Әлки җирендә төшерелгән “Тарлан” нәфис фильмы прокатка чыкты
Әлеге нәфис фильм Әлки җирендә дә төшерелде.
Ике ел элек район Сабантуе көннәрендә төшерелгән “Тарлан” фильмы прокатка чыкты. Аны хәзер Республика һәм Россия кинотеатрларында карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: “Тарлан” фильмы Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча Татарстан белән Казахстанның берлектә эшләгән проекты.
Фильм Әлки районы Сабантуе күренешләре белән башланып китә. Шулай ук бездәге ипподромда оештырылган ат чабышлары күренеше кергән анда. Ә төп өлеше Казахстанның бер авылында төшерелгән.
Җәйге матур табигать, элеккеге татар өе мөһите сүрәтләнеше Әхмәт авылында төшерелде. Зур булмаган эпизодларда Галиәскәр Камал театры артисты Равил Шәрәфиевны да күрдек. Фильмда төп рольләрнең берсен җырчы Алсу Абделханова башкара. Башка артистлар Казахстаннан.
Әлеге фильм, без мәктәп программасында үткән “Алмачуар” әсәреннән бераз аерыла. Анда төп эчтәлек сакланып бүгенге заманга кайтарып эшләнелгән ул. Фильмда Закир (Бекежан Маясаров) исемле яшь егеткә тай бүләк итәләр. Ул аңа Тарлан исемен куша. Егетнең яшь атын ничек яратуы, узышларга әзерләве, гаиләдә ата белән бала арасындагы каршылыклар, беренче мәхәббәт кебек сюжетлар үрелеп бара. Әлеге фильмда татар гаиләсенә хас сыйфатларны күрергә мөмкин. Әйтик, Закирның әтисе Тимерлан (Ержан Нурымбет) – ул өйнең хуҗасы, ризык белән тәэмин итүче. Аның хатыны Гөлнара (Алсу Абделханова) гаилә җылысын саклаучы. Ә инде Закирның, безнеңчә әйткәндә дәү әтисе Сафа (Ерганбай Абу) һәр сүзен үлчәп, гаиләдәге теләсә нинди киеренке хәлне, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып уңай хәл итәргә сәләтле герой буларак безгә якын.
Фильм ахырында Закир үзенең Тарланы белән ат чабышларында беренче килә. Әмма, ул моның өчен бик кыйммәт түли – яраткан аты үлә. “Тарлан”ны төшерүчеләр үз максатына ирешүгә ашкынганда чама хисен югалтмаска дигән идеяне алып планга куйганнар.
Әлеге нәфис фильмда бик күпләр үзләрен, танышларын күрә алды. Бигрәк тә, Сабантуе күренешләрендә, ат чабышларында таныш йөзләрне очраттык. Сүз дә юк, әлеге нәфис фильм аша Әлки районы тарихка кереп калыр.
“Тарлан” фильмы быел Казанда узган халыкара мөселман кинофестивалендә катнашты. Аңа кадәр исә ул беренче тапкыр Мәскәүдә Кино йортында күрсәтелде. Аннан Италия, Испания, Көньяк Корея илләрендә катнашырга өлгергән.
“Тарлан” нәфис фильмы декабрь башыннан Базарлы Матакның “Колос” кинотеатрыда күрсәтелә башлады. Күп кенә хезмәт коллективлары, аерым кешеләр киноны карадылар. Кинотеатрда эшләүче кызлар тамашачыларның еш кына күз яшьләрен дә күрдек, диләр. Бу киноны һәр Әлки кешесе карасын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев