тоту өчен бүленәчәк.
Александр Федорович икенче ел инде Базарлы Матак өчен үзара салымга “бергә дүрт” программасы эшләмәвен дә әйтте, ягъни район үзәге өчен дәүләт ярдәме каралмаган, өстәмә акча бары тик авылларда гына кушылачак.
– Халыктан күпме акча җыела, без шуңа гына исәп тота алабыз. Шуңа да җирлектә яшәүче һәркем үзеннән өлеш кертсә иде. Шул ук вакытта биредә яшәүчеләрнең үзләренең дә бар нәрсәгә дә сакчыл каравы сорала. Яктырткычлар еш ватыла, моны махсус эшләүчеләр дә бар. Камералар куелырга, гаеплеләр җәзасын алырга тиеш. Чөнки аларны алмаштыру өчен генә дә җыелган акчаның күпчелеге тотылырга мөмкин, – диде ул.
Җыенда милек салымы мәсьәләсе дә күтәрелде. Аны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк. Ни генә дисәң дә, ул – бурыч. Никадәр алданрак түләсәң, өстеңдәге йөктән дә шулкадәр тизрәк арынасың, дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев