Әлки районы мөгаллимнәре Гарибальди замогын күреп кайтканнар
Районыбызда укулар башланыр алдыннан яшь укытучыларны сәяхәт оештырылган тарихи урыннарга алып бару яисә илебез шәһәрләренең кунаклар үз итә торган, кызыклы урыннарын күрсәтү гадәткә әйләнеп бара.
Быел мөгаллимнәр Тольятти шәһәренә сәяхәт кылган. Төгәлрәк тукталганда, алар сәяхәтчеләрне кызыктырган Гарибальди замогын күреп кайтканнар.
Ул бик еракта калган, рыцарьлар яшәгән елларга әйләнеп кайтырга, готик архитектура алымнарын күрергә мөмкинлек бирә. Менә шуларның барысы турында да безгә район мәгариф идарәсенең кадрлар буенча методисты Флүсә Закирова сөйләде.
– Соңгы елларда август ахырында, уку елы башланыр алдыннан яшь укытучылар, өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләр, тәрбиячеләр белән сәяхәткә чыгабыз. Яшь белгечләр дигәндә, эш еллары 3 елга тулмаган хезмәткәрләр күздә тотыла. Әмма районда андыйлар юк, шуңа да сәяхәткә 40 яшькә кадәргеләр бара. Менә шундый 22 мәгариф хезмәткәре җыелды. Башка елларда без Зөядә булдык, Болгарны барып карап кайттык. Ә быел менә Тольяттига юл тоттык. Укытучылар белән алдан сөйләштек. Барып күрергә теләгән урынны алар үзләре сайлады. Гарибальди замогыннан тыш, Тольятти шәһәрендәге су асты көймәсендәге музейны һәм ачык һавадагы сугыш чоры техникасы музейларын карадык. Экспонатлары күп, бай эчтәлекле булганга, бирелгән мәгълүматны һәрберебез кызыксынып тыңладык, шуңа да алган тәэсирләребез хәтердә озак елларга сакланыр, дип уйлыйм, – диде ул.
Флүсә Закирова мөгаллимнәргә, тәрбиячеләргә шундый онытылмаслык мизгелләр бүләк иткәннәре өчен, һәммәсе исеменнән дә районның мәгариф бүлеге һәм мәгариф хезмәткәрләренең профсоюзы комитеты җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерергә теләвен дә әйтте.
Әлеге сәяхәт турында укытучылар фикерен дә белештек.
Әлфия Шагалиева, Нәби Дәүли исемендәге гиназия укытучысы:
– Билгеле, безгә барысы да бик ошады. Аның көне дә бик матур, кояшлы иде бит. Гарибальди замогын күргәч, башка тормышка эләккәндәй булдык. Музейлардагы экспонатлар исә тарихи белемнәрне арттырырга ярдәм итә, рухый яктан баета, хатирәләр гомерлеккә хәтердә уелып кала. Табигать кочагында, Идел буенда да ял иттек, анысы күңел рәхәтлеге өчен. Аннары мондый яллар безне берләштерә, дуслаштыра, бер-береңне башка яктан күрергә, ниндидер төрле сәләтләрне ачарга мөмкинлек бирә. Һичшиксез, уку елы башланыр алдыннан мондый сәяхәт безнең күңелне күтәрде, җиң сызганып эшне башларга илһамландырды.
Сөмбел Галимова, “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе:
- Мәгариф хезмәткәрләре белән сәяхәткә беренче тапкыр бардым. Замокны, андагы чәчәклекләрне күргәч, әкият иле шул буладыр ул дип уйладым.
Сәяхәтчеләрне кызыксындырган әлеге мәгълүмат бар җирдә, интернет челтәрендә бик күп. Әмма үз күзләрең белән барысын да күрү бөтенләй икенче инде.
Белешмә
Гарибальди замогы Самара өлкәсенең Хрящевка авылында, Идел елгасы буенда урнашкан. Ул – готика һәм романтизм стильләрендә салынган, аңарда Урта гасырлар һәм Викториан чоры архитектурасы чагылыш тапкан. Әлеге замок ул – кунакханә, шулай ук күңел ачу комплексының бер өлеше дә. Аның мәйданында фонтанлы парк, пляж, ресторанлы кунакханәләр, аквапарк, причал һәм порт бар. Иң мөһим, игътибарга алынырлык урыны – 60 м биеклектәге манарасы, ул елга буендагы гаять матур табигать күренешен ачып,тирә-юньне карау мәйданчыгы хезмәтен үти. Замок аны салдыручы эшмәкәрнең әтисе Кузичкин Гарибальди хөрмәтенә шулай дип аталган. Корылма 2006 елда төзелә башлап, эшләр чагыштырмача күптән түгел – 2014 елда төгәлләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев