Әлки районда сабан культуралары чәчү төгәлләнеп килә
Районда сабан культуралары чәчү төгәлләнеп килә. Быел яз игенчеләр алдында бу эшне 44 мең гектар мәйданда башкару планлаштырылган иде.
Беренчеләрдән булып чәчү эшләре “Хәмитов Ф.Г.” фермер хуҗалыгында төгәлләнде. Фәнис Хәмитов (Түбән Әлки) җитәкләгән хуҗалыкта сабан эшләре иртә яздан бик актив оештырылган иде. Нәтиҗәдә, алар сабан культураларын сыйфатлы итеп, оптималь срокларда чәчүгә ирешә алдылар.
Шулай ук бу атна дәвамында чәчү эшләре “Вафин Р.Р.”, “Гәрәев Ф.Х.”, “Гөбәйдуллина Э.Р.”, “Сутягин Р.В.”, “Бильданов А.Ә.”, “Ерусланов А.Н.” крестьян-фермер хуҗалыгында тулысынча төгәлләнде.
“Восток Зернопродукт” һәм “Хузангай” кебек эре предприятиеләрдә исә бу көннәрдә сабан культуралары соңгы гектарларда чәчелә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенә караганда, механизаторлар көннәр җылыну белән уңыш культураларын чүп үләннәргә каршы эшкәртүгә керешкәннәр. Районда көзге культуралар 26,6 мең гектар җирне били. Шуның 17 мең гектарында чүп үләннәргә каршы эшкәртү эшләре башланды.
Бу мөһим эштә райондагы 25 үзйөрешле химикат сиптерү агрегаты файдаланыла. Алар бүген барысы да диярлек басуларда эшли. Моннан тыш, “Восток Зернопродукт” тагын 5 агрегатны читтән китереп, килешүләр нигезендә эшләтә. Бу атна ахырына “яшел янгынга” каршы көрәш эшләре төгәлләнергә тиеш.
Бер үк вакытта район кырларында соңгы культуралар чәчү эшләре дәвам итә.
“Кызыл Шәрык-Агро”ның һәм “Хузангай”ның тагын бер мең гектарда силос өчен кукуруз чәчәсе калды. Ә бу культураны алар барысы 6 мең гектарга якын мәйданда үстерергә җыеналар.
Тагын бер меңәр гектарда алар яшел масса өчен суданка чәчергә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев