Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов “Әлки хәбәрләре” редакциясеннән китаплар алды

Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов “Әлки хәбәрләре” редакциясенә кереп, берьюлы 10 китап сатып алды. Ул китаплар безгә “Казан утлары” китапханәсе сериясе аша бастырылып, сатуга кайтарыла.

 
Рәшит Билалов  бик тә әдәби әсәрләр укырга ярата икән. Аның өстәл китабы – татар язучыларыннан Туфан Миңнуллин әсәрләре, чит илнекеләрдән Бразилия язучысы Пауло Коэльоның “Алхимик” романы икән.
Элек китап сатып алып, аны кунак бүлмәсендәге шкафның иң түрендә саклау модада иде. Соңгы елларда китаплар өйдә артык предмет булып калды, гараж, чоланга чыгарылды яисә бөтенләй макулатурага озатылды. Ә Рәшит Әбрарович шәхси китапханәсе өчен өендә аерым бүлмә ясаткан. Анда диварны тутырып киштәләр куйдырган. Шунда студент чакларыннан ук сатып алган китаплары да, соңрак алганнары да саклана икән. Ул: “Еш кына  Нәбирә Гыйматдинова, Гаяз Исхаки китапларын кулга алырга яратам”, – ди. 
“Хәзер бит җаның теләгән китапны интернеттан табып та укырга мөмкин”, – диючеләргә ул: “Китап, газета-журналны кулга алып укуга берни җитми”, – ди.
Рәшит Билаловка татар телендә басылган китапларны сатып алганы, аны пропагандалауда ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтергә телим. Шулай ук редакция Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективына (җитәкчеләре Фәридә Яруллина) зур рәхмәт белдерә. Алар да ике дистә китапны сатып алдылар. Киләчәктә дә безгә “Татмедиа” юллаган яңа китапларны, журналларны райондашларыбыз алып укып барырлар дип ышанабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев