Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы редакциясе Диплом белән бүләкләнде

“Әлки хәбәрләре” район газетасы массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен, телләрен, традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә багышланган проектлар булдыру һәм аларны тарату өчен грант алуга республика конкурсында җиңүче дип табылды.

 

Бүләкне Казанда “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә үткән чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Республика Президенты каршындагы  татар телен һәм татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев