Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексей Федонин җырчы гына түгел, тылсымчы да

Әйтәләр бит әле, зур кешеләр мәрхәмәтле була, диләр. Шулайдырмы, юктырмы, бәхәсләшмик.

Җырларында – эчкерсезлек
Әйтәләр бит әле, зур кешеләр мәрхәмәтле була, диләр. Шулайдырмы, юктырмы, бәхәсләшмик. Ә менә Алексей Федонинга болай сыйфатлау бик тә килешә. Ул әлеге сүзләрнең дөреслеген үзенең эчкерсез, мәхәббәт һәм ихтирам тулы, ешрак шансон стилендә башкарылган җырлары белән дә, мәдәни-күңел ачу эшчәнлегенә кагылышлы төп роле белән дә раслый: Алексей Геннадьевич – районыбызның Баш Кыш бабае. 
Ул үзе күрше Спас районыннан. Болгар ягына бер генә тапкыр барган кеше дә юлның ике ягына куелган атлар сыннарын, янәшәдәге “Никольское авылы” дигән язуны исендә калдыргандыр. Менә шушы заманында атлар заводы белән танылган зур рус авылында туып үскән дә инде Алексей. Әнисе Галина Николаевна бик матур җырлый булган һәм үзенең сәләтен улына тапшыра алган. Бала чагын Алексей аерым бер җылылык белән искә төшерә:
–Без гаиләдә дүрт бала идек. Мин кечкенәдән ничектәр үземнән-үзем гармунда уйнарга өйрәндем, әйбәт кенә җырлый да идем. Үзегез дә хәтерлисездер әле, ул заманда бит авыл клублары үзешчән сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертә иделәр. Авылларда яшьләр күп, аларны әле мәктәптә укыганда ук концертларда катнаштыралар иде. Кемдер шигырь сөйли, кемдер җырлый... Менә мин дә үземә гармунда уйнап, җыр башкара идем.

Язмыштан узмыш юк
Музыкага сәләте сизелеп торса да, егет үзенә башка һөнәр сайлый – Тәтеш педучилищесында укып, физкультура укытучысы белгечлеген үзләштерә.  “Яхшы йөгерә идем”,–дип кыска итеп аңлата Алексей ул вакыттагы карарын. 
Әмма, кем әйтмешли, язмышың кушканнан тайпыла алмыйсың. Яшь укытучыны авылына кайтуга ук клубның художество җитәкчесе итеп билгелиләр. Мөгаен, Алексейның училищеда ансамбль составында чыгыш ясавын искә алганнардыр. Концертлар оештыру тәҗрибәсе азмы-күпме булган инде егеттә.
Ул килгәч, Никольское авылының мәдәни тормышы шунда ук җанланып китә: яшь белгеч үз тирәсенә сәләтле егетләрне һәм кызларны туплый, җырга-такмакка осталарны, гармунда уйнаучыларны, нәфис сүз яратучыларны сәхнәгә чыгара. Клуб каршында ансамбльләр дә оеша. 
–Миңа бу эш бик тә ошый иде! Без активлар, тиктормаслар идек, тамашачылар да яратты үзебезне. Авылдашларыбыз әле дә ул вакыттагы концертларны җылы итеп искә алалар. Авылыма кайтсам, минем чыгышларымны хәтерләрендә яңарталар, мактыйлар, рәхмәт әйтәләр,–дип сөйли Алексей Геннадьевич.
Әмма тиздән, 1984 елда аны Совет Армиясенә чакыралар. Германиядә хезмәт итә ул, башкалар кебек ике генә ел түгел, тулы биш ел! Прапорщиклар мәктәбен тәмамлый. Һәм, билгеле инде, җыр белән бер генә көн дә аерылып тормый. 
–Үз подразделениемдә башлап җырлаучы идем, без гел беренче урыннарны ала идек,–дип искә төшерә ул. 
Хезмәт итеп туган якларына әйләнеп кайта егет. Шунда язган ярын очрата – туганнан туган абыйсының туенда бик матур, сөйкемле Иринаны күреп ала һәм беренче караштан гашыйк та була.
–Иринаның минем өчен туган кеше икәнлеген шунда ук аңладым! Һәм ялгышмадым да: хатыным бик тә йомшак күңелле, тыныч холыклы кеше. Ул миңа бөтен яклап терәк,–дип яратып сөйли тормыш иптәше турында әңгәмәдәшем.
–Ә көнләшмиме соң? Җырчыларны яратучы кызлар күп була бит. Мөгаен, сез дә авылыгызның иң гаярь егетләреннән булгансыздыр?
Алексей оялчан елмаеп куя:
–Әйе инде, бар иде кызлар да... Әмма Иринам мине яхшы белә, хыянәт итмәсемә ышана. Шуңа көнләми дә. 

Татарлар гел җырлыйлар
1991 елда Федониннар безнең районга күченеп киләләр. Дөресен генә әйткәндә, бусы мине бераз гаҗәпләндерә: милләтләре белән руслар, тамырлары белән туган якларына береккән кешеләр, алар яшәү өчен нишләптер уңайлы шәһәр тормышын яисә шәһәрдән ерак булмаган берәр районны түгел, безнең якны сайлаганнар. 
–Мин сезгә килүгә монда рәхәт буласын аңладым. Биредә киң күңелле, ачык кешеләр яши. Татар җырлары да бик ошый миңа. Белмим, моны үзегез сизәсездерме, әмма сез, татарлар, гел җырлап йөрисез. Бусы да күңелемә якын,–дип аңлата Алексей гаиләсенең Әлки районына күченеп яшәү турындагы карарын.
Биредә аларга яхшы өй биргәннәр, эш урыннары да табылган. Бер-бер артлы әтиләре кебек нык уллары Алексей һәм Никита дөньяга килгән. Ә тамашачылар исә 9 Май бәйрәмендә тыңлаучылар йөрәгендә горурлык хисләре уятып, үзенең көчле тавышы белән “Җиңү көне” җырын башкаручы озын буйлы яшь җырчыны яратып та өлгергәннәр. 

“Шансон – 
минем мәхәббәтем”
Концертларда исә Алексей Федонин күбрәк шансон стилендәге җырлар башкарырга ярата. Беренче карашка “төрмә лирикасы” саналган әлеге стиль музыканың эчкерсезлеге, күңел кылларын тибрәтергә сәләтле булуы, шигырендә тирән хисләрне чагылдыруы белән аерылып тора. 
–Шансон эчке дөньяма бик якын, тавышыма да килешә төшә. Әлеге җырлар безнең бик тә катлаулы, кайчак бәхетсез дә, әмма һәрберебезгә бер генә тапкыр бирелә торган тормышыбыздан алынган. Үземә бигрәк тә Михаил Кругның җырлары ошый. Шулай ук  аның адашы Михаил Танич шигыренә язылган “Буадагы аккош” җырын бик яратып башкарам,–ди Алексей. Ә мин исенә төшерәм:
–Һәм, билгеле инде, “Ах, нинди хатын-кыз” җыры!
Чөнки Федонин башкаруындагы әлеге җыр ел саен районда үткәрелә торган 8 Март бәйрәмендә яңгырамый калмый бит. 
–Әйе, – дип ризалаша Алексей һәм өстәп куя: – Шунысы кызык, шансонны руслар да, татар һәм чуашлар да кабул итә. Ул үзенә тартып тора. Сез әле Казан ярминкәләрендә яки “Каравон” рус җыры фестивалендә аны ничек тыңлаганнарын күрсәгез иде!
Һәм үзенең  күңел түрендә яшереп торган теләген ачып сала:
–Хыялым бар – районда шансон фестивале үткәрсәк иде. Әмма моны оештырып буласына ышанып бетмим шул. Әлегә исә яңа җырлар өйрәнәм. Район мәдәният йорты фонотекасында мин башкарган 130 җырның язмасы саклана. Кешеләр сорагач, аларны интернет аша җибәрәм, рәхәтләнеп тыңласыннар! Чөнки минем өчен бик тә  кадерле алар.
– Ә мин уйлап куйдым: җырчыбызның талантын хөрмәт иткән, аның җырларына битараф булмаган берәү табылсын иде дә, Алексей Федонин җырлары яздырылган диск чыгаруда ярдәм итсен иде. Яхшы булыр иде, әйе бит?!
Шансоннан кала Алексей халык җырларын да, заманча композицияләрне дә үз итә. Күптән түгел район мәдәният йортында “Алькеевские перезвоны” дип аталган трио оешты. Ул Алмаз Сафиуллинны, Алексей Федонинны һәм Илнур Минһаҗевны берләштерә. Егетләр инде уртак тавыш тапканнар, популяр “Садко” ансамбле репертуарыннан җырлар алар башкаруында бик матур яңгырый. Аранжировка белән нигездә Алмаз шөгыльләнә, ә репертуарны Илнур белән Алексей сайлый икән. Бу ансамбль инде танылып та өлгерде, хисләр ягыннан тыенкы, әмма башкарылышы белән эчкерсез җырлары тамашачыларга бик тә ошый.

Кырыс сынау
Кызганыч, әмма тормыш гел генә тигез юлдан тәгәрәми шул, кайчак кырыс сынаулар аша да үткәрә. Алексей Геннадьевич белән дә шундыйрак хәл була: 2010 елның 2 августында, кызу бер көндә ул үзен кинәт кенә начар хис итә башлый – кан басымы ахыр чиккә җитеп күтәрелә. Ашыгыч ярдәм машинасы белән аны Чистайга озаталар. Ярый әле вакытында илтеп җиткерәләр, юкса инсульт бик тә күңелсез  нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган. 
–Бераз җайлангач, акрынлап тормышка әйләнеп кайта башладым. Өр-яңадан йөрергә, сөйләшергә өйрәндем. Сул кулым, аягым тыңламас булды. Бер ел диярлек “больничный”да утырдым. Табибларга рәхмәт, туганнарыма... Бер ел узгач, эшемә әйләнеп кайттым. Мине кабул иттеләр, хәлемне аңлап, төрлечә булыштылар. Мондый кайгырту миңа тулысынча терелү мөмкинлеге бирде. Белмим, әгәр эш урыным, хезмәттәшләрем булмаса, нишләгән булыр идем,–дип ул вакыттагы кичерешләрен искә төшереп сөйли Алексей Геннадьевич. 

“Тылсымчы 
буласым килә”
Җырлардан кала Алексей әле тагын бер мөһим, зур роль башкара: һәр елны декабрь ахырында ул Кыш бабай туны киеп ала да,  балаларга могҗиза бүләк итә башлый. 
–Әлеге персонажны мин 20 еллап уйныйм инде. Ул миңа бик якын, кадерле, чөнки балалар Кыш бабайга эчкерсез ышаналар бит. Яңа ел бәйрәме көннәрендә мин әкиятче хәләтендә булам. Моны бигрәк тә инвалид балалар өчен оештырылган бәйрәмдә нык сизәм. Сабыйлар ышанучан, алар миңа сыенып, могҗиза көтәләр. Мондый минутларда аларны әрнү-сызлануларыннан котылдыру өчен тылсымчыга әйләнәсем килә! – ди Алексей күңелендәге кичерешләрен яшермичә. 
Ә гаиләсендә барысы да бик яхшы: Ирина Алексейга ике ул табып биргән. Әтисе исемендәге олысы һәм икенчесе Никита армиядә чакырылыш буенча хезмәт иткәч, аталары үрнәгендә контрактлы хезмәткә калалар. Хәзерге вакытта егетләр Смоленск өлкәсендә хезмәт итәләр. Алеша инде өйләнергә, әти-әниләрен Софья исемле кызчыгы белән сөендерергә дә өлгергән.
Федониннарның Елизавета һәм Алина исемле кызлары да бар. Бик кадерле булсалар да, ир-атлары арасында Ирина үзен бераз ялгыз тойганмы, ул бик тә кызы булуны теләгән. Ир белән хатын бу турыда уртага салып сөйләшкәннәр һәм тәрбиягә кызлар алырга булганнар.
– Без аларны бик тә яратабыз. Гаиләбезгә килгәндә кызларыбыз әле кеп-кечкенә иделәр. Безгә беренче көннән үк әти, әни дип дәштеләр. Ят балалар булмый икән ул! Кызларыбызны бөтен йөрәгем белән кабул иттем, яраттым. Билгеле инде, төрлесе булды. Әмма гаять түземле хатыным Ирина зур гаиләбезне тату, күмәк итә белде, – ди Алексей Геннадьевич. 
... Ә бу көннәрдә Федониннар өендә зур бәйрәм – гаиләләре белән уллары кунакка кайтты. Алексей белән Ирина тәмле-баллы оныклары Соняны беренче тапкыр күрделәр! Үзе ата булган улың кулыннан аның дәвамын, нәселеңнең дәвамын кабул итеп күкрәгеңә кысудан да зур бәхет юктыр ул дөньяда! Федониннарның бу бәхете дәвамлы булсын иде.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев