Әлки делегациясе Түбән Новгородның Кызыл Октябрь округы Сабантуенда катнашты, алардагы Карга авылы халкы белән очрашты
Күп кенә шәһәрләрнең чит җирләрдә тугандаш калалары бар. Алар бер-берсенең тантаналарында катнаша, үзарә ярдәмләшеп, милли традицияләре белән уртаклашып дуслык җепләрен ныгыта.
Күптән түгел район тарихында беренче тапкыр тугандаш авыллар шундый дусданә элемтә булдырып, бер-берсенә сәяхәт кылып, эчкерсез аралаштылар.
Яңа трассадан – юл кыскарак
Әлки районындагы кебек үк Түбән Новгород өлкәсендә дә Карга исемле авыл бар икән. Ул Кызыл Октябрь округында урнашкан.
Узган ел сентябрь аенда Татарстанның Карга җирлеге Түбән Новгородның, шул ук исемдәге авыл вәкилләрен чакырып тантаналы очрашу үткәргән иде. Безгә туганлык җепләрен ныгытырга дип ул өлкәдән Карга авылы вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре килгән иде.
Алар Карга мәктәбе музеенда, авылдагы “Әлки” кооперативында, мәчеттә булдылар. Мәдәният йортында тантаналы очрашуда катнаштылар . Соңрак район үзәгендәге Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда булып, Биләрдәге Изгеләр чишмәсенә сәяхәт кылганнар иде.
Озак та көттермичә Түбән Новгродның Кызыл Октябрь муниципаль округыннан (аларда районнар шулай дип атала) рәсми чакыру килеп төште: дусларыбыз безнең Карга авылы һәм район вәкилләрен үзләренә кунакка чакыралар. Еракка сәфәрнең бик бай программасы: безнең делегециягә округ Сабантуенда катнашырга, экскурцияләрдә булырга һәм тугандаш Карга авылы халкы белән эчкерсез очрашу үткәрергә.
29 июнь таңында, нәкъ иртәнге икедә район мәдәният йорты автобусында район җитәкчелеге, Карга авыл җирлеге һәм “Эдем” җәмгыяте вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә ерак юлга кузгалдык. Бездән Түбән Новгородның Кызыл Октябрь округы үзәгенә чаклы өч йөз чакрым ара үтәсе икән.
Безне анда иртәнге 9 сәгатькә көтәләр. Автобусыбызның тәҗрибәле шоферы Рамил Яхин безне җилфердәтеп кенә Казан-Мәскәү автомобиле трасасасы буенча алып барды. Без әлеге илкүләм зур проектагы яңа автомобиль юлының уңайлыкларын рәхәтләнеп тойдык. Киң, тигез трассадан югары тизлектә автобусыбыз чапты гына. Юл кырыендагы бер ягулык салу станциясенә туктап, аякларны яздырып, чәйләп алдык. Заправкалар сәфәрчеләргә ягулык салып, аларны тукландырып, ял иттереп җибәрергә җайлаштырып төзелгән. Хәттә балалар өчен уен мәйданчыкларына чаклы бар. Әле кайчан гына без чит илләргә барып шундый матурлыкларны күреп көнләшеп хозурлана идек. Инде үзебез дә андый мөмкинлекләр тудырылды.
Авылларга, шәһәрләргә керми генә барган юл безгә кыскарак та тоелды. Иртәнге җидедә Кызыл Октябрь авылына килеп тә җиттек.
Безне округ җитәкчесе (безнеңчә район башлыгы) Рафаэль Ильясов, Сергач районында яшәүче, Карга авылы егете, Татар милли үзәге директоры Фәрит Аймалетдинов, имам Ирфан хәзрәт Ибраһимов, эшмәкәр Халит һәм Вялит Гафуровлар, Эмиль Сәләхетдинов бик җылы итеп каршы алдылар.
Мәдәнәгә сәяхәт
Әлкилеләрне Фәрит Аймалетдинов Кызыл Октябрь округы, үзәге белән таныштырды. Округта 9 мең кеше яши икән. Бу Әлки районының нәкъ яртысы дигән сүз. Округта утызлап авыл бар. Шуларның 18 ендә татарлар яши.
Мәдәнә авылында без “Рәшидә” мәчете, “Мәдинә” татар рухи үзәге белән таныштык. Бу үзәк үзенең зурлыгы белән таң калдырды. Кечерәк кенә авыл өчен гәҗәеп купшы корылмада мәчет, музей урнашкан. Ә аны 4 ел төзегәннән соң 1994 нче елны ачканнар. Мәчет тышыннан да, эченнән дә үзенең күләме, затлылыгы, купшылыгы белән гәҗәпкә калдыра.
Безне әлеге горур “Рәшидә” мәчете янәшәсендәге Түбән Новгород татарларына багышланган музей белән шул музейның җитәкчесе Мәгсүт Гаязов, бик әчтәлекле итеп сөйләп, таныштырды.
Мәчетне Фаяз Гильманов үз акчасына төзеткән. Ә беренче катындагы музейны Фәрит Беляев дигән бик гыйлемле кеше оештырган.
Төзелеш эшләрендә фәкать осталар бригадасы гына катнашкан. Әйтик, ислам диненә яраклаштырап эчке бизәү эшләрен үзбәк осталары башкарган. Монда Россиянең төрле төбәгеннән, Әзербайҗан һәм Төркия тәзүчеләре катнашкан.
Кайбер диварлар төсле мәр-мәр плитәләр белән тышланган. Аларын себер якларыннан кайтартканнар Мәчеткә килеп керүгә, аның гыйбәдәт кылу залы казандагы Кол-Шәрифне хәтерләтүен күрдек. Безгә исә экскурсаводыбыз киресенчә “Кол Шәриф” мәчетендә бездәге элементларны файдаландылар, дип аңлатты. Янәсе алар мәчете иртәрәк төзелгән. Гыйбәдәт кылу залы 150 кешегә исәпләнгән. Өстәге катта хатын-кызлар өчен намаз уку залы бар.
Биек люстралары Чехословакиядән ( ул чакта ил шулай атала иде) заказ биреп ясатып кайтарылган.
30 елдан соң мәчет бераз искерә башлаган. Аның айларын, гөмбәзләрен яңартканнар.
Бик бай эчтәлекле музей экспонатлары, бу төбәктән чыккан танылган татарлар белән таныштык, күмәк фотога төштек.
Музей хуҗасы Мәгсүт Гаязов безне озатканда ”безгә бу мәчетне карап тору кыйммәткә төшә билгеле. Утына-газына һәр айда 70 мең сум түлибез. Әмма Аллаһ йортының ишекләре халык өчен һәрчак ачык булыр” диде.
Мәшһүрләргә һәйкәл бар
Кызыл Октябрь авылы үзәгендә Татар халкының мәшһүр җырчылары, шул төбәкнең асыл уллары булган җырчылар Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачылган иде. Әлки делегациясе Кызыл Октябрь округы җитәкчеләре белән шул һәйкәл янына җыелдылар. Безгә Казаннан килгән Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов та кушылды. Ул безне әлеге шәхесләребезгә куелган һәйкәл турында кыскача сөйләп , таныштырды:
– Түбән Новгрод яклары татар дөньясына бик күп күренекле шәһәсләрне биргән төбәк. Мин бирегә кайтып, исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән җыр сәнгатендә булган бөек артистларыбыз Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл салдыру тәгъдиме белән чыктым. Татарстан Республикасы безнең бу эштә төп ярдәмчеләребез булды. 2016 елда бик матур урында мәшһүрләребезгә тантаналы төстә һәйкәл ачылды, – диде Рифат Фәттахов.
Без ерак Татарстаннан килгән делегация һәйкәл итәкләренә тере чәчәкләр салдык, истәлеккә күмәк фотоларга төштек.
Кичкә кадәр – Сабантуй
Без әлкилеләр Кызыл Октярь округы Сабантуенда Татарстан вәкилләре буларак катнаштык.
Биредә Сабантуй иртәдән алып кичкә чаклы дәвам итә икән. Әйтик, татарча көрәш буенча җиңүчеләрне кичке җидедә генә бүләклиләр. Аннан әле концерт дәвам итә.
Без кая барсак та үзебездәге Сабантуй белән чагыштырып, башкалардагы яңалыкларны күрергә тырышабыз.
Монда безне Татарстан вәкилләрен һәм Түбән Новгород өлкәсе җитәкчеләрен ипи-тоз, чәк-чәк белән гармун тартып, җырлап каршы алдылар. Үзеңне Татарстанның бер почмагында кебек хис итәсең.
Аннан шәрәфле кунаклар тантана үтәсе урынга сәүдә рәтләре буйлап барды. Сәүдәгәрләр белә: Сабантуйда иң үтемле тавар-ул мөселман киемнәре, китаплар, балалар уенчыгы һәм тәм-томнар. Без шулай ук казылык сатучыларны да күп күрдек. Биредә бит гомер-гомергә ат итеннән казылык ясаганнар. Аларның даннары еракларга таралган.
Сабантуйны хуҗалар ачып, бәйрәм белән котлагач, сүз Татарстан вәкилләренә бирелде. Башта халыкны Рифат Фәттахов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй мөрәҗәгате белән таныштырды.
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Әлки “Якташлык” җәмгыяте вәкиле Флера Абдуллина һәм Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев Сабантуй кунакларына Татарстан җиреннән иң кайнар сәләмнәрне һәм котлауларны тапшырдылар. Алар округ башлыгы Рафаэль Ильясовка рәссам Радик Минһаҗевның Әлки җиренең матур табигатен төшергән картинасын бүләк иттеләр, җитәкченең башына татар түбәтәе кигезделәр. Милли киемдәге кызларыбыз “Эдем”җәмгыяте ясаган бавырсак белән Сабантуйда катнашучыларны сыйладылар. Флера Абдуллина Әлки «Якташлык» җәмгыяте җитәкчесе, Россия кооперативы институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева исеменнән Рәхмәт хатын Фәрит Аймалетдиновка тапшырды, аңа истәлеккә татар түбәтәе бәләк итте.
Сабантуйның төп сәхнәсендә район сәнгать осталары чыгыш ясады. Ринас Шиһапов, Рифат Садыйков, “Сөмбелә” төркеме чыгышларын халык көчле алкышларга күмде, дәртле татар моңына кушылып җырладылар, биеделәр. Ә Сабантуй кыза гына барды. Янәшәдә уеннар, ярышлар башланды. Халык рәхәтләнеп ял, бәйрәм итә.
Менә көрәшкә беренче бил ”алышучылар” чыкты “Татарча көрәш дип аталса да аларда ярыш алымнары башкачарак икән. Әйтик, монда көндәшен чалып та егарга ярый. Ә көрәшне күзәтү өчен бик җайлы утыргычлар ясалган. Ул безнең иподромдагы сыман.
Әллә без бер тамырданмы?
Түбән Новгородның Карга авылына юл тоттык. Безнең бу төбәккә сәфәребез дә бит Әлки җирлеге кебек авыл исемен йөрткән халык белән танышу иде.
Авыл башына бик матур, манара сымак, билге эшләп куйганнар. “Карга, 1610 ел” дигән язулар бар. Бу инде авылга әнә шул елны нигез салынганны аңлата.
Гомумән бу якларда һәр авыл башында диярлек үз билгесе бар. Бу билгеләрне алар авыл гербы сымак йортсәләр кирәк. Безнең якта бит авыл исеме генә язылган була. Шулай матурлап аның билгесен дә эшләтсең бик завыклы, эчтәлекле гамәл булыр иде.
Карга халкы безне түгәрәк ак ипи, җыр-моң белән каршы алды. Бик ачык йөзле, киң күңелле, кунакчыл халык яши икән биредә. Башта без Бөек Ватан сугышында катнашкан каргалылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Аннан авыл клубында ике Карга авылы халкының туганнарча, эчкерсез очрашуы башланды.
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Әлкидәге Карга авылының күп җирлекләр өчен үрнәк, халкының эш сөючән булуы хакында сөйләде.
– Сезнең Карга авылына килеп кергәч тә шундый төзек өйләрне, таза, җитеш тормышыгызны күргәч, әллә ике Карга авылының тамырлары берме икән?” дип уйлап куйдым, – диде Рәшит Әбрәр улы.
Каргалыларга Әлки Каргасы халкы исеменнән кайнар сәламнәрне җирлек башлыгы Рамил Минһаҗев тапшырды. Ул шулай ук ике авылның дуслык элемтәсен ныгытуда үз өлешләрен керткән егетләргә, ханымнарга бүләкләр дә тапшырды.
Сәхнәдә “Сөмбелә” торкеме “Карга авылы” җырын башкарды. Бу җырның сүзләре бездән ерак булган Карга авылына да туры килә икән. Рамил Минһаҗев җырның язмасын һәм “Каргаул” китабын клуб һәм китапханә җитәкчеләренә бүләк итеп калдырды.
Каргада 250 йорт бар. Дөрес кышын биредә 150 ләп кенә кеше яши. Җәйгә чыгуга исә авыл халкы 600 кешедән артып китә. Бик күпләр Мәскәүдә яши. Алар җәйләрен туган авылларына кайтып гөр килеп, туганлашып яшиләр.
Әлеге очрашуга Татарстаннан җырчы Закир Шаһбан һәм шагыйрә Гөлүсә Шаһбан да чакырулы иде. Алар коцертын район мәдәният бүлеге мөдире Рәсимә Гайфуллина җитәкчелегендәге Әлки сәнгать осталары чыгышлары тулыландырды.
Очрашу бик җылы, эчкерсез шартларда дәвам итте. Ахырдан авыл имамы Ирфан хазрәт Ибраһимов:
– Безнең якларда ерак юлга кузгалучыларны чәй эчертмичә озатмыйлар, – дип өенә кунакка чакырды.
Ирфан хазрәтнең ике катлы өендә бик мулдан табын көйләнгән иде. Эчкерсез аралашу сыйлы өстәл артында дәвам итте. Без Ирфан хәзрәтнең хәләл җефете Зифа Абдулла кызына, гомерлек аш-су остасы булган әниләре Халия апага, аларның ярдәмчеләренә рәхмәтләр әйтеп ерак юлга – үзебезнең газиз Татарстаныбызга кузгалдык.
Әле Түбән Новгород белән Әлки арасындагы юлларны изге ниятләр белән тагын үтәргә язсын. Бездәге кебек үк, Каргадан тыш, Суыксу, Камка авыллары аларда да бар бит. Бәлки алар да тугандаш авыллар буларак бер-берсе белән аралашып яши башларлар.
Без исә Түбән Новгород төбәгеннән бары якты хисләр белән кайттык. Бай эчтәлекле сәфәрне оештырганнары өчен район җитәкчелегенә, ТРсы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка олуг рәхмәтләр белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев