Әлки эшчеләре – республиканың төрле почмакларында хезмәт куя
Районыбызда юллар төзекләндерелеп, яңалары салынып тора. Базарлы Матак аша үткән табадай шома, тигез Казан юлыннан машинада җилдерүе үзе ни тора.
Ватылганны үз вакытында “ямалып”, яңа япма җәелеп торганга гына без шундый төзек юллардан йөри алабыз. Өстәвенә, җәй айларында юл кырыйларын чабу, ә кышын кардан чистарту, бозланмасын өчен ком катнашмасы сибү кебек үтә мөһим эшләр башкарыла. Тирә-ягыбыздагы юлларның төзеклеге ул – Рашат Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге “Алексеевскдорстрой”ның Әлки бүлеге эшчеләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. 15 октябрьдә алар һөнәри бәйрәмнәрен – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан без район үзәгендәге юлчыларыбыз урнашкан хуҗалыкка юл тоттык.
Һәркем эшен намус белән үти
– Бәйрәмебез ел саен Алексеевск бистәсендәге мәдәният йортында үткәрелә. Биредә алдынгы хезмәткәрләребез бүләкләнә, аларга акчалата премияләр, истәлекле бүләкләр тапшырыла. Чынлыкта бездәге бар эшчеләр дә тырышып эшли. Үз бурычларын күңел биреп башкаралар, намус белән үтиләр. Шуңа да мактау сүзләрен кемгәдер аерым әйтү мөмкин дә түгел. Шулай да эшләгән елларын, яисә хезмәте белән бераз аерылуын, кайчан бүләкләнүен исәпкә алып, без исемлекне төзедек, – дип сөйләде безне каршы алган өлкән диспетчер, механик вазифасын да башкаручы Илназ Сираҗев.
Алдынгылар исемлеген безгә кадрлар бүлегендә эшләүче Алия Шәйхетдинова бирде һәм анда теркәлгән һәрбер эшчегә аерым-аерым тукталып та китте.
– Фаил Әгъмалов – яшь йөртүчебез, ә хезмәт еллары шактый инде. 2016 елда, армиядән кайткач эшкә урнашкан иде. Хәзер менә өйләнде, гаиләле булды. Җәй буе Казан – Оренбург юлының 10-13 чакрымында эшләде. Бүген дә анда. Рөстәм Гафиятуллин, Альберт Моратов, Рәис Гатауллин, Алексей Фоектистов, Әлфир Сабиров, Илгиз Хисамов, Данил Хәйруллин да – йөртүчеләр. Алар барысы да районнан читтә дә без эш алып барган урыннарда тырышып хезмәт итүчеләр. Техника, юл салу өчен кирәкле бар чималны да ташыйлар. Раил Әхмәров – юл эшчесе, Владимир Стратонов – автогрейдер машинисты. Алар да көн-төн хезмәттә. Рәзил Гыйматдинов – асфальт җәю җайланмасы йөртүчесе. Кайнар катнашманы юлга салырга, моны кызу җәй көннәрендә эшләргә кирәк бит. Ә менә Салават Фәсихов бездә эшне юл эшчесе буларак башлаган иде. Аннары үзен бригадир итеп куйдылар. Быел менә мастер булды, бригада бирделәр. Хәзер ул хезмәттәшләре белән бергә Казан-Оренбург юлында эшли. Безгә менә шулай япь-яшь егетләр булып киләләр дә, аннары акрынлап үз эшләренең осталарына әйләнеп, мастерга кадәр күтәреләләр, – диде ул, һәркемгә җылы сүзләрен табып.
Алдынгы хезмәткәрләр исемлегендә Алия Шәйхетдинова үзе дә бар иде. Ул да биредә 2008 елдан бирле хезмәт куя икән. Һәрбер эшченең җәмгыятькә кайчан эшкә урнашуы, аларның үз вазифаларын ничек башкаруларын бәйнә-бәйнә сөйләвеннән чыгып та, ул да эшен, биредәге кешеләрне ярата, дигән уй килә.
Әлки эшчеләре – республиканың төрле почмакларында
Юлчыларның бер өлеше эшсәфәрдә, яңа юллар салу белән мәшгуль икән. Ул турыда безгә районыбыз юлчылары җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин сөйләде.
– Районда безнең оешма 233 чакрым юлга хезмәт күрсәтә. Җәй айларында 200 дән артык кеше эшли. Эшчеләрнең күбесе республиканың төрле почмакларына барып, юллар салуда катнаша. Мәсәлән, Саескан тавы – Шәле юлының 34-40 нче чакрымында, Казан– Оренбург юлының 10-13, 43-53 чакрымнарында, Түбән Кама шәһәрен әйләнеп узу өчен салынучы М7 юлында безнең хезмәткәрләр катнашында эшләр бара. Хәтта Бакшортостанда да безгә бүленгән юл өлешләре бар. Эшчеләр өчен эшсәфәрдә дә уңай шартлар булдырыла. Өч тапкыр кайнар ризык белән ашату каралган, кичлек өчен коры ризыклар бирелә. Алар урнашкан вагоннарда җәй айларында кондиционер, кышын мичләр эшли. Эш барган урыннарда сауна, душ керү урыннары бар, – диде ул.
Техника кышка әзер
Ә бүлекчәдә калучылар исә техниканы кышка әзерлек, ремонтлау эшләре белән мәшгуль иде.
Гаражларның берсендә баланслау станогы янында кайнашучы Илфат Фәракшинны да тәҗрибәле слесарь дип таныштырдылар. Ул җәмгыятькә 2007 елда ук эшкә урнашкан. Бар төзелеш машиналарының һәм механизмнарның төзеклеген карау – аның бурычы.
– Җәй буе техниканы кышкыга әзерләдек. Кушма юл машиналары – КДМ нар яз көне “КамАЗ”лардан төшерелә. Аннары без аларны юабыз, кырабыз, төзекләндерәбез, буйыйбыз. Менә бу эшләр төгәлләнде иде. Бүген менә берсен яңадан “КамАЗ” машинасына менгезеп, әзерләп куябыз. Алар кышкы юлларга тозлы ком сибү өчен кирәк. Кар төрттергечләренең пычакларын алмаштырдык, эретеп ябыштыручылар кирәкле урыннарны ялгады, буядык. Алар да эшкә әзер, – дип сөйләде ул безгә.
Шунда ук йөртүчеләр Альберт Моратов һәм Рафаэль Нуртдинов та “КамАЗ” машиналарын төзәтәләр иде.
– Без җәй буе эшсәфәрдә булдык. Түбән Кама шәһәре яныннан үтүче әйләнгеч юлны салуда катнаштык. Күптән түгел кайттык кына әле. Хәзер менә план нигезендә каралганча, машинабызның төзеклеген тикшерәбез, аны кышкыга әзерлибез, – диделәр алар.
Әйе, “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки бүлегендәге һәр эшченең үз вазифасы. Ә максатлары бер – тигез, сыйфатлы юллар салу.
– Коллективыбыз әйбәт. Бердәм булып, хезмәткәрләр бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр. Берәр йөртүче юлда ватыла калса да, шундук икенчесе аның янына килеп җитеп төзәтешәчәк. Бер-берсенә бәйләнгән эзлекле эш алып барыла. Шулай булганда гына яхшы нәтиҗә дә күренә, – ди Рашат Талип улы, безнең фикерләребезне раслап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев