Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Иске Әнҗерәдә авыл көне үтте

1994 ел июнь ае. Безнең Әнҗерә авылында, районга сабантуена баручы транспорт юл читенә авып зур фаҗига булды – 5 кеше үлде. Яраланучыларда күп булды. Шул вакыйгадан соң сабан туе – авыл көнен үзебезнең болында уздыру гадәткә керде.

29 июньдә Иске Әнҗерәдә авыл көне үтте. Өч яктан урман белән уралган Әнҗерәбез елга буена урнашкан гади генә бер авыл. Нәкъ шул гадилеге белән киң күңелле, тату халкы белән йөрәкнең түрендә урын алган да инде.
Ул башка татар авыллары сыман, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен саклап, беркөйгә тыйнак кына яши. Авылыбызга иман нуры тараткан мәчетебез бар, һәрчак кунакка дәшеп торган комлы урамнары, мәһәбәт клуб бинасы, мәктәбе, балыклы елгасы, районда да булмаган матур буасы, тал-тирәкләренә кунып сайраган кошлар, сандугач тавышлары, һәммәсе авылыбызга булган хисләрне яңыртып, тирәнәйтеп тора.
Шулай итеп, Иске Әнҗерә үзенең кыз-улларын, дус-туганнарын, Татарстаныбызга сибелеп яшәүче авылдашларыбызны һәм бик күп кунакларны каршы алып, бәйрәмгә –  авыл көненә җыйды. Ул көнне күк йөзе зәңгәрерәк, кояшы ягымлырак, искән талгын җиле назлырак, кошларның сайраулары күңеллерәк сыман иде. 
Бәйрәмне оештыручы, төп игәнәче – киң күңелле, олы йөрәкле, мәртәбәле авылдашыбыз Мәҗитов Азат Илгиз улы булды. Бүгенге көндә читтә яшәвенә карамастан, ул авылыбыз өчен җан атучы кешебез.
Авыл мәдәният хезмәткәрләрләре, активистлар белән берлектә, бу чарага алдан зур әзерлек эшләре алып барылды. 
Бәйрәм үткәрү өчен сайлангач авыл эчендәге мәйдан – өлкән яшьтәгеләрне, авылдашларны, бүген читтә яшәүче һәм әлеге көнне түземсезлек белән көтеп, сагынып кайткан дусларны, туганнарны, сабакташларны очраштырды. Авыл көненә җыелган халыкның иге-чиге булмады. Мине иң дулкынландырганы – тирә-як авылдан җыелышкан, төрле яшьтәге сабакташлар очрашуы булды.Аларның шатлыклары йөзләренә чыккан, яшь аралаш елмаялар, кочаклашалар, сөйләшер сүзләре бетми.
Менә микрофон аша халыкка мәйданга якын килергә, урын алырга чакыру янгырады. Гадәттәгечә, мөселманнарга хас хөрмәт, ихтирам йөзеннән , тантананы башларга хәер-фатыйха алу өчен сүз күрше авылыбыз мулласы Илгиз Гөбәйдуллинга бирелде. Моңлы азан  яңгырады, көръән сүрәләре укылды. Нур өстенә нур булып, җаннарга рухи байлык өстәлде. Җыйналган халыкның кәефе тагында күтәрелде. 
Бәйрәмне бик күпләр яратып өлгергән җырчыларыбыз Илшат Гатауллин, Гүзәлия Харисова, Дамир Хайруллин күтәренке рухта алып бардылар. 
Котлау өчен сүз Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самаринага  бирелде. Ул авыл халкына матур ял сәгатьләре оештырганы өчен Азат Мәҗитовка, бу эштә үзләреннән өлеш керткән авылдашлар Ленар Садриев гаиләсенә, Наил Әхмәтшинга, Әлкидәге авылдашыбыз Фиданиягә, Сәлимгә һәм башкаларга рәхмәт әйтте. 
– Бүгенге көндә хәрби хезмәттәге ир-егетләребез Александр Архиповка, Ильсаф Гатауллинга,  Юра Лугиновка сау-сәламәт хезмәтләрен башкарып, шатлык белән кайтуларын телим. Сугышлар тәмамланып, безнең өчен бәяләп бетергесез – тынычлык, матур тормыш килсен, – диде Галина Викторовна.  
Сүз авылыбызның күрке булган музей диреткоры Сәлим Нуруллинга бирелде. Ул кыскача авыл тарихы белән таныштырды:
– 1918-1919 елларда революциядән соң авылларда колхозлашу башлана. Безнең Әнҗерә “Радио” колхозы була. Аның председателе Әсәдулла абый     Мәҗитов була. Соңрак авылларга техника кайта  башлагач Хәсәнҗан абый Нигъмәтҗанов, Вакиф абый Таҗетдинов, Ильяс абый Газизов комбайнер булып эшли. Идрис Гыйзатуллин, Шамиль Шәрипов, Илһам Нуруллин абыйлар тракторда эшлиләр. Үз хезмәтләрен тиешенчә башкарып, күрше авылларга ярдәмгә барганнар, – дип, ул авылыбыз халкының үткәннәрен яңартты. 
Район үзәгеннән бәйрәмгә кунак булып килгән Алмаз Сафиуллинның, Айгөл Әхмәдиеваның җырлары ямь өстенә ямь булды. Аларны авылга якташыбыз Рөстәм Шайхетдинов алып кайткан иде. 
Авыл үзешчәннәре Илгиз  белән Рәзил Гөбәйдуллиннар, Илшат Гайнуллин, Тәнзилә Садретдинова, Яр Чаллыдан кайткан кунагыбыз Әдилә Садриева, Миләүшә Мәхмүтова һәм башкаларның җырлары һәр кеше күңеленә үтеп керде, артистлардан бердә калышмыйча чыгыш ясадыла. Җыр-биюләр белән уеннар үрелеп барды. Җыр, уен-көлке, күңел ачу кичкә кадәр дәвам итте.
Һәр кеше өенә күңел күтәренкелеге , рухи байлык, озакка җитәрлек уңай каеф белән таралды.
Инде язмамның ахырында хөрмәтле авылдашыбыз Мәҗитов Азат Илгиз улына, тамаша кылган, безнең күңелләребезгә җан азыгы, көч-дәрт бүләк иткән җырчыларыбызга, кунакларга һәм бәйрәмне үткәрүгә, үзләреннән өлеш керткәннәргә, авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәсем килә. Сәламәтлек белән яңа очрашулар насыйп булса иде.  

Әлфия Газизова. 
Иске Әнҗерә авылы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев