Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Чуаш Борнае авылында хәрби белән очрашу узды

Чуаш Борнае урта гомумбелем бирү мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Данил Леонтьев белән «Дөресен сөйләр чак» дип исемләнгән очрашу булды.

Солдат хәрби бурычын үтәгән урыныннан кыска вакытлы ялга кайткан. 
 

— Мин Югары Колчурино мәктәбен тәмамладым, 9 нчы сыйныфтан соң авыл хуҗалыгы көллиятендә укуымны дәвам иттем. «Хузангай» җәмгыятендә эшләдем. 2022 елда махсус хәрби операциягә мобилизацияләндем, — дип, үзе турында сөйләде хәрби. 
 

Укучылар махсус хәрби операция үткәрелгән урындагы тормыш турында игътибар белән тыңладылар, сорауларын бирделәр. Укучылар ир-егетнең чакыру кәгазе алганнан соң ниләр кичерүе, хәрбиләрнең көннәре, хезмәтнең ничек үтүе турында кызыксынды. Шулай ук хәрби кыш көне әлеге мәктәп укучыларыннан алган хатларны да алып килгән. Ул укучыларга хат язып, рәсемнәр ясап җибәргәннәре өчен рәхмәтләрен әйтте. «Туган яктан килгән җылы сүзләр күңелне җылыта», — диде. 

Соңыннан укучылар шигырь-җырларын башкардылар, җылы әңгәмәдә катнашуы өчен, Данил Андреевичка рәхмәтләрен әйттеләр һәм аңа тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев