Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин әлкилеләрне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

Хөрмәтле әлкилеләр! Сезне бүгенге искиткеч бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Гаилә, мәхәббәт,тугрылык — кеше тормышына аерым мәгънә бирә торган, бәхет һәм шатлыкны тулысынча танырга, теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә торган төп кыйммәтләр. Гаилә кору – җиңел, аны саклап кала алу, янәшәңдә булган тормыш иптәшеңне, балаларыңны бәхетле итү күпкә авыррак. Шуңа да гаиләләрегездә сөю һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен.   Дус һәм нык гаилә – көчле Рәсәйнең, Татарстанның, Әлкиебезнең нигезе.
 Һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телим. Йортларыбызда балаларның шатлыктан көлгән авазлары тынмасын, әти-әни, әби-бабайларыбыз, үзләренең тормыш тәҗрибәсе һәм зирәк киңәшләре белән бүлешеп, озак еллар безне сөендереп яшәсеннәр. Илләр имин, гаиләләр нык булсын!
Бәйрәм белән сезне!
Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев